Курку хисе барыбызга да таныш. Әмма мөселман кешесе иң беренче чиратта нәрсәдән куркырга тиеш? “Өметлеләр” мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән шул хакта сөйләштек.
– Хәзрәт, Коръәндә курку турында нәрсә әйтелә?
– Курку турында әйтелгән аятьләр анда байтак. Шуларга таянып, дин галимнәре куркуны рөхсәт ителгән, фарыз булган һәм тыелган курку төрләренә бүлә. Шуның беренчесе – тумыштан килгән курку. Аллаһ Тәгалә һәр кешенең күңеленә үзен зарардан сакласын өчен курку хисе салды. Икенче төрле ул үз-үзеңне саклау инстинкты дип атала. Бу – рөхсәт ителгән курку. Мәсәлән, кеше еланнан, ерткыч хайваннан, җир тетрәүдән курка. Чөнки ул аларны үзенең гомеренә куркыныч яный торган объект итеп күрә. Куркуның бу төре турында “Касас” сүрәсендә Муса пәйгамбәр турында килгән аятьтә әйтелә. Аллаһ Тәгалә аның фиргавен гаскәреннән куркуын сыйфатлап болай ди: “Муса шәһәрдән як-ягына каранып куркып чыкты һәм: “Әй Раббым! Мине залим кавемнән коткар”, – диде. Кулындагы таягы Аллаһның әмере белән еланга әверелгәч, Муса пәйгамбәр бик нык курыкты һәм артка борылып кача башлады. Аллаһ Тәгалә аны: “Курыкма, ул сиңа зыян китермәс”, – дип тынычландырды.
– Аллаһтан курку кайсы төр куркуга керә?
– Анысы фарыз булган курку. “Бәкара” сүрәсенең 40нчы аятендә Аллаһ Тәгалә: “Бары тик миннән генә куркыгыз”, – ди. Аллаһтан курку ул – Аның бөеклегеннән, гөнаһлар кылган өчен бу дөньяда газап җибәрүеннән, ә ахирәттә җәһәннәмгә кертүеннән курку. Әнәс ибн Мәлик әйтте: “Бер вакытны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) үлем түшәгендә ятучы егет янына кереп, хәлен сорашты. Теге егет: “Йә Аллаһның илчесе! Аллаһ белән ант итәмен ки, дөреслектә, мин Аллаһның рәхмәтенә өметләнәм, ләкин шул ук вакытта гөнаһларым өчен куркам”, – диде. Шуннан соң Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) үзенең сәхабәләренә: “Әгәр дә үлем вакытында кешенең күңелендә шушы ике халәт булса, Аллаһ аңа өмет иткән нәрсәсен бирә һәм курыккан нәрсәсеннән имин кыла” (Тирмизи). Кем дә кем: “Мин Аллаһтан курыкмыйм”, – дип әйтсә, ул мөселман булудан туктый һәм иманыннан мәхрүм кала.
– Өченче төр куркуга нәрсә керә?
– Анысы хәрам – тыелган курку. Моңа Аллаһ кушкан гамәлләрне калдырырга этәрүче курку керә. Әгәр дә бер кеше эштәге җитәкчесеннән куркып биш вакыт намазны укымый башласа, мөслимә хатын хиҗабын салса, бу тыелган курку була. Дин белән бәйле гамәлләрне үтәгәндә, Аллаһтан башка беркемнән дә куркырга тиеш түгелбез. Үзенең бер хәдисендә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) болай ди: “Кем дә кем кешеләрне ачуландырып Аллаһның ризалыгын теләсә, Аллаһ Тәгалә аны кешеләргә мохтаҗ булудан саклый. Ә кем дә кем Аллаһны ачуландырып кешеләрнең ризалыгын теләсә, Аллаһ Тәгалә аны кешеләргә тапшыра” (Тирмизи). Хорафатлардан, ырымнардан курку да хәрам курку төренә керә. Кайбер кешеләр сишәмбе көнне, юл уңмый дип, сәфәргә чыгарга курка. Икенчеләре, кара мәче күреп, кире борыла яки башка юлдан китә. Бу нәрсәләрдән курыкмаска кирәк, чөнки юлның уңышлы булу-булмавы алардан түгел, Аллаһның теләгеннән тора.
– Ислам динендә куркуны ничек җиңәргә?
– Һәрбер сәламәт кеше вакыт-вакыт кичерә торган табигый курку бар, дидек. Ул үзеңне зарардан саклау инстинктының механизмы булып тора. Шуңа күрә куркуның бу төреннән котылып булмый. Әгәр дә инде кеше реаль яки потенциаль куркыныч тудырмый торган нәрсәләрдән курка башласа, бу фобия дип атала. Грек теленнән ул курку дип тәрҗемә ителә. Мәсәлән, судан, самолетта очудан, поезга утырудан, ябык бүлмәдә берүзе калудан, хәтта йолдызлы күктән куркырга мөмкиннәр. Андый кешеләр гадәттә паникага бирелә. Бу психик авыру булып санала. Аннан котылу өчен күңелдә Аллаһка ышануны һәм Аңа тәвәккәл кылуны тәрбияләргә кирәк. Иман нигезләре турында китаплар укырга һәм вәгазьләр тыңларга киңәш итәбез. Иманны ныгытсаң һәм камилләштерсәң, бу чирдән котылып була дип уйлыйм. Шулай ук догалар укып өшкерү дә ярдәм итәргә мөмкин. Фобия белән интегүче бер кешене өшкерергә туры килде. Ул кеше урамда берүзе калырга курка иде. Коръән аятьләрен укып өшкерүнең файдасын күрде.
– Курку – шайтаннан дигәнне ничек аңларга?
– Кешене куркыту – шайтанның яраткан бер шөгыле. Ул фәкыйрьлек, ризык җитмәү белән куркытырга мөмкин. Аллаһ Тәгалә бу турыда “Бәкара” сүрәсенең 268нче аятендә: “Шайтан сезне фәкыйрьлек белән һәм бозык гамәлләр эшләргә котырта. Ә Аллаһ гөнаһларны гафу итүне һәм нигъмәтләрен вәгъдә итә”, – ди. Кеше байлыгын игелекле юлда сарыф итмәсен өчен, шайтан аның күңеленә “акча үзеңә дә җитми бит” дигән уйлар кертеп, бу ниятеннән туктатырга тырыша. Балага узган кайбер хатыннарны, тормышның авырлыгы, акча җитмәү белән куркытып, аборт ясатырга котырта. Шулай ук төш аркылы да куркытырга мөмкин. Төнлә белән саташу, куркыныч төшләр күрү шайтанның шул кешене куркытырга теләвен күрсәтә. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.с.) әйтте: “Яхшы төшләр – Аллаһтан, саташу төшләре – шайтаннан. Әгәр дә сезнең берегез куркыныч төш күрсә, сул ягына төкерсен һәм Аллаһка аның зарарыннан сыенсын. “Әгүзү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим” дип әйтсен. Шулай эшләгәндә, бу төш аңа зыян китермәячәк” (Бохари).
– Шул ук вакытта, ислам динендә бөтен нәрсә куркытуга корылган, дип әйтүчеләр бар…
– Ислам динен яратмаучы, аны тәнкыйтьләүче кешеләр генә шулай дип әйтә. Бу дөрес фикер түгел. Дөреслектә, мөэмин-мөселман Аллаһка иң беренче чиратта Аны яратып, зурлап, Аның рәхмәтенә өметләнеп һәм газабыннан куркып гыйбадәт кыла. Аллаһның рәхмәтенә өметләнү мөэмин-мөселманны яхшы гамәлләр кылырга һәм Аның әмерләрен үтәргә этәрә. Ә Аллаһтан курку иманлы кешене гөнаһлар кылудан һәм башкаларга начарлык эшләүдән тыеп тора. Аллаһ Тәгалә “Нәзигать” сүрәсенең 40-41нче аятьләрендә: “Кем дә кем Раббысы каршында хисап бирәчәге турында уйлап куркып яшәсә һәм нәфесен гөнаһ кылудан тыйса, дөреслектә, җәннәт аның яшәү урыны булачак”, – ди. Яхйә ибн Мугәз әр-Рази иселме дин галиме: “Аллаһны ярату дәрәҗәңә карап, башкалар сине ярата һәм Аллаһтан курку дәрәҗәңә карап, башкалар синнән хөрмәт хисе белән курка”, – дигән. Фудайль ибн Гыйәд исемле олуг бер галим: “Кем дә кем Аллаһтан курыкса, курку хисе аны хәерле бөтен гамәлгә этәрә башлый”, – дип әйтеп калдырган. Кыямәт көнендә Аллаһ каршында хисап тотудан һәм гөнаһлар кылган өчен Аның газабы төшүеннән куркып яшәүче кешегә җәннәттә ике бакча биреләчәк. Аллаһ Тәгалә “Рахмән” сүрәсенең 46нчы аятендә: “Раббысы каршында хисап бирүдән куркып яшәгән кешегә җәннәттә ике бакча булачак”, – ди. Мөҗәһид исемле табигыйн, бу аятьне аңлатып: “Бу аятьтә гөнаһ кылырга теләп Аллаһ каршында хисап тотачагын искә төшерүче һәм Аллаһтан куркып шул гөнаһны калдыручы кеше турында сүз бара”, – диде. Аллаһ Тәгалә һәрбарчабызга Үзеннән куркучы күңел һәм Үзеннән куркып елаучы күзләр бирсә иде.
Комментарийлар