16+

Кеше хакы – иң авыр йөк: кыямәт көненә ничек әзерләнергә?

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны күркәм холыклы итсә иде.

Кеше хакы – иң авыр йөк: кыямәт көненә ничек әзерләнергә?

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны күркәм холыклы итсә иде.

«Ул – күктән суны иңдерүче. Шуннан Без аның аркылы төрле үсемлекләр чыгардык, аннан исә яшеллек чыгардык, ә аннан өсте-өстенә урнашкан орлыклар чыгардык... Һичшиксез, иман китергән бер кавем өчен боларда аятьләр бар».
(«Әл-Әнгам» сүрәсе, 99 нчы аять)

Хәдис 
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Аллаһны исеңдә тот – Ул сине саклар, Аллаһны исеңдә тот – син Аны каршында табарсың (һәрбер нәрсәдә Аллаһның кодрәтен күрерсең, Аның Бар икәнлеген сизерсең). Берәр нәрсә сорарга теләсәң – Аллаһтан сора, ярдәм кирәк булса – ярдәмне Аллаһтан сора. 

Һәм бел: бөтен кешеләр җыелышып сиңа файда китерергә теләсәләр дә, алар сиңа бары тик Аллаһ тарафыннан язылган файданы гына китерә алырлар.
Әгәр дә алар зыян салырга теләсәләр, сиңа бары тик Аллаһ тарафыннан язылган зыянны гына ирештерә алырлар. Чөнки каләмнәр күтәрелгән, ә дәфтәрләр(дәге кара язуы) корыган» (Сүнән Тирмизи).

Кыямәткә нәрсә әзерләдегез? 
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, Госман ибн Мазун исемле сәхабәне җирләгәч, бу кешенең кыямәте җитте инде, ди. Үлем ул – кече кыямәт. Шуңа күрә хәзердән үк ахирәтебезгә әзерләнергә тиешбез. Кайберәүләр, намазны пенсиягә чыккач укырмын әле, диләр. Ә без бит кайчан үләсебезне белмибез. 
Җәй көне 27 яшьлек егет фаҗигале рәвештә үлеп китте. Бик дини, ихлас егет иде. Үлеменнән соң якыннары васыятьнамәсен таптылар. Моннан берничә ел элек үк ул әти-әнисенә, хатыны, балаларына нәсыйхәт язып куйган булган. Нәсыйхәтләрнең иң яхшысы – үлем дибез. Шушы хәлдән соң, Аллаһның рәхмәте белән, якыннары намазга басты. Үлеменнән соң да шушы егет кемнеңдер намазга басуына сәбәпче булды. 

Әле тагын илле, алтмыш ел яшисең бар дип беркем дә гарантия бирми. Гомәр радыяллаһу ганһе: “Кыямәт көнендә хисап булганчы, гамәлләрегезне бу дөньяда ук үлчәгез”, – ди. Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: «Берәү тузан бөртеге хәтле генә яхшылык кылса да, игелеген күрер, берәү тузан бөртеге кадәр генә гөнаһ кылса да, җәзасын күрер», – ди. Берсе дә югалып, яшеренеп калмый. Барысы да гамәл дәфтәренә куелачак. Әлбәттә, гөнаһларыбыз, хата-кимчелекләребез юк түгел. Шул ук вакытта тәүбә итү мөмкинлеге дә бар. Кече гөнаһлар ике намаз арасында, ике җомга һәм ике рамазан ае арасында сөртелер, диелә. Ә зур гөнаһлар өчен тәүбә итү шарт.  

Гөнаһың кеше хакы белән бәйле булса, әйтик, гайбәтен сөйләдең ди. Әгәр дә ул кеше синең сүзләреңне ишеткән икән, аңа җиткергән булсалар, аннан гафу сора. Ишетмәгән булса, галимнәр бу кеше турында яхшы итеп сөйлә, аны макта, диләр. Әгәр дә үлеп китеп, гафу сорарга өлгермәгәнсең икән, аның өчен дога кыл.

Теге дөньяга киткәнче, яхшылыкларыңны арттыр, чөнки кыямәт көнендә рәнҗеткән, хакына кергән кешеләргә синең яхшылыкларыңны алып, аларга бирәчәкләр, ягъни шул начар гамәлләр өчен үзенең изге гамәлләре белән түләргә кирәк булачак. 
Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны күркәм холыклы итсә иде. 

(Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев вәгазеннән)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading