16+

Клубка чыкмыйбыз – ураза тотабыз ("Минем беренче уразам" циклыннан)

Уразага керү, Рамазан ае минем күңелдә аерым бер бер хатирә буларак урын алып тора. Ул миңа ниндидер серле, могҗизалы гамәл кебек иде.

Клубка чыкмыйбыз – ураза тотабыз ("Минем беренче уразам" циклыннан)

Уразага керү, Рамазан ае минем күңелдә аерым бер бер хатирә буларак урын алып тора. Ул миңа ниндидер серле, могҗизалы гамәл кебек иде.

Дәү әни белән үскәнгәме, бик кечкенәдән үк әбинең “Уразага ниятләдем” дигән сүзләрен еш ишеттем. Нәрсә соң ул, ничек була ул дип сораулар бирә идем. Әби белән төнлә торып сәхәргә дә керәсе килгән вакытлар булды. Миңа сәхәрдә әби ниндидер тәмле-томлы ризыклар ашый кебек тоела иде. Хәтта гади генә җимешле чәй дә башка тәмдә кебек булды. Бала диген инде, югыйсә ашы да, чәе дә көндәлектәгечә бит.

Үзем уразага беренче мәртәбә 10 нчы сыйныфта укыганда кердем. Ул вакытта безнең авылдагы мәчеткә Төркиядән бер мулла килде. Балаларны, теләгән һәркемне гарәп теле графикасы нигезләренә төшендерде, ислам турында бик күп мәгълүмат сөйләде. Кыскасы, дәресләр алып барды. 

Без – бер төркем мәктәп укучылары һәм укытучылар – аңа дәрескә йөрдек. Әлбәттә, рамазан ае булгач, ул ураза тотуның саваплы гамәл икәнен безгә аңлатты. Яшьтәшләрем аның киңәшенә колак салды. Шулай итеп, мин дә уразага ниятләдем. Әни белән бергә уразага кердем (ул вакытта әни ураза тота иде инде). Әни белән бергә иртән сәхәр ашау да шундый рәхәт булып тоелганы хәтеремдә калган. Беренче көнен авыр кичердем дип әйтә алмыйм. Көн дә озын түгел иде, чөнки кыш аена туры килде. Бары мәктәптән кайткач, бераз баш авыртуы булганы истә. 

Төркиядән килгән мулла клубка йөрергә киңәш итмәде. Без дә ураза тотабыз, клубка чыкмыйбыз дип кызлар белән сөйләштек. Ә үзебезнең чыгасы килә, яшь чак бит инде. Менә шундый истәлек күңелемдә. 

Хәзер күп кешенең уразага керүе сөенечле хәл. Барча мөселманнарның тоткан уразалары кабул булсын дип телим.

Розалия Мостафина
Лениногорск

Фото: https://pixabay.com/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading