16+

«Корбан-фест»ка килүчеләргә чәк-чәк таратачаклар

16 июньдә, Корбан гаете көнне, традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул беренче тапкыр Кремль яр буенда үтәчәк.

«Корбан-фест»ка килүчеләргә чәк-чәк таратачаклар

16 июньдә, Корбан гаете көнне, традицион «Корбан-фест» гаилә фестивале узачак. Быел ул беренче тапкыр Кремль яр буенда үтәчәк.

“Ният” фонды башкарма директоры Нияз Госманов сүзләренчә, фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара. Шуңа бәйле рәвештә чара уза торган урын да үзгәреп тора. Иң беернче елда “Калейдоскоп” паркында 1,5 мең кеше катнашында узса, соңрак Горький исемендәге ял паркында оештырыла башлаган. Үткән елны Кабан күле яр буенда фестивальгә 10 меңнән артык кеше килгән булган. Быел Казан мэриясе ярдәме белән ул Кремль яр буенда үтәчәк. 

– Быел без 15 мең кунак булыр дип ниятләп торабыз. “Рамазан-фест” фестивалендә дә шуның кадәр кеше булган иде, – диде ул.
Чарада БРИКС уеннарында катнашучы чит ил кунаклары да булыр дип көтелә. Сәламләү һәм котлау сүзләре шул илләр телендә дә яңгыраячак.
Бәйрәм кичке сәгать биштә башланачак. Олылар һәм балалар өчен аерым сәхнә урнаштырылачак. Оештыручылар кызыклы мастер-класслар, фотозонлар, ярыш, бәйгеләр вәгъдә итә. Шунда ук ярминкә эшләячәк. 

– Гаилә конкурсларында җиңүчеләргә 20 һәм 30ар меңлек сертификатлар тапшырылачак. Фестивальгә килүчеләрне чәк-чәк көтә, беренче килүче мең кешегә ул бушка таратылачак, – диде Нияз Госманов.

Фото архивтан

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading