16+

Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?

Гает көннәрендә корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы дигән сорауны еш ишетергә туры килә.

Корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы?

Гает көннәрендә корбан итеннән шашлык пешерергә ярыймы дигән сорауны еш ишетергә туры килә.

Бүген безнең редакциядә дә шул сорау тирәсендә бәхәс купты. Әлеге сорауга ачыклык кертү ниятеннән "Гадел" мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Бакировка шалтыраттым. Иң башта ул, хәзрәтне чакырсагыз ярый, дип әйтеп куйды. Шаяртуны аңламыйча беркавым сүзсез торгач, хәзрәтне чакыру мәҗбүри түгел дип "тынычландырды".

- Корбан итеннән шашлык пешерергә ярый. Әмма аны закуска сыйфатында кулланырга кирәкми. Дус-ишләрне, туганнарны чакырып, спиртлы эчемлекләрсез генә, шашлык белән сыйлану рөхсәт ителә, - дип җавап бирде Рөстәм хәзрәт.

Моңа охшаш язма:

Корбан итенең бер өлешеннән бәйрәм табыны әзерләү мәҗбүриме?


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading