Корбан сүзе гарәпчәдән якынаю дигәнне аңлата.
Корбан гаете алдыннан корбанлыкка кагылышлы сорауларга “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә.
– Хәзрәт, иң элек корбан чалуның фазыйләте турында әйтеп китсәгез иде. – Корбан сүзе гарәпчәдән якынаю дигәнне аңлата. Корбан бәйрәме көннәрендә без гает намазын укып, корбанлык хайваннарны чалып, мохтаҗларга корбан итеннән өлеш чыгарып, Аллаһка якынаябыз, ягъни гөнаһлардан сафланабыз һәм Аллаһның ризалыгына ирешәбез.
– Корбан чалу кемнәргә фарыз? – Хәнәфи мәзһәбе буенча балигълык яшенә җиткән, мосафир булмаган һәм малы нисабка туры килгән мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб, ягъни тиешле булып тора. Нисаб дигәнебез – көндәлек ихтыяҗлардан тыш малның билгеленгән суммага туры килүе. Быел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме 100 000 сум итеп билгеләнде. Бу сумма, сөннәттә әйтелгәнчә, 595 грамм көмеш бәясенә нигезләнеп исәпләнгән. Корбан бәйрәме көннәрендә әлеге суммага ия булган кешегә корбан чалу ваҗиб.
– Димәк, мөмкинлегең була торып корбан чалмау гөнаһ? – Әйе, гөнаһ.
– Корбанлык сарык бәяләре төрлечә. Быел уртача 16 меңнән башлап 20 меңгә кадәр тора. Акчаңны жәлләп арзанрагын алсаң, савабы да кимрәк буламы? – Корбанлык малны мөмкинлегеңә карап аласың. Иң мөһиме – ниятнең дөреслеге һәм корбанлык хайванның сәламәт булуы, ягъни корбанны ит өчен түгел, ә Аллаһ ризалыгы өчен чалырга кирәк.
– Сарык асраучыларның гает алдыннан бәяне махсус күтәреп куюына динебез ничек карый? – Бәяне корбанлык хайванның сыйфатына, авырлыгына карап билгелиләр. Әгәр хайванның бәясе аның сыйфатларына туры килмәсә, хайванның кимчелекләре була торып, бәясе югары булса, гөнаһ була.
– Вафат булган әнием яки башка туганым исеменнән чалам диләр. Башта үз өстеңдәге фарызны төшерергә кирәк түгелме? Шуның тәртибен аңлатсагыз иде. – Корбан чалу малы нисабка туры килгән кешегә генә ваҗиб булуы турында «Әл-Кәүсәр» сүрәсенең 2 нче аятендә һәм хәдисләрдә әйтелгән. Корбан чалу ул – мал гыйбадәте. Аллаһы Тәгалә биргән малны Аның ризалыгы өчен куллану тиешле. Шул вакытта малда бәрәкәт булачак. Малы нисабка туры килгән кеше башта үз исеменнән корбан чалырга тиешле. Аннан соң вафат булган әти-әнисе исеменнән чала ала.
– Бер гаиләдә дүрт кеше дә акча эшләсә һәм нисаблары булса, дүрт сарык чалынамы? – Әйе, дүрт сарык чалу тиешле була.
– Хәзер хәйрия оешмаларына акча җибәреп корбан чалдыртасың да, алар итен мохтаҗларга үзләре үк тараталар да. Акчаны биргәннән соң, чалырлармы яисә мохтаҗ кешегә барып ирешерме икән дип шикләнү гөнаһмы? – Артык шикләнү – гөнаһ.
– Корбанлыкка сыер итен чалып, аны чалдырган кешегә тушенка итеп ясап бирү хезмәте дә бар икән. Мондый корбан кабул буламы? – Кабул була, иншәАллаһ.
– Корбан чалучы намазлы булырга тиешме? – Корбан чалучыга мөселман булу – шарт, намазлы булуы – шарт түгел. Әмма намазлы булса, хәерлерәк.
– Корбан итен күпмедер вакыт аралыгында ашарга кирәк дигән шарт бармы? – Андый нәрсә юк.
– Корбанлыкны сарык итен яратмаучыга күчтәнәч итеп бирсәләр, аны икенче бер кешегә бирергә мөмкинме? – Әлбәттә.
– Әгәр дә син акчаны ялга барырга дип җыеп куйгансың икән, нисабка ул да керәме? – Ул нисабка керә, чөнки ялга бару фарыз һәм ваҗиб булып саналмый. Ялга бару өчен җыелган акча нисабка туры килсә, корбан чалу ваҗиб була.
Фото: Татар Информ
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар