Инеш бистәсендә яшәүче Миләүшә Нәҗипованың 20 сутыйлык бакчасында йөзләгән төр чәчәк үсә. Гаилә өчен башланган мавыгу соңрак чәчәк бизнесына әверелгән.
«Бу матурлык хезмәткә торырлык»
Кулыннан гөлләр тама дип нәкъ менә Миләүшә кебекләр турында әйтәләр дә инде. Кирәк бит шулай, әти-әнисе аңа, алдан белгәндәй, чәчәк исемен сайлаганнар. Чәчәкләр патшасы – роза дип әйтсәләр, Инештәге әкияти бакчаның патшабикәсе һичшиксез Миләүшә үзе. Бу патшалыкка эләккән кеше монда кабат әйләнеп кайта. Күз кызыккан бер чәчәкне нинди хуҗабикә алмый кайтып китә ди инде!
– Мәрхүм әнием, нишләп шуның хәтле күп үстерәсең, эше бигрәк күп, дип кызгана иде. Әйе, эше күп, тик бу матурлык ул хезмәткә торырлык, – дип елмая әңгәмәдәшем.

20 сутый җирдә – йөзләгән төр чәчәк
Миләүшә тумышы белән Әтнә районының Олы Әтнә авылыннан. Бухгалтер-экономист һөнәрен үзләштергәч, Биектау егете Айратка кияүгә чыгып, яшьләр шунда төпләнә. Унбиш ел Биектауның үзендә яшәгәч, Инешкә күчеп киләләр. Йорт тергезеп, аның әйләнә-тирәсен дә чәчәккә күмәләр.
20 сутый җирдә 400 төрдән артык хоста, 100 төрле гортензия һәм тагын гейхера, пион, примула, ирис, флокс, лилейник һәм башка бик күп чәчәкләр үсә. “Ничә төрле чәчәк үстерәсез, санаганыгыз бармы?” дип сорыйм Миләүшәдән. Ә ул исемнәрен тел белән дә әйтеп бетереп булмый торган чәчәкләрне иренмичә саный да башлады. Барысы 24 төрле, әле тагын бар, искә төшереп бетереп булмый, ди.

Декрет ялы чәчәкләргә мәхәббәтне бизнеска әйләндергән
Чәчәк үстерү белән декрет ялына чыккан шөгыльләнә башлый. “Бакча эшен бик яратам, гел карап-тәртипләп торам. Чәчәкләрне күреп, танышларым, артыгы юкмы, алыр идек, дип сорый башлагач, сату эшенә тотындым. Күңел өчен генә үстергән чәчәкләрем акча да китерә башлагач, моңа ныклап тотындым. Өч бала үстерәбез, эшкә чыккач, балаларга да, бакчага да игътибар кими дип, бөтен вакытны аларга бирергә булдым. Бакчада гаиләбез белән эшлибез. Ирем дә, балаларыбыз Ильяс, Ислам һәм Мәрьям да булыша. Чәчәк үстерү серләрен миннән ким белмиләр”, – ди Миләүшә.

Гортензияне ничек дөрес үстерергә? Миләүшәнең киңәшләре
Ә бакчада эш марттан башланып, ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бакчаның чәчәксез утырганы юк, берсе чәчәк атып бетерсә, икенчесе гөлгә күмелә. Ә менә гортензияләре җәй башыннан кырауларга кадәр шау чәчәктә утыралар.
“Аларны шуның өчен дә яратам, – ди бакча хуҗасы. – Гортензияләр һәр бакчада үсәргә тиеш дип саныйм. Үстерергә дә бик җайлы. Дөрес итеп сайларга гына кирәк. Гортензияләр өч төрле була: эре яфраклы, агач сыман һәм себерке сыман (метельчатый. – Ред.).
Шулар арасында иң җайлысы себерке сыманы. Ул безнең кышларга чыдам. Дөрес итеп кисәргә генә кирәк. Гортензия су ярата, әмма көн дә аз-азлап түгел, атнага бер мул итеп сибәсе. Төбенә мульчә саласы. Мульчә гомумән бөтен нәрсәгә дә кирәк, ул дымны саклый”, – дип киңәшләрен бирә Миләүшә.
Аныңча, гортензиягә кефирлы су да, лимон кислотасы да кирәкми, бигрәк тә көл ярамый. Махсус ашлама гына куллансаң да була.

«Матурлык дуслаштыра, берләштерә»
Миләүшә хосталар коллекционеры да. Аның бакчасында сирәк очрый торган кыйммәтле сортлар да бар. “Ел да яңаларын утыртырга тырышам, миннән чәчәкләр ала торган кешеләр һәр язда тагын нинди яңа төре бар дип кызыксынып торалар, – ди ул. – Күләгәле урынга әллә ни утыртып булмый, чүп үсеп ятмасын дисәгез, ул җирдә хоста үстерегез”.
– Моның кадәр матурлыкка күз тияр дип курыкмыйсызмы? – дип кызыксынам аннан.
– Күз тиюгә ышанам. Төрле энергетикалы кеше бар. Әмма чәчәк яратучы кешеләр бик ачык, гади, саф күңелле халык. Аларның күзе тими дип уйлыйм. Гел рәхмәтләр әйтеп язалар. Ничә еллар үткәч тә, "карагыз, сездән алган гөлләр ничек үсте" дип фотолар җибәрәләр. Бик күпләре якын дусларга әйләнделәр. Матурлык дуслаштыра, берләштерә, – ди Миләүшә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар