16+

Корбаныгыз кабул булсын

Бу сишәмбедә, ягъни 15 октябрь көнне республикабыз мәчетләрендә Гает намазлары укылды.

Корбаныгыз кабул булсын

Бу сишәмбедә, ягъни 15 октябрь көнне республикабыз мәчетләрендә Гает намазлары укылды.

Соңгы елларда Гает бәйрәмнәренә «Мәрҗани» мәчетенә килергә гадәтләнеп киткән Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу юлы күрмәүчеләр өчен тернәкләнү үзәге дә буларак яңа торгызылган «Ярдәм» мәчетендә гыйбадәт кылды. Аның белән бергә, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка билгеле шәхесләребез дә бирегә килгән иде. Монда Коръән сүрәләрен Раил хәзрәт Әхмәтов укыса, Гает намазын «Ярдәм» мәчетенең имамы, Татарстан мөфтиенең урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов алып барды.
«Мәрҗани» мәчете исә, Казанның беренче җәмигъ мәчете буларак, үз функциясен үтәүне дәвам итә. Анда, елдагыча, халык, мәчет эченә генә сыеша алмыйча, ишегалдын һәм Каюм Насыйри урамын тутырган иде. Республикабыз мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин исә Гает вәгазен һәм намазын «Кол Шәриф» мәчетендә алып барды. Быел биредәге чара «Яңа гасыр» телеканалы тарафыннан турыдан-туры трансляцияләнде.
Корбан гаете әле дәвам итә. Бүген, ягъни «ШК»ның пәнҗешәмбе саны чыгып килгәндә, беренче ике көндә корбаннарын чалып өлгермәгәннәр әлеге изге гамәлләрен Казан хакимияте тарафыннан билгеләнгән 20 мәйданда кыла ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading