Бүген халык арасында киң таралган гөнаһлы гамәлләрнең берсе булган күрәзәчелек турында бәян итәргә ниятләдем.
Күрәзәчелек – ул гадәти бернәрсәгә әйләнеп, тамырын тирәнгә җәйгән бик тә яман хәл һәм хәрәм керемле кәсеп.
Моның отышлы икәнен белгән алдарлар (хәтта, телевидение аша да!) халыкның беркатлылыгыннан оста файдалана. Ә халык авызын ачып, мөкиббән китеп шуларны карап утыра.
Күрәзәчелек, багу, ягъни кешенең киләчәген юрау – ислам динендә иң зур гөнаһлар төренә керә. Ул җеннәр-шайтаннар ярдәмендә эшләнә торган начар нәрсә. Шунысы сәер, күрәзәчелек турында китаплар язалар, әйтерсең ул – җәмгыятькә кирәкле мөһим бер фән. Бу ялганга һәм хәйләгә корылган кәсеп үзе берничә төргә бүленә. Шуның берсе – хиромантия. Ягъни уч төбендәге сызыкларга карап, кешенең киләчәк язмышын билгелиләр. Янәсе, ничә яшькә кадәр яшәячәк; ничә мәртәбә өйләнәчәк яки кияүгә чыгачак; ничә баласы булачак... Шуны ук, мәсәлән, чынаяк төбендә калган кофе куесына карап, кешенең киләчәген фаразлыйлар: булачак ире яки хатынының социаль, финанс хәле һәм башкалар. Күрәзәче-багучылар махсус карта ярдәмендә дә күп нәрсәне күрә, әйтеп бирә ала, имеш.
Шулай итеп, күрәзәчелекнең төрләре күп, әмма аларның максаты уртак: халыкны алдап-йолдап акча җыю. Чыннан да, кыек атып туры тигергәндәй, кайчакта аларның фаразлары дөреслеккә туры килергә дә мөмкиндер. Хәтта дөрес әйткән очракта да, алдагысын белеп тору кешегә нәрсә бирә соң? Күп очракта, кеше тынычлыгын югалта, чөнки башында күрәзәче әйткән сүзләр генә. Ярый ла, ул әйбәт булса, әгәр яман хәбәр җиткерсә? Әйтик, яше утызның өстенә чыккан кызның бик тә кияүгә чыгып, бала табасы килә, тик юлында андый ирне очрата алмый. Ул, Аллаһыдан үзенә хәерле мөселман бәндәсен пар итүне сорыйсы урында, бар булган акчасын алып, күрәзәчегә юл тота. «Кияүгә чыгарсың, тик тормышың рәхәт булмас, чөнки ирең эчә торган кеше булыр. Бала табарсың, аны бик авырлык белән ялгызың гына үстерерсең. Ул, әтисенә охшап, начар юлга басар», – дип, кызның болай да яралы күңеленә тоз салып җибәрергә дә күп сорамый күрәзәче дигәнең. Үз янына бер килгән кешенең соңгы тиене беткәнче ул аны алдап-хәйләләп, өметләндереп йөртергә дә мөмкин.
Бу урында халкыбызның: «Багучыга барма, башыңа кайгы алма», – дигән бик тә гыйбрәтле мәкален искә төшерү зыян итмәс. Галәмнәрне юктан бар иткән, бар җан ияләрен яралткан һәм ризыкландыручы Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә безгә киләчәк хакында да Үзе генә белүен, бу сернең бүтән беркемгә дә мәгълүм булмавын хәбәр итә. «Әнгәм» сүрәсенең 59нчы аяте моңа дәлил: «Яшерен булган нәрсәләрнең ачкычлары – Аның (Аллаһ) хозурында. Алар турында Аннан (Аллаһтан) башка һичкем белми. Ул җирдә дә, диңгездә дә ниләр барын белә. Хәтта агачтан төшкән яфрак турында да Ул белеп тора. Җир караңгылыгында – аермачык Китапта теркәлмичә калган бер орлык юк, юк бер юеш һәм юк бер коры нәрсә». Менә шуннан соң, әйтегез әле, ничек күрәзәчегә ышанырга була? Шул ук вакытта Аллаһы кешене шуның белән сыный: күрәзәчегә ышанамы яки яшерен гыйлемне Бер Аллаһы гына белүче дип уйлыймы?
Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) үзенең өммәтен кисәткән: «Кем күрәзәче янына барса һәм аның сүзләренә ышанса, дөреслектә, ул кеше Мөхәммәдкә иңдерелгәнгә (Коръәнгә) ышанмаучы имансыз була» (Әбү Давыд риваяте, сахих хәдис).
Аллаһыга гына тәвәккәл кылып, хәерлесен өмет итсәк һәм Аллаһыдан һәр хәҗәтләребезне сорап яшәсәк, калебебездә, һичшиксез, тынычлык урнашыр. Мөслим риваятендә Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Кем багучы янына килеп аңардан берәр нәрсә турында сораса һәм ул әйткән сүзгә ышанса, аның намазы 40 көн буена кабул булмый», – ди. Менә шулай итеп, иң әһәмиятле гамәлебез әҗер-савапсыз калырга мөмкин.
Раббыбыз күңелебезгә шайтан вәсвәсәсе керүдән, күрәзәчеләргә, багуыларга ышанудан сакаса, һәр барчабызга ныклы иман, күңел тынычлыгы һәм ике дөнья бәхете насыйп әйләсә иде.
Раил ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарийлар