16+

Күңел тынычлыгында яшисебез килсә, ике төп нигезне булдырырга кирәк

Әгәр Коръәннең мәгънәләренә төшенеп, фикерләп укысак, изге гамәлләр кылуның кеше тормышында бик мөһим урын алып торганлыгын күрербез.

Күңел тынычлыгында яшисебез килсә, ике төп нигезне булдырырга кирәк

Әгәр Коръәннең мәгънәләренә төшенеп, фикерләп укысак, изге гамәлләр кылуның кеше тормышында бик мөһим урын алып торганлыгын күрербез.

Аллаһы Раббыбыз Китабында 80гә якын урында игелекле эшләр кылырга өнди һәм шуларның 73е әлеге хәерле гамәлләрнең иман белән бәйле булуын бәян итә. 

Мисал өчен, «Берәү мөэмин булган хәлдә (иманлы булып) изге гамәлләр кылса, аның кылган эшләрен оныту булмас», – диелә «Әнбия» сүрәсенең 94нче аятендә. Әлеге аятьтән күренгәнчә, изге гамәлләр кылу гына аз, мөһим шарт – мөэмин булу, иманга килү. Ә нәрсә соң ул иман? Бу сорауга Пәйгамбәребезнең (с.г.с.)  хәдисе белән җавап бирик: «Хәзер миңа иман турында сөйлә!» – дип әйтте. Аллаһның Илчесе (с.г.с.): «Иман – Аллаһка, Аның фәрештәләренә, Аның язуларына, Аның пәйгамбәрләренә, соңгы Көнгә (Кыямәт көненә), яхшының да, начарның да алдан билгеләнүенә ышануың ул», – диде». 

Әнә шул инанырга тиешле булган иман нигезләренә ышанганнан соң кылынган изге гамәлләребезне Аллаһы һич онытмас, бу гамәлләр эзсез югалмас. Ул гамәлләребез өчен кешеләрдән хуплау, мактау сүзләре ишетмәсәк тә, рәхмәт хатлары алмасак та, кайгырырга кирәкми. Аларны ихластан һәм эчкерсез күңел белән бары Аллаһының Үз ризалыгы өчен генә кылсак, Раббыбыз эшләребезне онытмас һәм әҗерсез калдырмас.

Икенче аятьтә болай диелә: «Кем дә кем – ир кеше яки хатын-кыз булсын – Аллаһка иман китергән хәлдә, изге, игелекле гамәлләр кылса, аны Без яхшы тормыш белән яшәтәчәкбез һәм аларга әҗерләрен алар кыла торган гамәлләрдән яхшырак итеп кайтарачакбыз» («Нәхел» сүрәсе, 97нче аять). Биредә инде сүз бәхетле тормыш нигезе, иманлы булу һәм шушы ышанубызны раслап, игелекле гамәлләр кылу турында бара. 

Күпләребез ышанам ди, ә нәрсәгә ышанабыз соң? Аллаһ Тәгалә таләп иткән иман нигезләренә инанабызмы?! Әллә инде үзебез уйлап чыгарган уйдырма фаразларга гынамы? Һәрберебез үз-үзебез шул хакта сорау бирсәк иде. Иман нигезләренә бер шиксез ышандык та ди, ә гамәлләребез ниндирәк икән соң? Гамәл дәфтәребезгә үзебезне, «кесә»безне, мин-минлегебезне кайгыртып эшләнгәннәр генә языла барамы? Әллә кешеләрдән мактау сүзе көтмичә, ихлас күңелдән, савабы була бит, дип эшләнгән хәерле гамәлләребез дә бармы? Әлбәттә, мондый игелекләр айга яки кварталга бер генә булырга тиеш түгел, ә көн саен, һәрдаим, һәр мизгелдә кылынырга тиеш. Чөнки һәр көнебезне бәхетле һәм бар булганының рәхәтен күреп, күңел тынычлыгында уздыру өчен әнә шулар шарт. 

Иң мөһим игелекле гамәлләребезнең берсе – һәр бирмеш яңа көн; дөнья матурлыгын күрә торган күзләребез; табындагы ризыгыбыз; эчәр суыбыз; күкрәк тутырып сулар һавабыз – барысын биргәне өчен Раббыбызга рәхмәтле, шөкерле булуыбызны раслый торган гамәлләр. Алар – Аллаһны искә төшереп, көнгә биш вакыт намаз уку; Рамазан ае җиткәч, ураза тоту; безне көйсез вакытларда да көйләп, киендереп, ашатып, яратып үстергән әти-әниләребезгә игелек кылу. Шулай ук, ахыйрәт көнебезне кайгыртабыз икән, бу дөньяда матур гына яшәп, ахырдан хакыйкый уңышка ирешеп, җәннәтле буласыбыз килсә, иманлы булуның һәм игелекле гамәлләр кылуның төп шарт булуын онытмыйк: «Ә кем дә кем иманга килсә, изгелекләр эшләсә, алар җәннәт әһелләре булырлар, алар анда мәңге калырлар» («Бәкара» сүрәсе, 82 нче аять).

Тормышыбызны яхшы якка үзгәртәсебез һәм күңел төшенкелегеннән арынып, күңел тынычлыгында яшисебез килсә, үзебездә кошның ике канатына тиң ике төп нигезне булдырырга кирәк: иман һәм изге гамәл. Сүземне Раббыбызның аяте белән тәмамлыйм: «Чынлыкта, иман китереп, төрле изгелекләр эшләүчеләр, намазларын торгызучылар, зәкят садакасы бирүчеләр Раббылары каршында әҗер-саваплы булырлар. Алар бернәрсәдән дә курыкмаслар, һичнәрсәгә кайгырмаслар» («Бәкара» сүрәсе, 277нче аять).

Раил Фәйзрахманов

Язмага реакция белдерегез

9

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһының чиксез рәхмәте булсын сезгә,мин сезне бик яратып тыңлыйм,һәм язмаларыгызны укып барам,сез саулык сәламәтлек,семья бәхете,балаларыгызның игелен күреп,имин тормыш теләп калам

    Мөһим

    loading