16+

Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?

Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.

Күз тиюгә каршы тәнгә әйбер тагу дөресме?

Күз тию күренешен инкяр итеп булмый. Аның барлыгы катгый исбат ителгән.

Ләкин күз тиюне булдырмау өчен, тәнгә төрле әйбер тагып йөрү – хаталы эш. Тәннең (киемнең) кайсы җирендә булса да ялтыравыклы яки башка шундый күзгә бәрелеп тора торган әйберне тагу «кешенең игътибары шул әйбергә тартылып, күзе тимәс» дигән ышануларга нигезләнгән. Бу ысул белән балаларны явыз күздән сакламакчы булалар. Тик күз тиюгә каршы иң яхшы чара һәм дәва – Коръән-Кәримнән сүрәләр уку.

Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе вә рәхмәте булсын) һәм аның сәхабәләре заманында бу ысул уңышлы кулланылганы мәгълүм. Гадәттә, күз тиюгә каршы «Фәтихә», «Ихлас», «Фәләкъ», «Нәс» сүрәләре, «Аятел-Көрси» һәм «Каләм» сүрәсенең 51 нче аяте укыла.
(“Дин вә мәгыйшәт”)
*
Әюбнең авырган вакытта кылган догасы
«Әннии мәссәнийәд-дурру үә әңтә әрхәмүрраахимииин» («Раббым! Бу авыру мине сырып алды. Син исә мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе»).
«Әнбия /Пәйгамбәрләр/», 21:83

Фото: https://ru.freepik.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading