16+

Татарстанга Россия халыклары Спартакиадасын оештырган өчен рәхмәт белдерделәр

Красноярскида узучы «Россия - спорт державасы» халыкара форумы кысаларында Россия Спорт министрлыгы стендында Россия халыкларының Бөтенроссия Спартакиадасын оештыручы төбәкләрне бүләкләү тантанасы узды.

Красноярскида узучы «Россия - спорт державасы» халыкара форумы кысаларында Россия Спорт министрлыгы стендында Россия халыкларының Бөтенроссия Спартакиадасын оештыручы төбәкләрне бүләкләү тантанасы узды.

Татарстан да әлеге зур спорт чарасын оештыруга керткән өлеше өчен билгеләп үтелде. Россия Федерациясе спорт министрының рәхмәтен Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев Россия Федерациясе спорт министры урынбасары Алексей Морозов кулыннан алды.

Россия халыкларының Бөтенроссия Спартакиадасы 2026 елның августыннан октябренә кадәр Россиянең җиде төбәгендә узды. Татарстан Республикасы ярышларны 11 спорт төре буенча кабул итте.

Спартакиада илдә спортны үстерүгә, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм төрле төбәкләрдән килгән спортчылар арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән мөһим чараларның берсе булды.

Турнир «Россия спорты» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.

Татарстанның әлеге спорт бәйрәмен оештыруга керткән өлешенең югары бәяләнүе республикада спорт инфраструктурасын үстерүгә һәм зур масштаблы ярышлар уздыру тәҗрибәсенә игътибарны тагын бер кат җәлеп итә.

спорт. фото минспорт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading