16+

Кыямәт көнендә хайваннар үз хакларын алачак

Динебездә бер генә җан иясенә дә зыян салырга ярамый.

Кыямәт көнендә хайваннар үз хакларын алачак

Динебездә бер генә җан иясенә дә зыян салырга ярамый.

Динебез этне бәйдә тотуга ничек карый? Кырмыска һәм башка җан ияләрен үтерергә ярыймы? Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов җавап бирә.

– Хәзрәт, динебез буенча өйдә эт асрарга кирәкмәгәнлеген беләбез, тагын нинди хайваннар тотарга ярамый?
– Бала сорый дип дуңгыз баласы алучылар да бар. Мөселман кешесенә дуңгыз итен ашау да, аны асрау да тыела. Дуңгыз һәм эттән кала, бөтен хайваннарны да тотарга ярый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисендә: “Сурәт һәм эт булган өйгә рәхмәт фәрештәләре кермәс”, – диелә.  

– Этне бәйдә тотарга ярыймы?
– Әлбәттә, ярый. 

– Мәчегә ашарга биргәндә, башына сугып куярга кирәк, югыйсә теге дөньяда күпме ашатсаң да, ашатмады диячәк, имеш...
– Шәригатьтә андый нәрсә юк. Ә хайваннарның без хакын хакларга – ашатырга тиешбез.   

– Үрмәкүчне үтерергә ярамый, сыерың сөт бирми дигәне дә, димәк, уйдырма?
– Әлбәттә. Әмма үрмәкүчне бер сәбәпсез үтерергә ярамый. 

– Мәчеләрне стерилизацияләргә ярыймы?
– Рөхсәт ителә.

– Ислам динендә чебенне дә үтерергә ярамый дигән сүз дөресме?
– Асылда, әйе, бу сүз – дөрес. Ул чебенгә генә түгел, барлык мәхлукатка да карый. Монда хәтта чебенне дә дип аңларга кирәк. Әгәр дә зыян сала, кешенең сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч яный икән, ул очракта үтерергә ярый.    

– Ни өчен диндә бал коры, кырмыска һәм баканы үтерергә ярамый дип аерым әйтелә?
– Бака турында ишеткәнем юк, ә бал корты белән кырмысканың кешелек дөньясына, планетага файдасы зур. Коръәндә “Бал корты” (“Ән-Нәхел”), “Кырмыска” (“Ән-Нәмел”) сүрәләре булу да моның никадәр әһәмиятле булуын күрсәтә. Әмма, әйтүемчә, зыян китерсәләр, әйтик, өйгә кырмыска ияләшеп, алардан берничек тә котылып булмаса, агуларга мөмкин. 

– Песи балаларын күзләре ачылганчы үтерсәң, гөнаһ түгел дигән сүз дөресме?
– Күзе ачылып өлгергәнме, юкмы, динебездә бер генә җан иясенә дә зыян салырга ярамый.

– Ни өчен кайбер илләрдә ат итен ашамыйлар?
– Атлар электән авыл хуҗалыгының һәм транспортның төп нигезе булган. Ат белән походларга чыкканнар. Шуңа да ат итен куллану мәкруһ саналган. Мәкруһ ул – шелтәленелә торган гамәл. Әмма кайбер галимнәр фикеренчә, сәбәбе киткәнгә күрә, әйтик, аның белән походларга чыгу беткәч, транспорт буларак кулланылмый башлагач, мәкруһ хөкемендә булмый. Ягъни ат итен ашау тыелмый. Кайбер илләрдә, электән ашамагач, хәзер дә кулланмыйлар.

– Кешегә хайваннарның рәнҗеше төшә аламы?
– Хайваннар да, кешеләр кебек үк, кыямәт көнендә кубарылачаклар. Әмма алар башка хайваннардан, кешеләрдән үз хакларын алганнан соң, туфракка әйләнерләр. Кыямәт көнендә бу гамәлне күргән имансыз кешеләр "без дә шулар кебек туфрак булсак иде" дип әйтерләр ди. 

– Хакларын алу дигәнне ничек аңларга?
– Берәрсе рәнҗеткән булса, ашатмаган булса, кыямәт көнендә хайваннар шуның хакларын алачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading