16+

Кыямәт көне кайчан җитәчәк?

Раббыбыз Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне пәйгамбәр буларак җибәргәч, Расүлуллаһка даими рәвештә бер сорау бирә иделәр. Әгәр Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итсәк, бу сорауның да һәрдаим кабатланып торганын күрербез. 

Кыямәт көне кайчан җитәчәк?

Раббыбыз Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне пәйгамбәр буларак җибәргәч, Расүлуллаһка даими рәвештә бер сорау бирә иделәр. Әгәр Коръәни Кәримгә мөрәҗәгать итсәк, бу сорауның да һәрдаим кабатланып торганын күрербез. 

Боларга җавап итеп Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә: “Һичшиксез, алар аны [Коръәни Кәрим хәбәр иткән газапны] бик ерак дип күрәләр. Әмма Без аны бик якын күрәбез”, – ди («Әл-Мәгариҗ / Баскычлар», 70:6-7)

Әгәр игътибар итсәк, без яратып укыган “Әл-Мүльк” (Тәбарәк) сүрәсендә дә, “Йәсин” сүрәсендә дә җавап бар. Коръәндә болай диелә: “Әйт: «Гыйлем тик Аллаһыда гына. Мин исә [Аның миңа белдергәннәрен] аңлатучы кисәтүчемен” («Әл-Мүльк  / Хөкемдарлык», 67:26).

Мөхтәрәм дин кардәшләрем, бу сорауны бүгенге көнгә кадәр бирәләр, “Кыямәт көне кайчан җитәчәк?” дип, хәзрәтләрдән сорыйлар. Әмма Кыямәт көненең кайчанлыгын Аллаһы Тәгалә генә белә. Аллаһы Тәгалә безгә бу сорауны бирүне тыеп, төгәл җавабын бирде. Хәзер төрле күрәзәчеләр, сихерчеләр башкаларны үзләренең барысыннан да хәбәрдар булуына ышандырырга тырышып, Кыямәт көненең кайчан җитәсен әйтмәкче булалар. Әмма алар бу гыйлемне берничек тә белә алмый.

Безгә шунысы гына мәгълүм: Кыямәт көне җитүенең үз галәмәтләре бар. Алар: кече, уртанчы һәм олы галәмәтләр. Кече галәмәтләр үтте инде, бүгенге көндә уртанчы галәмәтләр бара. Вакытның тизләнүе, балаларның ата-аналарына итагать итмәүләре, мөселманнар арасында булган ыгы-зыгы, зинаның, эчкечелекнең таралуы, сугышларның артуы һәм башкалар – болар барысы да уртанчы галәмәтләр булып санала. Бу галәмәтләр барысы да Кыямәтне якынайта. Зур галәмәтләр нәрсә дип сораганда, алар – Гайсә галәйһиссәламнең, Дәдҗалның, кеше башлы хайван Дәббәнең, Йәэҗүҗ вә Мәэҗүҗнең җир өстенә килүе, кояшның мәгърибтән чыгуы.

Соңгы галәмәт – кояшның мәгъриб тарафыннан чыгуы. Бу вакытта күңелләрендә тузан бөртеге кадәр генә булса да иман булган мөэмин-мөселманнарның җанын Раббыбыз җиңел җил белән алыр. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кыямәт көне начар кешеләр генә калганда җитәчәк”, – дип әйткән. Ягъни кяфер кешеләр генә калганда, “ләә иләәһә илләллааһү” сүзләрен әйтүче кеше булмаганда Кыямәт көне җитәчәк. Бүгенге көндә кулыбызда Коръәни Кәрим булганда: “Әле Кыямәт көненә кадәр ерак”, – дип әйтә алмыйбыз, шулай да: “Кыямәткә кадәр вакыт күп әле”, – дип тә әйтеп булмый. 

Хөрмәтле кардәшләрем, димәк, Раббыбыз күңелендә тузан бөртеге кадәр генә булса да иман булган мөэминнәрне Кыямәт көне куркынычларын күрүдән саклаячак. Раббыбыз болай дип әйтә: “Сурга [Исрафил [галәйһиссәлам] тарафыннан] өрелер дә, Аллаһы теләгәннәрдән [Җәбраил, Исрафил, Микаил һәм Газраил белән Гарешне күтәреп торган фәрештәләр һәм моңа кадәр үлгән кешеләрдән] тыш, күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар [барысы да] үләр. Шуннан [кырык ел үткәннән] соң, аңа тагын бер мәртәбә өрелер, алар [каберләреннән терелеп чыгып] торып басырлар һәм [тирә-якларына] каранып торырлар” («Әз-3үмәр / Төркемнәр», 39:68).

Бүгенге көнгә кадәр Исрафил галәйһиссәлам шушы зур сурны күтәреп, Аллаһының әмерен көтеп тора. Раббыбыз аңа: “Сурга өр!” – дип әйткәч, күкләрдә булганнар һәм җирдә булганнар [барысы да] үләр.

Галимнәр әйтүенчә, бары олуг фәрештәләр генә исән калыр. Моннан соң, күкләр һәм җирнең асты өскә килеп, берни дә калмагач, Раббыбыз үлем фәрештәсе, ягъни Газраил галәйһиссәламнән: “Исән калган җаннар бармы әле?” – дип сорар икән. Олуг фәрештә: “Синең колларың Җәбраил, Исрафил, Микаил һәм мин генә исән калдык”, – дип әйтер. Раббыбыз аңа: “Җәбраилнең җанын ал”, – дип әмер бирер. Һәм Җәбраил галәйһиссәлам вафат булыр. Шуннан соң Раббыбыз: “Йә, Газраил, тагын исән калучылыр бармы?” – дип сорар. Газраил галәйһиссәлам: “Әйе, Синең колларың Исрафил, Микаил һәм мин генә исән калдык”, – дияр. Раббыбыз аңа Микаилнең җанын алырга әмер бирер. Әле моңа кадәр фәрештәләр Раббыбыздан: “Йә, Раббым, безне исән калдырсаң иде”, – дип сораган булалар. Моңа җавап итеп Раббыбыз: “Һәр җан иясе үлемне татыячак”, – дип әйтә («Әл-Әнбия  / Пәйгамбәрләр», 21:35). Бу сүзләргә алар: “Без бит гади җаннар түгел, без – фәрештәләр”, – ди. Раббыбыз:  “Аның өстендә булган [һәм туфракта яшәгән] һәркем – фани”, – ди («Әр-Рахмән / Мәрхәмәтле», 55:26). Моңа фәрештәләр: “Без бит җирдә түгел, ә күктә яшибез”, – дип әйтер. Бу сүзләргә җавап итеп Раббыбыз: “Аның Затыннан тыш, һәрнәрсә һәлак булачак”, – ди («Әл-Касас / Кыйсса», 28:88).

Моннан соң олуг фәрештәләр: “Аллаһы һәрнәрсәдән пакь булды”, – дип әйтер. Аллаһы – мәңге Тере, беркайчан да үлмәячәк.
Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә тагын Үзенең соравын бирер: “Йә, Газраил, тагын исән калучылыр бармы?” – дип сорар. Газраил галәйһиссәлам: “Йә, Раббым, Исрафил фәрештә һәм мин генә калдык”, – дип әйтер. Раббыбыз әмер биреп: “Аның да җанын ал”, – дияр. Үлем фәрештәсе Исрафил галәйһиссәламнең җанын алгач, Раббыбыз аннан: “Тагын кем дә булса калдымы?” – дип сорар. Газраил галәйһиссәлам: “Йә, Раббым, мин генә калдым”, – дияр. Шунда Аллаһы Тәгалә: “Йә, Газраил галәйһиссәлам, үл!” – дип әмер бирер. Һәм үлем фәрештәсе Газраил шунда ук Аллаһы Тәгалә алдында вафат булыр. Әмма, белүебезчә, җаннарыбыз тәнебезне калдырып чыкса да, җан тере кала һәм монда да Газраил галәйһиссәламнең җаны Аллаһыга мөрәҗәгать итеп: “Ий, Раббым, үлем ачысы бигрәк авыр икән. Моны белгән булсам, бәндәләргә авырлык китергәнем өчен, гомерем буе Аллаһыдан гафу итүен сорап, истигъфарлар кылган булыр идем”, – дияр. 

Әйе, җан бирү бик авыр хәл булыр. Бу мизгелдә Раббыбыз тумышыбыздан алып, үлем сәгатебезгә кадәр булган хәлләрне күз алдыбыздан үткәрер. Барлык пәйгамбәрләр дә: “Үлемнең үз ачысы, авырлыгы бар”, – дип әйтә торган иделәр. Бер генә пәйгамбәр дә үлгәннән соң, кабат Җир йөзенә кайтып, бу ачыны татып карарга теләмәде, гәрчә кайберләренә Җир йөзенә кабат кайту тәкъдиме ясалса да. Җәмәгать, сүз пәйгамбәрләр кебек олуг шәхесләр турында бара, ә без бу вакытта нинди хәлдә булырбыз икән?! 

Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәнең һәлак булганын күргәч, Җир йөзенә, дөньяга карап: “Әй дөнья! Кайда синең агачларың, тауларың, елгаларың, диңгезләрең, хайваннарың, бөҗәкләрең? Кайда кешеләрең, патшаларың? Кайда тәкәббер бәндәләрең? Кайда түрәләрең?” – дип әйтер. Шунда бер генә җан иясе дә җавап кайтармас. Һәм Раббыбыз чираттагы соравын бирер: “Бүген патшалык кемгә тиеш? Кем бүген Хуҗа?” Бер җан иясе дә җавап кайтара алмагач, Раббыбыз: “Бөтен патшалык Аллаһыга тиеш”, – дип әйтер. 

Җәмәгать, уйлап кына карыйк, җирнең асты өстенә килгән, бер җан иясе дә юк, бары Бер Аллаһы гына. Бу хәлдә 40 ел вакыт узар, 40 ел дәвамында тәннәребезне үстерә торган махсус яңгыр явар. Шуннан соң Раббыбыз иң беренчеләрдән булып, сурга өрүче Исрафил галәйһиссәламне терелтер. Һәм аңа сурга өрергә әмер бирер. Фәрештә сурга өргәч, кешеләр яңадан каберләреннән чыга башлар. Алар бик күп булыр. Тирә-якта миллиардлаган халык – Адәм галәйһиссәламнән алып, соңгы кешегә кадәр тереләчәк. Адәм балалары гына түгел, җеннәр һәм хәтта ерткыч хайваннар да яныбызда гына йөриячәк. Ләкин Кыямәтнең дәһшәтен күргәч, без хәтта яныбызда йөргән арысланнан да курыкмаячакбыз.

Шунда гомер буе башкаларны рәнҗетеп яшәгән, гөнаһ кылган, урлаган, талаган бер кешене китерерләр. Раббыбыз  бер мизан, ягъни үлчәү китертеп, фәрештәләрдән бу кешенең барлык кылган гамәлләрен алып килүләрен сорар. Гөнаһлары турында язылган 99 китап китерелер, шулар арасында бер генә дә изгелеге булмас. Аллаһы Тәгалә бу кешедән: “Мин сиңа золым кылдыммы?” – дип сорар. Ул: “Юк, йә, Раббым”, – дип җавап бирер. Аллаһы Тәгалә аңа: “Фәрештәләр синең гамәлләреңне язып барды. Алар сиңа золым кылдымы?” – дияр. Бу кеше кабат: “Юк”, – дип җавап бирер. Шунда Раббыбыз: “Бу кадәрле гөнаһыңа каршы бер генә булса да изгелегең бармы?” – дип сорар. Бу кеше: “Юк”, – дияр. Моннан соң Раббыбыз фәрештәләренә: “Карагыз әле, бер генә булса да изгелеге бармы икән?” – дип сорар.

Шул вакытта бер кечкенә генә кәгазь китерелер һәм анда: “Ләә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдүр-расүүлуллааһ” дип язылган булыр. Шул кәгазьне мизанның икенче ягына куйгач, беренче якта торган 99  китап тузанга әйләнеп юкка чыгар. 

Ни өчен бер иман кәлимәсе шул дәрәҗәдә көчле тәэсир ясады икән? Моның  сәбәбе бар: бу кеше бер көнне мәчеткә килеп, ихлас күңелдән елап иман китергән, “Ләә иләәһә илләллааһү” сүзләрен әйткән була. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Берәү ихлас күңелдән “ләә иләәһә илләллааһү”, сүзләрен әйтсә, ул – мөэмин”, – дип әйткән. Икенче бер хәдистә: “Ул, һичшиксез, җәннәткә керер”, – дип килә. 

Мөхтәрәм җәмәгать, бу вәгазьдән, дөрес, ышанычлы булган хәдистән соң: “Без Кыямәткә әзерме?” – дигән сорау туа. Без рәнҗеткән кешеләребездән гафу үтендекме? Аларның ризалыгын алдыкмы? Шуны белик: Аллаһы Тәгалә Үзе белән колы арасында булган гөнаһны кичерергә мөмкин. Әмма без кеше хакын бозган булсак, урласак, нахакка рәнҗетсәк, бу кешедән гафу үтенми торып, Аллаһы безне кичермәс. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мондый сүзләр әйткән: “Кыямәттә кеше күп санлы 50 ел укыган намазлары, хаҗлары, зәкятләре белән килер, әмма банкрот булыр”. Ни сәбәпле? Чөнки ул кешенең хакына кергән, кешегә суккан.

Шунда Раббыбыз: “Бу кешенең бөтен изгелекләрен рәнҗетелгән кешесенә күчерегез”, – дип әмер бирер. Моннан да зуррак банкрот бармы?! Кеше гомер буе намаз укып, бер кешене рәнҗеткәне, гайбәтен сөйләгәне сәбәпле изгелекләреннән коры калырга мөмкин. Шуңа да, җәмәгать, бер-берләребезгә мәрхәмәтле булсак, ихтирам белән карасак, Раббыбыз да безгә мәрхәмәтле булыр, Кыямәт көннәрендә безгә ихтирам белән карар.
Раббыбыз белгәннәр белән гамәл кылып, Кыямәт көненә тиешле дәрәҗәдә әзерләнүләребезне насыйп итсә иде.

Тимергали хәзрәт Юлдашев,
“Саләх” мәчете имам-хатыйбы 
Фото: freepik.com

    

Язмага реакция белдерегез

13

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading