Казанның тарихи Апанай мәдрәсәсендә татар халкының рухи мирасын саклауга һәм үстерүгә багышланган зур фәнни-гамәли конференция үтте.
«Татарстан Республикасы «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге эшчәнлеге: татар халкының мәдәниятен һәм рухи мирасын өйрәнү, популярлаштыру ысуллары» дип исемләнгән бу чара берьюлы берничә мөһим датага — мәдрәсәнең 255 еллыгына һәм «Иман» нәшриятының 35 еллыгына багышланды. Изге Раҗәб аеның беренче көнендә узган әлеге конференция Коръән аятьләре белән башланып китте.
Сүзне Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров башлап җибәреп, мәдрәсәнең тарихына тукталды. Ул совет чорында ябылып торган мәгърифәт учагының 2010 елда гына, сәясәт үзгәргәннән соң, дин әһелләренә кайтарылуын, быел исә бу тарихи вакыйгага 15 ел тулуын да билгеләп үтте. Хәзрәт үз чыгышында бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешү өчен динебезне, тарихыбызны һәм мәдәниятебезне ныгытырга кирәклеге турында сөйләде.
Чарада күренекле мөгаллимнәр катнашты, алар үз докладларында татар халкының мең еллык гореф-гадәтләрен өйрәнү ысуллары турында сөйләде. Конференция барышында Ислам динен таратуда, үстерүдә һәм яшьләрне тәрбияләүдә зур тырышлык күрсәткән шәхесләргә рәхмәт хатлары тапшырылды, шулай ук динебез турындагы эчтәлекле фильм күрсәтелде. Галимнәр бөек мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына да аерым игътибар бирделәр, аның мөселман дөньясында Коръән буенча беренче белешмәлек саналган «Мифтах әл-Коръән» кулъязма хезмәте турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Галим үзенең конкордансын дүрт ел тырышып эшләгән һәм 1886 елда төгәлләгән. Аны ул “иҗтиһадымның иң биек ноктасы” дип билгеләгән.
Муса Бигиевка багышланган календарьнең мәдрәсәгә бүләк ителүе дә чараның бер бизәге булды. Конференциядә әдәбият белгече, рәссам-хаттат Нәҗип Нәкъкаш та катнашты. Ул Татарстанда традицион исламны саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес Вәлиулла хәзрәт Якупов турындагы җылы истәлекләре белән уртаклашты, аның фидакарь хезмәтен югары бәяләде.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов татар милли хәрәкәте белән диннең бердәмлегенә басым ясады.
— Без татар милли хәрәкәтенең һәм дин хәрәкәтенең бердәм булуын күзаллыйбыз. Ислам ул – татарның яшәү рәвеше. Конгрессның җирле оешмалары Татарстанның 45 районында да эшләп килә, аларны соңгы елларда тагын да киңәйтү өстендә күп эшләдек. Без алар алдында шундый бурыч куябыз – эшчәнлекне мөхтәсибләр белән бергә алып барырга. Татар динсез була алмый, мәчетләр – татарның дин, тормыш, мәгърифәт үзәге. Шул ук вакытта татар милли хәрәкәте динебезнең терәге булып тора. Бу фикерләрне халыкка җиткерергә тырышабыз. Без нигездә 11 юнәлешне күрсәтәбез, аның беренчесе – дин, - диде ул. Ирек Шәрипов Апанай мәчет-мәдрәсәсе каршында эшләүче "Иман" мәдәният- мәгърифәт үзәге эшчәнлегенә дә югары бәя бирде. Үзәк алар белән тыгыз элемтәдә. Ел дәвамында балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен Ислам нигезләрен өйрәтүче бу изге мәдрәсәдәге бәйрәм чарасы барлык катнашучылар өчен оештырылган тәмле сыйлы мәҗлес белән тәмамланды.
Бу чара татар рухын, тарихын һәм иманны берләштергән зур бер вакыйгага әйләнде. Чарадан һәркем үзе белән күңел җылысы һәм рухи куәт алып китте.




Залинә Гыйлаҗиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар