15 сентябрь мөселман халкы өчен истәлекле көн – Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне.
Бу көнне Мәүлид Ән-Нәби бәйрәме билгеләп үтелтә. Шуңа да рабигыль-әүвәл аен икенче төрле Мәүлид ае дип тә атап йөртәләр. Бу айның нинди мәгънәгә ия булуы һәм аның фазыйләтләре турында без Лаешның "Ак мәчет "Зәйнәб" мәчете имам хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов белән сөйләштек.
– Хәзрәт, димәк, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең кайсы көнне туганы төгәл билгеле булып чыга?
– Аллаһ Илчече һиҗри ел белән рабигыль-әүвәл аеның 12нче – дүшәмбе көнендә дөньяга килгән. Милади белән, галимнәр әйтүенчә, 571 нче елның 20 яки 22 апреле була ул. Бу “Фил елы” дип тә аталган. Әбраһа дигән бер патша Мәккәдә урнашкан Кәгъбәтулланы җимерергә дип килә. Тик аларның ниятләре барып чыкмый. Аллаһы Тәгалә, әбәбил кошларын җибәреп, аның гаскәрен тар-мар иттерә. Бу ел ислам тарихында “Фил елы” булып кереп кала.
– Пәйгамбәребез туганда, аның киләчәгенә ишарәләгән гайре табигый күренешләр дә булгандыр.
– Чынлап та, ул дөньяга килгәндә җир йөзенә нур тарала, утка табынучыларның исә меңәр ел янган утлары сүнә. Моннан тыш изге дип санаган күлләренең суы китә. Хосрой сараеның баганалары ава.
– Ул үзенең туган көнен билгеләп үткәнме?
– Хәдисләрдән килгәнчә, Аллаһ Илчесе дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе ураза тоткан. Ни өчен дүшәмбе дигәндә, мин шул көнне туганмын, дигән. Тагын бер хәдисендә: “Атналык гамәлләр дүшәмбе белән атна кич күккә иңәләр, һәм мин ураза тоткан чакта аларның күккә ашуын телим», – дип әйткән (Әт-Тирмизи риваять кыла).
– Пәйгамбәрләрнең могҗиза күрсәтү сәләтенә ия булулары билгеле. Ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә нинди могҗиза иңдерелгән?
– Алар бик күп. Шуларның иң зурысы – Аллаһы Тәгалә тарафыннан аңа Коръәннең иңүе. Безнең көннәргә кадәр бер генә хәрефе дә үзгәрмичә сакланган Изге китап ул. Мигъраҗ кичәсе турында да аерып әйтү урынлы булыр. Һиҗрәт кылырга бер елдан артык вакыт калганда, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән гайре табигый хәл була. Бу кичтә аның янына Җәбраил фәрештә килә, аның үзе белән яшен тизлегендә йөрүче Бурак дигән хайван була. Шуңа атланып, Иерусалимдагы Әл-Кудс мәчетенә барып төшәләр. Анда Расүлебез пәйгамбәрләргә имам булып басып, алар белән ике рәкәгать намаз укый. Шунан соң мигъраҗ вакыйгасы башлана.
Җиденче кат күккә менеп җиткәнче, Аллаһ Илчесе һәр күктә пәйгамбәрләрне күреп аралаша. Җиденче кат күктән соң, сиратуль мөнтаһадан хәтта Җәбраил дә уза алмаган биеклеккә күтәрелә. Моннан Аллаһның Пәйгамбәребезне нинди зур дәрәҗәгә күтәрүен күреп була. Тагын бер зур могҗиза – айның икегә ярылуы. Әнәс ибн Мәлик сөйләвенчә, Мәккә халкы Пәйгамбәрдән аларга могҗиза күрсәтүен сорыйлар. Һәм ул, Аллаһ ярдәме белән, айны икегә ярып күрсәтә. Харра тавын аерып торган ике күк җисемен күреп, Мәккә халкы гаҗәпкә кала. Гомумән, Пәйгамбәребез кешелек дөньясына бер рәхмәт итеп җибәрелгән. Аллаһ Тәгалә Коръәндә: “[Расүлем!] Без бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек”, – ди (“Әл-Әнбия/Пәйгамбәрләр”, 21:107). Ышанычлы, тугрылыклы, ялган сүз сөйләми торган һәм башка бик күп күркәм сыйфатларга ия булган югары әхлак иясе ул. Һәм үзенең тормышы, холкы белән барыбыз өчен дә үрнәк. Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең әхлагы турында сораганда, Гаишә (Аллаһ аңардан разый булсын): “Аның әхлагы Коръән иде”, – дигән.
– Шуның өчен дә Аллаһы Тәгалә аны башка пәйгамбәрләрнең юлбашчысы итеп билгеләгәндер?
– Әйткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмне кешеләр арасында иң күркәме һәм ахырзаман пәйгамбәре итеп сайлаган. Башка пәйгамбәрләр аерым бер халыкка һәм үз чоры өчен генә җибәрелгәннәр. Ә Мөхәммәд Пәйгамбәр ахырзаманга кадәр, нинди халык һәм кавем булуына карамастан, барлык кешелек дөньясы өчен иңдерелгән. Һәм хәтта җеннәр өчен дә пәйгамбәр булган. Ә калган пәйгамбәрләр кешеләр өчен генә җибәрелгән.
– Пәйгамбәребез кыямәт көнендә шәфәгатьче булыр дигәнне ничек аңларга?
– Гади тел белән әйткәндә, безнең яклаучыбыз, ягъни адвокатыбыз булачак ул. Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгаләдән иман китергән, Пәйгамбәребезнең сөннәтләрен үтәп барган гөнаһлы мөселманнар өчен аларны гафу итсәң, җәһәннәмнән коткарсаң иде дип сораячак. Кыямәт көнендә бик озак хисап башланмый торгач, кешеләр аның тизрәк башлануын теләр. Шуны сорап Пәйгамбәрләргә барырлар, һәм фәкать Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм генә аларның гозерләрен үтәп, Аллаһтан хисап башлануын сорар.
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә карата булган әдәпләр турында да сөйләгез әле.
– Иң беренче чиратта аның Аллаһ Илчесе булуын танырга һәм шуңа ышанырга, сөннәтен үтәргә тиешбез. Икенчесе – аның күркәм әхлагын үрнәк итеп алу, тормышын өйрәнеп, аңа ошарга тырышу. Өченчесе – салават әйтү. “Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез булыр” дигән ул бер хәдисендә.
– Ни өчен аның турында әйткәндә салләллаһу галәйһи вә сәлләм дип тутырып әйтергә кирәк?
– Бу сүзләр Аллаһның аңа сәламе һәм рәхмәте булсын дигәнне аңлата. Коръәндә Аллаһы Тәгалә: “Аллаһ Үзе һәм фәрештәләр Пәйгамбәргә салават әйтәләр, иман китергән кешеләр, сез дә аңа салаватлар әйтегез”, – ди. Пәйгамбәрнең исемен искә алганда, аңа хөрмәт йөзеннән, салләллаһу галәйһи вә сәлләм дип салават әйтәбез булып чыга. Аның бер хәдисендә дә “Пәйгамбәребез исемен ишетеп тә, аңа салават-сәлам әйтмәүче саранның сараны булыр” диелә. Икенче хәдистә “Кем Пәйгамбәргә салават әйтә, Аллаһы Тәгалә аңа ун салават әйтә һәм аерым билгеләнгән фәрештә Пәйгамбәргә фәлән кешенең улы яки кызы сиңа салават әйтте дип җиткерәчәк” дип килә.
– Иң фазыйләтле салават ул кайсы?
– Намазда укый торган “Салават” догасы: “Әллааһүммә салли гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә салләйтә гәләә Ибрааһиимә үә гәләә әәли Ибрааһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид. Әллааһүммә бәәрик гәләә Мүхәммәдин үә гәләә әәли Мүхәммәд. Кәмәә бәәрактә гәләә Ибраһиимә үә гәләә әәли Ибраһиимә иннәкә хәмиидүм-мәҗиид («Йа Раббым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә рәхмәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә рәхмәтеңне бир. Дөреслектә, Син мактаулы һәм олуг зат. Йа Раббым, Ибраһимга һәм аның гаиләсенә бәрәкәтеңне биргән кебек, Мөхәммәдкә һәм аның гаиләсенә дә бәрәкәтеңне бир. Дөреслектә, Син – мактаулы һәм олуг зат»). Әлеге салаватны күбрәк әйтеп йөрсәк хәерле булыр, бигрәк тә җомга көннәрендә.
– Мәүлид ән-нәби бәйрәмен без ничек билгеләп үтәргә тиешбез?
– Аның аерым намазлары, махсус догалары юк. Бу көнне гадәттә күп кенә мәчетләрдә Пәйгамбәребезнең тормышы турында вәгазьләр сөйләнә, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелә, Коръән укылып, аның рухы шат булса иде дип дога кылына.
Комментарийлар