16+

Мәүлид бәйрәмендә хаҗга ике юллама уйнатылачак

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы белән танышсак, аның калдырган нәсыйхәтләренә аз гына колак салсак, яшәү күпкә җиңелрәк, хәерлерәк булыр иде.

Мәүлид бәйрәмендә хаҗга ике юллама уйнатылачак

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы белән танышсак, аның калдырган нәсыйхәтләренә аз гына колак салсак, яшәү күпкә җиңелрәк, хәерлерәк булыр иде.

Бүген кояш баю белән мөселман календарендәге иң күркәм айларның берсе — Рабигыль-әүвәл, халыкта Мәүлид дип йөртелүче ай башлана. Ул 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәүлид ае — зур мөмкинлек

Татарстан мөфтие урынбасары, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм туган һәм ул безнең өчен ул зур нигъмәт. «Раббыбыз Аллаһ Расүлебез хакында, аның тормышын искә алган вакытта Коръәни Кәримдә дә: „Әйт аларга, сөеклем Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: Раббыгыз Аллаһтан килгән фазыйләтләргә, нигъмәтләргә, рәхмәтләренә сөенегез, шатланышыгыз!

Чөнки бу нәрсә сез туплаган фани дөньядагы мал-мөлкәтләрегезгә караганда күпкә хәерлерәк. Сине галәмгә фәкать рәхмәт итеп җибәрдек“, — ди. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм — Раббыбыз Аллаһның олы рәхмәте, нигъмәте. Һәм бу ай — зур мөмкинлек ае. Мәүлид аенда Расүлебез турында күп сөйлибез. Бу җәмгыятебез, халкыбыз өчен бик мөһим. Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышы белән танышсак, аның калдырган нәсыйхәтләренә аз гына колак салсак, яшәү күпкә җиңелрәк, хәерлерәк булыр иде. Зур әҗәтләргә дә ирешербез», — диде ул.

Хазрат. Фото: Татар Информ

Мәчетләрдә вәгазьләр һәм Мәүлид ашлары узачак

Мәүлид аенда, традициягә кергәнчә, республика мәчетләрендә күркәм чаралар узачак.

«Аллаһка шөкер, мөфтиятебез, мөхтәсибәтләребез моңа бик нык әзерләнә. Вәгазь кичәләре, Мәүлид ашлары үткәреләчәк. „Мәрҗани“ мәчетендә атна саен хәзрәтләр белән очрашулар булачак, Алар татар телендә халыкка вәгазьләр сөйләрләр, рәхим итегез дип көтеп калабыз. Очрашулар циклын 18 августта Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев ачып җибәрәчәк. Аллаһы Тәгалә бу күркәм айны файдалы итеп үткәрергә язсын», — диде хәзрәт.

Иң зур чара 29 августта Казанда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тууына багышланган шәһәркүләм Мәүлид бәйрәме булачак.

Маулид. Фото: aznakaevo-rt.ru

Казанда шәһәркүләм Мәүлид 29 августта узачак

Шәһәркүләм Мәүлид Иске Татар бистәсендә «Мәрҗани» мәчете каршында Каюм Насыйри һәм Фатих Кәрим урамнары киселешендә узачак. Чара 11:00 сәгатьтә башлана, тантаналы ачылыш — 13:00 сәгатькә билгеләнгән. 

Мәүлидне оештыручылар төрле яшьтәге кунаклар өчен бай мәдәни-мәгърифәтчелек программасы әзерләгән. Мәүлиднең иң онытылмас мизгеле булып мөселманнар арасында хаҗга ике юллама уйнату торачак.

Узган елдан аермалы буларак, хаҗга юллама уйнату ике этапта узачак: беренче этапта, сәхнәдә үтә күренмәле барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы уникаль номерлар язылган очраклы ун билет алыначак һәм бу билет ияләре арасында хаҗга багышланган викторина уздырылачак. Викторинада җиңүчеләргә хаҗга юлламалар тапшырылачак.   

Хадж. Фото: Татар Информ

150 балага мәктәп кирәк-яраклары тапшырылачак

Шулай ук сәхнәдә Мәүлид турында театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк, халык яраткан хәзрәтләр вәгазьләр сөйләячәк, ә танылган татар артистлары һәм коллективлары дини кануннар кысаларында үзләренең иҗади номерлары белән чыгыш ясаячак. Балалар өчен викториналар узачак: аларга бүләкләр биреләчәк. Мәүлид мәйданчыкларында шулай ук хәләл маркет эшләячәк.

Моннан тыш, Мәүлид кысаларында диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясен тәмамлаячак — республиканың аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләреннән 150 беренче сыйныф һәм өлкәнрәк укучыларга Белем көненә тантаналы рәвештә букчалар һәм башка кирәк-яраклар тапшырылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading