«Мөселман үз алдында һәрдаим хисап тотып яшәргә тиеш»

Бөтен галәм халкы билгеләп үтә торган Яңа ел якынлашып килә. Үтеп баручы елда һәр кеше башкарган эшләренә нәтиҗәләр ясый, киләчәккә матур планнар кора. Казан мөхтәсибәте өчен 2013 ел уңышлы булдымы? Яңа елга нинди ниятләр белән аяк басабыз? Казанның Баш мөхтәсибе, башкаланың «Әл-Мәрҗани» җәмигъ мәчете имам хатибы Мансур хәзрәт ҖӘЛӘЛЕТДИН Яңа...
«Иң мөһиме - кылган гамәлләребез ихластан булып, аннан башкалар да канәгать калсын»
- Әс-сәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ! Һәр ел тарихыбызга нинди дә булса үзенчәлекле мизгелләре белән кереп кала. 2013 елны матур гына төгәллибез дигәндә, республика, ил халкы авыр хәсрәткә дучар булды. Егылып төшеп шартлаган очкыч әйтерсең лә бар булган шатлыкларыбызны юкка чыгарды. Ниндидер шикле ут төртүләр, фетнә чыгарырга омтылышлар кабат шик-шөбһәләр тудырды. Мин моны тагын бер сынау дип бәяләр идем. Тарихка күз салсак, безнең динебез дә бит бик авыр һәм катлаулы юл узды, нинди генә сынаулар аша үтмәде. Әмма ислам динен ничек кенә каралтырга теләсәләр дә, бу мөмкин түгел, тоткан мәзһәбебез Әбү Хәнифә бары тик изгелеккә, тынычлыкка, бердәмлеккә, дуслык-туганлыкка өнди. Сынатмабыз, Аллаһ боерса. Бер ураза аенда гына да мәркәзебез Казанда 4 яңа мәчет сафка басты, мәчетләргә йөрүче яшьләребез, ислам кушканча яшәүчеләр саны артканнан-арта бара, дини гыйлемгә омтылыш көчәйде.
«Тарихи бистәбездәге Каюм Насыйри урамында торгызылып килә торган тулы бер комплекс төрле төбәк һәм илләрдән килгән туристларны да сокландыра»
- Дин дәүләттән аерылган булса да, шул дәүләттә яшәүчеләр дин юлында бит. Ә дәүләтебез, халыкның рухи мирасы саклансын һәм ул киләчәк буыннарга да шул халәттә тапшырылсын өчен, зур ярдәм күрсәтә. Каюм Насыйри урамында торгызылган йортлар, мөселманнарга күрсәтелә торган хезмәтләр республика җитәкчелеге һәм иганәчеләр ярдәменнән башка була алмас иде. Мөселманнар ислам диненең асылына тагын да ныграк төшенсеннәр, тоткан мәзһәбебезнең дөрес булуын аңласыннар, хәерле гамәлләребез киңрәк колач алсын дип ниятләгән проектларыбыз, Аллаһка шөкер, дәүләт ягыннан да хуплау тапты һәм бу уникаль башлангыч гамәлгә ашырылып килә.
«Ниятләгән эшләребез, корган планнарыбыз тулысынча гамәлгә ашсын, мөселманнар өчен файдалы булсын, дисәк, финанс проблемаларын да хәл итәсе бар»
- Көндәлек эшчәнлегебездәге һәр проектны зур күләмдәге финанслардан башка алга җибәреп булмаячак. Әмма кайбер очракта безне - дин әһелләрен, халык та дөрес аңласын иде. Бүгенге көндә бер «Әл-Мәрҗани» мәчетенең генә дә ай саен коммуналь хезмәтләр, биредә эшләүчеләр өчен хезмәт хакына ярты миллион сумнан күбрәк акча кирәк. Ә бит Казаныбызда тагын ничә дистә мәчет бар. Инде дә килеп, дин әһелләре нинди дә булса кибет яки кафе ачса, аны бизнесмен дип гаепли башлыйлар. Заманасы шуңа корылган бит, мәчетләрне бер садака акчасына гына тоту, дини эшчәнлекне югары дәрәҗәдә алып бару мөмкин түгел. Иганәчеләребез, меценатларыбыз саны да ул кадәр күп түгел. Без бит хәрам эш белән шөгыльләнмибез. Дәүләттән һәм элеккеге кебек мөселман илләреннән бернинди дә химая алмыйбыз. Ул ачылган һәм уңышлы гына эшләп килүче хезмәтләрнең барысы да шул ук динебезне алга җибәрү өчен.
«Алдагы елларга матур өметләр, изге ниятләр белән аяк басыйк»
- Һәр туар таңыбыз, көнебезнең нинди булуы бары тик үзебездән тора. Үткәннәрдән гыйбрәт-сабак алып яшәү мәслихәт. Динебез - үрнәк, тынычлык дине, без бар халыкны да, ул нинди милләттән, нинди диннән булмасын, бергә дус-тату яшәргә өндәдек һәм шундый сәясәт хәзер дә алып барыла. Ә инде ниндидер тискәре агымнарны, фетнә чыгарырга омтылучыларны без беркайчан да якламадык һәм хупламаячакбыз да. Мин мондый ямьсез күренешләрне безнең республикага кара көнчелек белән көнләшеп караучылар һәм безнең тынычлыкны бозарга омтылучылар эшедер дип уйлыйм. Алар, һичшиксез, Аллаһ Тәгаләнең хөкемен алачаклар, без - хакыйкый мөселманнар исә, бердәм булып, мондый адымнарга юл куярга тиеш түгелбез. Фани дөньяда гына түгел, бакыйлыкка күчкәч тә, Ходай алдында җавап тотасыбыз бар. Ил-көннәребезгә - иминлек, дәүләт җитәкчеләренә - сабырлык, республикабызның, динебезнең тагын да алга китүен телим. Халкыбызның рухы нык, тәне сәламәт, акылы төпле, кылган эшләре изгелектә булганда, шәт-иншаллаһ һәркайсыбыз да теләк-максатларына ирешә алыр дип ышанам. Әс-сәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүһ!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июнь 2023 - 11:26Сабан туе-2023: кайсы артист кайда җырлаячак? Хәзерге Сабан туйларын татар эстрадасы артистларыннан башка күз алдына китерү кыен. Районнар һәм авыллар бер-берсен уздырып, текә җырчыларны чакыра. Дөресен генә әйткәндә, кайберәүләр Сабан туена бәйрәм карарга яки авылдашлар белән күрешергә түгел, ә әнә шул йолдызларны күрергә бара.8100
-
7 июнь 2023 - 10:36Бу ирем дә хыянәт итте. Нишләргә инде миңа? Миңа – 37 яшь. Карап торышка чибәр генә хатын-кыз үзем. Күптән түгел дүртенче тапкыр кияүгә чыктым. Әмма һаман шул ук тырмага басам, һаман ялгышам. Бу ирем дә миңа хыянәт итте.19201
-
7 июнь 2023 - 09:36Ата-аналар теләсә кайсы вакытта бердәм пособиегә күчәргә мөмкин Бердәм пособие турындагы закон үз көченә кергәннән бирле әлеге ярдәм чарасы 81 908 баланың әти-әниләренә һәм 3412 йөкле хатын-кызга билгеләнде. Пособие түләү өчен бүлек гаиләләргә 3,806 млн сумнан артык акча күчерде.5900
-
7 июнь 2023 - 09:16"Көндез бала белән ятып йоклаганга каенанамның ачуы килә..." Матур җырлый инде бу Рифат Зарипов. Менә радио аша “Бие әйдә, каенана” җырын уйнаталар. Мин дә кушылып җырлыйм аңа. Кулымны үткен пычак кисеп алганга гына туктап калдым. “Тукта әле, биетмә син каенанаңны”, – диюе булды, ахры. Югыйсә, мин каенанасын биетә торган килен түгел үзе. Җыр барышында бераз хыялланып кына алдым...39200
-
6 июнь 2023 - 17:13Фирүзә: "Томан эчендә яшәдем..." Автор-башкаручы Фирүзәнең әтисе вафатына бер ел булган. Туган авылында әтисе рухына Коръән ашы укытканнар. Фирүзә әтисен бик сагынуы, әле яңа гына елмаерга өйрәнүе турында язган.74501
-
6 июнь 2023 - 17:03Татарстанда елга судноларында йөрү — “замана модасы”на әвереләчәк “Татарстан Республикасы флоты” (“Флот Республики Татарстан”) акционерлык җәмгыяте оештырылды. Аның устав капиталы 100 проценты белән Татарстанныкы.20001
-
6 июнь 2023 - 16:43“Аш-суга бер тиен дә акча биргәне юк, хәтта бер кап чәй дә алмый" Хатын-кызның сөйләшә торган сүзе ирләр һәм акча турында дисәм, берегез дә каршы килмәс, шәт. Бу юлы бигрәк шәп теманы куерттык әле. Ирегез акча бирәме?82001
-
6 июнь 2023 - 16:00Элек яулыкны егетләр җыя иде, хәзер балалар баш булды Балык Бистәсе районының Балтач авылында узган якшәмбедә урам гармун һәм җыр авазларына күмелде. Үткән-сүткән халык бер-берсенә телдән һәм дә телефон аша хәбәр җиткерде: “Яулык җыялар!” Кемдә ничектер, миңа яулык җыю һәм Сабантуй бала чакларны хәтергә төшерә.27201
-
6 июнь 2023 - 14:25“Наркокурьер ике айдан артык “яшәми” Татарстан Эчке эшләр министрлыгының наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш бүлеге мәгълүматларына ышансаң, бай хәлле гаиләләрдә тәрбияләнгән балалар әлеге тозакка күбрәк эләгә икән.27402
-
6 июнь 2023 - 14:04Быел Корбан нисабы күләме – 36 мең сум Корбан чалу өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшләячәк. Аныңча мәчетләрдә җәмәгать белән бәйрәм намазлары укылачак.30200
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз 28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.27000
-
6 июнь 2023 - 12:33Кабан күлендә “Кытай Сабантуе”?! Казанда 25 июньдә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә “Аждаһа көймәләре” бәйрәме була. Аны кайберәүләр уйлап-нитеп тормастан, “Кытай Сабантуе” дип тә игълан итә башлаган.23401
-
6 июнь 2023 - 11:09Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!" Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповка 35 яшь тулды. Юбилее уңаеннан җырчы Казанның “Уникс” концертлар залында матур концерт куйды. Чыгыш ясаучылар арасында Рифатның иҗатташ дуслары гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы Нияз Вафин да бар иде. Алар Рифат белән “Ике минут” җырын дуэт итеп башкарды.139810
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
6 июнь 2023 - 21:42Без имениИ балакаем исэн сау котеп алыйк инде сине. Калыр момкинлеген булып та этиенэ авырлык китерэсен килмэде. Ботен санын тоз салэмэт булып шатлык белэн эти эниенэ куаныч булып кайт яме. Сойгэненне соендереп яшэ.Рифат Зарипов хәрби операциядәге Нияз белән дуэт җырлады: "Ул бу көнне бик көтте!"
-
6 июнь 2023 - 17:37Без имениЖебегэн кыз кутлэренэ тибеп чыгарырга булган"Фатирымнан куалар, полиция чакыртыгыз"
-
6 июнь 2023 - 17:11Без имениИии балакем...курмэгэнен бер дэ калмаган... ЙааРаббем,бэхете ташып торсын,саулык-сэламэтлек бир шул балагаАйгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 14:03Без имениБик күпне күргән икән җанашым,алдаг көнеңдә бәхетләреңне ачык кылсын Аллаһе Тәгалә.Айгөл Нәбиуллина: “Ирем йөкле чагымда да кыйнады”
-
6 июнь 2023 - 11:47Без имениИсэн сау ,бэхетле булыгыз.Оятсызлар электэ булган, хэзердэ бар.Бер аллам узе белеп ярдэм итсен.Унышлар сезгэ."Артымнан йөрүче егетләр юкка чыктылар. Кияүгә чыга алмыйча калдым..."
-
6 июнь 2023 - 11:15Без имениКызу канлы,тэвэккэл ханым.Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
6 июнь 2023 - 07:20Без имениНык хормэт итэм Зэмирэне,бэхет телим мин ана!Замирә Рәҗәпова нәрсәдән курка, нәрсә яратмый һәм ярата?
-
5 июнь 2023 - 22:23Без имениБабббаларарыгызсэламэт булсынТуганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 19:59Без имениЮкка гына җиде буыннан соң гына кушылышырга ярый дигәннәрмени инде борынгылар?; Ул бит нәселнең бозылуына китерә. Шуның аркасында авыру балалар туа. Нәселне ныгытыйм дисәң, читтән алырга кирәк. Патшалар да бит төрле ил кызларын караган.Туганым белән качып-посып очраштык та, никах укыттык
-
5 июнь 2023 - 17:27Без имениУл кешегэ кубрэк ышансан тормышын тынычсыз утэр,узенэ кубрэк ышан."Марсель ике бала анасы Гөлүсәнең шәрә фотоларын күрсәтте. Күз алларым караңгыланды..."
-
5 июнь 2023 - 13:56Без имениНазсыз узган гомер дияр идем... Узен турында да уйларга кирэк шул,балалар дип яшэп,ахыры аяныч,парлы ялгыз инде.Бер түбә астында яшәсәләр дә, дошман булды алар
-
4 июнь 2023 - 23:36Без имениАфэрин. Аллах телэгэн бэндэсен туры юлга кертэ. Синен намаз укыган ул урыс каенанан белэн хатынын, татар ата ананнан купкэ эйбэт.Хатыным белән аның әнисе исламны кабул итеп, намазга басты
-
21 май 2023 - 12:11“Күңелдә курку бар – татарның киләчәге өчен сызланам” Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес ул. Язмышының күп өлешен кеше үзе иҗат итә, дип санаучылардан Әдәби иҗат эше белән мәктәп елларыннан ук шөгыльләнә башлаган Рашат Низами – бу көнгә 20гә якын китап авторы. фидакарь хезмәте өчен аңа “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем һәм Татарстан язучылар оешмасының Һади Такташ, Фатих Хөсни исемендәге мәртәбәле премияләре бирелде.206000
-
15 апрель 2023 - 08:02“Үземне җитәкче урынында күз алдына китермим” Щепкинчылар арасында тагын бер талантлы артист үзенең 85 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен”, “Дуслык” орденнары һәм төрле медальләр иясе Равил Шәрәфиев.692505
-
1 апрель 2023 - 12:15“Татар мәктәпләре бетсә, әдәбият бетәчәк” Ркаил Зәйдулла – әдәбият сөючеләргә аның исеме яхшы таныш. Ул ике дистәгә якын китап авторы. Шагыйрь, драматург, публицист. Татарстанның Дәүләт Советы депутаты. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе.748101
-
6 июнь 2023 - 14:01Корбанлыкны үзебезнең сарык үрчетүчеләрдән алыгыз28 июньдә Корбан гаетен билгеләп үтәчәкбез. Гаеткә әзерлек хәзердән үк башланды. Белгечләр, республикага инфекцияле терлек авырулары кермәсен өчен, корбанлык сатып алганда игътибарлы булырга киңәш итә. Читтән керткән очракта, терлекне авырулардан имин булган төбәкләрдән һәм фәкать Баш ветеринария идарәсе белән килештерелгән, шулай ук аларның ветеринария белешмәсе булырга тиеш.27000
-
7 июнь 2023 - 11:35Квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек баланы машина таптый язган Татарстанның Спас районында квадроцикл белән идарә иткән 4 яшьлек бала коймага килеп бәрелгән һәм аны аздан гына йөк машинасы таптап китмәгән.3200
-
31 май 2023 - 08:24Кызларымны сагынам... 19 яшемдә ялгышлык белән өйләндем. Үземнән өч яшькә өлкәнрәк бер кыз башымны әйләндерде дә куйды. Бер ай йөрдек тә туй иттек. Кияүгә болай ашкынуын тизрәк гаиләле, балалы булырга теләве белән аңлатты.361104
-
31 май 2023 - 08:41Ялгызлык эчтән җимерә Психология ягыннан карасак, лидер хатын-кыз темасы ике яклы. Бер яктан, лидер тормышны үзе тарта, бар да яхшы кебек. Ә икенче яктан караганда, бу ханым яки туташның күңелендә ниләр бар икән, дигән сорау туа.61800
-
31 май 2023 - 09:24"Җиңүчегә бер миллион сум акча бирәселәрен белеп, елап чыктым" “Пятница” телеканалында узган “Умнее всех” тапшыруында катнашуы белән бер көн эчендә танылды ул. Казан кызы Карина Матыгуллина турында әйтүебез!100203
-
31 май 2023 - 11:18Үпкә саклап йөрмәгез: йолдызнамә (31 май – 7 июнь) Муеннан эшкә чумган булсагыз да атна кызыклы һәм нәтиҗәле үтәр. Планнарыгызны үзгәртергә әзер булыгыз – сезне күптән күрешмәгән кешеләр белән очрашулар көтә!179001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика