Намазлыкка баскан кеше үзенең Раббысын исенә төшерә, асыл кыйбласына кайта. Биш вакыт намазның тәүлек буена сузылуының хикмәте дә шундадыр.
«Намазда булган бер гаилә белән танышырга туры килде. Сүз арасында алар намазны көн дә укымауларын әйтте. Аллаһы Тәгалә каршында ихлас булу өчен, күңел кушканда гына укыйлар икән. Имештер, намазың «укыдыммы укыдым» кебек булмый, ә чын күңелдән килеп чыга.
«Намазыңны аңлап укысаң, тәме дә башка була»
Аларның бу сүзләре башта мине бик гаҗәпләндерде. Шактый вакыт уйланып йөргәч, танышларым хаклы кебек тоела башлады. Эштә булганда, өйдәге мәшәкатьләр арасында вакыты чыкканчы укыйм әле дип башкарылган гыйбадәт күп вакыт чынлап та ихлас килеп чыкмый шул. Игътибарны җыеп бетереп булмый, дөнья эшләре турында уйлый башлыйсың, дөресен генә әйткәндә, намазың бер физик күнегүгә әйләнә, күңелдә канәгатьлек калмый. Алай итеп укыганга караганда, бәлки, укымавың хәерледер? Сезнең газета аша берәр хәзрәттән үтемле җавап ишетәсем килә», – дип язган безгә бер газета укучыбыз.
Үз чиратыбызда, без әлеге хатны «Ал Таң» мәчете имам хатибы Йосыф хәзрәт Дәүләтшинга юлладык.
– Намаз ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан безгә йөкләтелгән гыйбадәт һәм аның күләме, тәртибе, рәкәгатьләр саны, дога-зекерләре – барысы да Аллаһыдан, аларны беркем дә үз теләге һәм ирке белән үзгәртә, нәрсәдер өсти дә, киметә дә алмый. Биш вакыт намаз гыйбадәтен беренче булып Мөхәммәд Пәйгамбәр алып килмәде, ул атабыз Адәмнән дәвам итә. Җир өстенә пәйгамбәрләрнең берсе дә намазсыз килмәде. Шунысын әйтергә кирәк: әлеге бөек әмер югала башлагач, Аллаһы Тәгалә ахыр пәйгамбәренә бөтен кешелекне биш намазга чакырырга боера. Билгеле булганча, Аллаһ илле вакыт намаз укырга куша. Әмма пәйгамбәребез: «Илле намаз өммәтемә бик авыр булыр», – дигәч, аның шәфәгате белән биш намаз булып кала. Ләкин намазның күләме ун мәртәбәгә кимесә дә, әҗер-савабы шул ук була. Нәтиҗәдә биш намазын укыган илле намаз савабына ирешә. Шуңа күрә, намазның күләме биш, ул өч тә, дүрт тә, алты да була алмый. Хәтта күбрәк укырга теләгән кеше дә биштән артыгын башкара алмый, бу дингә үзгәреш-яңалык кертү була. Намаз фарыз кылынганнан соң, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәренә намаз уку тәртибен һәм вакытларын өйрәтү өчен остаз итеп Җәбраил фәрештәне җибәрә. Күкләрдән иңгән мөгаллим ике тәүлек буена пәйгамбәребезгә имам булып тора. Беренче көнне ул намазларның кергән вакытларында, икенче көнне чыккан вакытларында килә. Ахыргы намазны укыганнан соң ул пәйгамбәргә борыла һәм: «Әй, Мөхәммәд, бу сиңа кадәр яшәгән пәйгамбәрләрнең намаз вакытлары. Вакыт шушы ике вакыт арасында булыр», – дип әйтә (Ибн Габбәстән килгән хәдис). Аллаһының динендә һәр гыйбадәт, аның тәртибе, рәвеше Аллаһыдан килгән әмергә нигезләнергә тиеш. Әгәр Аллаһ дине кеше акылына, аның хисләренә нигезләнә торган булса, бу Аллаһ дине түгел, нәфес-мин дине була. Аллаһы Тәгалә үзенең пәйгамбәре аша биш вакыт намаз укырга кушкан икән, без шуны һичшиксез үтәргә тиешбез. Хәтта Мөхәммәд Пәйгамбәргә дә дингә яңалык кертергә хак бирелмәде, ул безгә Аллаһы Тәгаләдән килгән мәгълүматны фәкать ирештерде һәм үрнәк итеп күрсәтте.
– Гыйбадәтне күңел таләбенә генә бәйләп калдырырга ярамый, анысы аңлашыла. Әмма намазның сыйфаты хушугъ («тынычлану», «түбәнчелек күрсәтү») халәтенә бәйле бит?..
– Әлбәттә, шайтан кешене вәсвәсәсез калдырмый. Адәм баласы еш кына дөнья куып, эш-гаилә мәшәкатенә чумып, Аллаһыны оныта башлый, күңеле каралып китә. Менә намазның бер вазифасы – кеше белән Аллаһ арасын бәйләп тору. Намазлыкка баскан кеше үзенең Раббысын исенә төшерә, асыл кыйбласына кайта. Биш вакыт намазның тәүлек буена сузылуының хикмәте дә шундадыр. Һәр намазның вакыты Бөек Раббы тарафыннан билгеләнгән һәм кешенең нәкъ шул вакытларда дөньядан биш-ун минутка булса да өзелеп торуы, тәгәрмәч эчендәге тиен сымак чабудан туктап хәл алуы мөһим. Әби-бабайларыбыз намаз укуны тыйган чорларда да иманнарына тугры калдылар, биш вакыт намазларын ташламадылар. Сугыш елларында да бичара әбиләребез, ирем сугышта, балаларым ач, күңелем тартмый яки кушмый дип намаз укымый тормаган.
Ә күңелгә килгәндә, намазны күңелеңне биреп уку ансат эш түгел, моның өчен күп тырышлык куярга, калебеңне пакьләргә кирәк. Күп кенә намаз укучыларның хаталары шунда: алар намаз уку тәртибен өйрәнә, догаларны ятлый да, шуның белән намаз темасын өйрәнүне ташлый. Әлеге олуг гыйбадәтне «Намаз уку тәртибе» дигән китапчык белән генә өйрәнү мөмкин түгел. Ислам дөньясында намаз турында бик күп китаплар, зур-зур хезмәтләр язылган. Шөкер, безгә аңлаешлы телдә дә күренә башладылар. Мәсәлән, рус телендә: «Смиренность в молитве», «Как достичь смиренности в молитве» дигән китаплар нәшер ителде. Ул китапларда намазның тышкы тәртипләре өйрәтелми, бәлки эчке дөньясы тасвирлана. Гәүдәңне намазга бастыру бездән бер тырышлык сораса, күңелеңне намазлыкка китерү күпкә мәшәкатьлерәк. Аннан соң намаздагы хәрәкәтләр, гәүдәнең торышы, махсус догалары – һәркайсысының да үз мәгънәсе, хикмәте бар. Кызганыч, намаз укучыларның күпчелеге намазда нәрсә эшләгәннәрен һәм нәрсә әйткәннәрен аңламыйлар. Мәсәлән, намазда күз карашын сәҗдә урынына төшерү тәртибе бар. Күпләр аны китапта язылганга гына шулай эшлиләр. Аның мәгънәсе исә – кеше намазында Кем каршына басуын аңлап, Аның галәмнәр хуҗасы, Бөек кодрәт иясе икәнен белеп, шул ук вакытта үзенең бик загыйфь зат булуын һәм күпсанлы хаталарын танып, күзләре аска төшә. Ни өчен пәйгамбәрнең сәхабәләре алдан ук кайгырып, чиста киемнәрен киеп намаз вакытын көткәннәр. Алар кем каршына килеп басуларын яхшы аңлаганнар. Намазыңны аңлап укысаң, аның тәме дә башка була, мәшәкате дә юкка чыга. Әле кайчан гына өйләдә Раббым белән серләшкән идем, хәзер икенде намазы җитеп, янә Аңа якынаю рәхәтен татыйм, дип сагынып көтә. Авыру кешенең авызы ризыкның тәмен татый алмаган кебек, рухи авырулар белән агуланган йөрәк тә гыйбадәтнең тәмен тоя алмый тилмерә. Әмма кеше изгелек кылуыннан туктамый, чөнки изгелек кылган саен, күңел төзәлә. Күңел савыккан саен, аның тәмен күбрәк тоя. Шуңа күрә Госман ибн Гаффән: «Күңелләребез төзәлсә, Коръән укып туя алмас идек», – дигән. Имамнарга да кешеләргә намаз тәртибен өйрәтеп кенә калмыйча, аны укыганда ничек уй-фикерләрне җыярга, күңел дигән иң бөек әгъзабызны ничек намазга китерү ысулларын өйрәтә башлау кирәктер.
– Намазга басарга яки аны вакытында укырга шайтан комачаулый дип тә әйтергә яратабыз? Монда шайтанның чыннан да катнашы бармы?
– Шайтан үз эшен белә һәм яхшы итеп башкара. Һәр явызлыгыңда шайтан котыртты дип кенә утыру ансат. Аллаһы Тәгалә беребезгә дә: «Сине шайтан котыртмас», – дигән гарантия бирми. Әмма, һәркемгә Ул акыл, гыйлем, намус, тәүфыйк биргән.
– Биш вакыт намазны кич белән җыеп укучылар үзләрен аны бөтенләй укымауга караганда яхшырак дип аклый. Намаз укымаучылар арасында аракы эчмим, кеше рәнҗетмим, иң мөһиме: мин Аллаһка ышанам дип әйтүчеләр дә бар. Аллаһ каршында алар бертөсле буламы?
– Намазның бөтен хикмәте үз вакытында башкарылуында. Әгәр табиб авыруга тәүлегенә биш мәртәбә берәр сәдәф дару эчәргә кушып, төгәл итеп вакытларын билгеләсә, ә авыру моңа җиңел карап, кичен барысын да учка җыеп авызга тутырганнан дәва булырмы икән? Аллаһы Тәгалә беркайчан да бәндәсенә күтәрә алмаслык йөк тапшырмый. Әллә нинди мәшәкатьле эшләрдә эшләп тә, намаз укырга җаен табарга була, теләк һәм Раббыңа карата ныклы мәхәббәт кирәк. Басып укый алмасаң, утырып укы, утырып та укырга кодрәтең җитмәсә, яткан җирдән укы, тәһарәт алырга суың булмаса, тәяммүм алып укы дигән. Әмма бер җирендә дә, укымасаң да була, димәгән. Кайберәүләр, Аллаһы Тәгалә безне көн саен биш намаз укытып интектерәсе киләдер инде, дип уйлый. Аллаһыга власть җитә, ул синең намазыңа, синең үзеңә дә мохтаҗ түгел. Без намаз укыганнан Аллаһының акчасы да, көче дә артмаган кебек, без намаз укымаганнан да Аның дәрәҗәсе кимеми. Намаз ул – безгә Раббыбыз тарафыннан бүләк итеп бирелгән нигъмәт. Кайбер авыл башлыгына да приемга эләгү өчен атна буе йөрергә кирәк. Галәмнәр Раббысы безгә көненә биш мәртәбә Аның каршына килеп, Аның белән сөйләшергә, Аннан ярдәм сорарга мөмкинлек бирә. Моның өчен ерак юллар үтәргә дә, алдан язылып, төрле сакчылар аша үтәргә дә кирәкми. Намаз безнең диндарлыгыбызны саклый, күңелебезгә ял, тәнгә сихәт, ризыкка бәрәкәт бирә. Пәйгамбәребез дә, намаз күземнең карасы, күңелемнең шатлыгы булды, дигән. Ә бөтенләй мәшәкатьсез булмый инде. Ике рәхәт бергә килми. Аруны белмәгән рәхәтнең ләззәтен татымас. Аллаһ өчен бераз мәшәкатьләнмичә дә булмый. Ул безнең өчен көн саен таңын арттыра, болытларга төяп, яңгырын китереп яудыра. Ул биргән ризыкларны ашыйбыз, Аның суларын эчәбез, Аның һавасын сулыйбыз. Күзләрең күрә, аягың йөри, колагың ишетә – нишләп әле Аңа рәхмәт әйтеп намаз укымаска?!
– Намаз уку җаваплы гыйбадәт, гөнаһ кылудан туктыйсы була дип укый башларга икеләнеп торучылар да юк түгел...
– Намазның кеше тормышын үзгәртүдә бик зур йогынтысы бар. Әгәр кеше намазын чын күңеленнән укыса, намазы аның күңелен тазартып, ул гөнаһлардан үзе китәчәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: «Намаз кешене явыз һәм бозык эшләрдән тыя», – дип әйтә. Пәйгамбәребезгә бер кеше килә дә, мин бер кешене беләм, ул үзе урлый, үзе намаз укый, ди. Пәйгамбәр, намаз укымасын, димәде, намазында ихлас булса, тиздән намазы урлашудан туктатыр, диде. Әгәр бер кеше «мин биш намазымны укыйм» дип күкрәк кагып, аннан урлашып, аракы эчеп яки зина кылып йөрсә, димәк, ул кешенең намазын укуында шик бар. Бервакыт, мәчет юлына басып килүче бер кеше килеп: «Хәзрәт, аракы да эчмим, сөяркәләремне дә ташлап бетердем, берсе генә калды. Анысын ташларга көчем җитми», – дигәч, аңа: «Син, абый, намаз укый башла әле», – дип әйткән идем. Ул миңа, гаҗәпләнеп: «Ничек инде, көндезен намаз укыйм, кичен аның янына чабаммы?» – диде. Аңа янә: «Син, абый, намаз укый башла әле. Намаз укымауның гөнаһысы зина кылудан зуррак. Биш намазыңны укый башлагач та, килерсең миңа. Бергәләшеп сөяркәңнең өенә барырбыз да шыпырт кына сезгә никах укырмын», – дидем. Ул өмет белән китеп барды. Абый намазларда еш күренә башлады. Өч-дүрт айлап вакыт үткәч, аңа үзем килдем һәм: «Кайчан никах укытабыз инде?» – дип сорыйм. Ул миңа, елмаеп: «Минем аның янына барганым юк, хәзрәт», – диде. Намаз кешенең күңелен төзәтә, төзек күңел яман эшкә тартылмый. Намаз укудан куркырга кирәкми. Кайбер хатын-кызлар: «Мин намазымны укыр идем, әмма яулык ябынып йөри алмыйм», – диләр. Намаз укымауның гөнаһы яулыксыз йөрүгә караганда йөз, бәлки мең тапкырга күбрәк. Намаз вакыты кергән икән, яулыгыңны яп, күлмәгеңне ки дә намазыңны укы. Намазың ихлас булса, яулыгын да бәйләрсең, инша Аллаһ. Аллаһы Тәгалә беренче адымны бездән көтә, икенчесен безгә таба Үзе ясый. Раббысына якынаю юлын эзләүчене Ул Үзе якынайта.
Комментарийлар
0
0
Эмин
0
0