Кайберәүләр, намаз укысалар да, гөнаһтан тыелмый, чөнки намазлары Аллаһ кушканча түгел.
Әмәт бистәсе мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән тәһарәт һәм намаз хикмәтләре турында сөйләшәбез.
- Хәзрәт, ни өчен гайбәт сөйләгән кешегә тәһарәт алырга киңәш ителә?
- Тәһарәткә тәнне пакьләү дип кенә карарга кирәкми. Әйе, без кул, бит, аякларны юабыз, башка мәсех кылабыз. Аннан кала, хәдисләрдә килгәнчә, тәһарәт алганда кеше кулын юса, су тамчысы кулы белән эшләгән гөнаһларны юып төшерә. Битен юса, күзе белән караган гөнаһлар коела. Һәм өченчесе - күңелне пакьләү. Шуңа да борынгылар гайбәт сөйләгән, гөнаһ кылган кешегә тәһарәт алырга кушканнар.
- Намазга гына түгел, тәһарәткә дә, димәк, зур игътибар бирергә кирәк?
- Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер вакытны ашыгып кына аякларын юган сәхабәләрне күргәч, “юылмаган аякларны җәһәннәм белән куркытам” дигән. Чынлап та, тәһарәткә җитди карамаган кешеләр бар. Җиңне сызганып бетермичә генә кулларын юалар, су аларның терсәгенә барып та җитми. Бу – тәһарәтең кимчелекле дигән сүз. Шуны да онытмаска кирәк - тәһарәт ул шулай ук гыйбадәт. Риваятьләрдән билгеле булганча, Зәйнул Габидинның, тәһарәт алганда, йөзе үзгәрә торган була. Нишләп йөзең шулай борчулы дип сорагач, мин кем каршына басам соң, дип җавап биргән ул. Ягъни тәһарәт тузаннан гына арыну түгел, күңелдәге пычрактан да чистарыну.
- Азан әйтүнең максаты турында да аңлатып китсәгез иде.
- Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Намаз кешене фәхеш һәм бозык гамәлләрдән саклый”, - диелә. Ләкин кайберәүләр, намаз укысалар да, гөнаһлардан тыелмыйлар, чөнки намазлары Аллаһ кушканча түгел. Әгәр дә аны җиренә җиткереп укырга телибез икән, иң әүвәл азанга игътибар бирик. Азан ул - намазга чакыру. Гарәпчәдән мәгънәсе: “Ашыгыгыз намазга, ашыгыгыз бәхетле булырга, җәннәткә керергә һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешергә”. Моны чын күңеленнән аңлаган кеше намазына хилафлык китермәс. Намазга баскач та, “Аллаһу әкбәр” дибез, ягъни “Аллаһ бөек дип, бөтен эшне читкә куеп, Аллаһ белән элемтәгә керәбез. Шул ук рөкугъка һәм сәҗдәгә киткәндә дә, кешенең гөнаһлары коелыр, ди. Тик намаз укучы моны чын күңелдән башкарырга тиеш. Намазның ахырына кадәр шул ихласлыкны саклый алса, гыйбадәте кабул булыр. Галимнәр әйтүенчә, савап күңелең белән намаз эчендә булсаң гына языла. Ягъни намаз укысаң, ул намаздан китә, әмма уең башкада булса, аңа савап юк. Җәлил хәзрәт Фазлыевның әйтә торган сүзе бар: “Намаз укыганда мәчет баскычыннан чиләкне тибеп төшереп, аның дөмбердәп төшкәнен ишетмәгән кеше намазда була”. Элек тә шундый хәл булган: мәчетнең бер өлеше җимерелеп төшкән, һәм шунда намаздагы кеше укуын туктатмаган. Берәүнең аягында гангрена башлангач, моңа, авыртуны сизмәс өчен, исертеп, аягыңны кисәбез, диләр. Теге кеше, исертергә кирәкми, намазда вакытта кисегез, ди. Намазга ихлас бирелеп, янәсе, ул аның авыртуын да тоймаячак. Гыйбадәтебез кабул булып, әҗер-саваплар ирешергә, бозык эшләрдән сакланырга телибез икән, намазыбызга игътибарлы булыйк. Тиз генә намазымны укыйм да, шуны эшлим, моны эшлим диләр, чынлыкта намаз ул безнең – төп вазифабыз, аңа өстәмә бер гыйбадәт итеп карарга кирәкми. Галимнәр, Аллаһ каршында үзеңнең нинди дәрәҗәдә икәнеңне белү өчен намазыңа кара, диләр. Синең өчен намаз беренче урындамы-юкмы? Мәчеткә йөрүче ирләр турында әйтсәк, Аллаһ йортына син ашыга-ашыга беренче килүчеләрдәнме, ахырданмы? Намазда беренче рәткә басасыңмы, ахыргамы? Синең өчен беренче урында намаз икән, иншәАллаһ, Аллаһ каршында да син алдан баручылардан.
- Ә ни өчен соң адәм баласы намазга салкын карый?
- Ахырзаманнан, кыямәт көнендә Аллаһ каршында басып торудан курыкмаганга күрә. Берәү базарда утта тавык кыздырганнарын күреп кайткач, төнлә йоклый алмый торган була. Шул ут аңа җәһәннәм утын хәтерләтә икән. Гадәттә кеше нәрсәдән курка, шуңа игътибар итә, шуннан гыйбрәт ала. Аузагый исемле галим әйтә: “Кыямәт көнендә кешенең һәрбер көне күрсәтелер. Бушка үткән сәгатьләрен күреп, нишләп намаз укымадым, Аллаһны зекер итмәдем дип үкенер”, - ди. Намаз укымау ул - савапсыз калу гына түгел, зур гөнаһ та. Ә инде кеше ахирәте турында уйланса, күңеле намазда булачак, аны бер сәбәпсезгә калдырудан куркачак. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга намазларын камил рәвештә укырга һәм җәннәтле булырга насыйп итсен.
Фото: ru.freepik.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Мөселман кешесе өчен бик тә кирәк булган, файдалы мәгълүмат!
0
0