Имам Әбү Хәнифә – танылган мөселман дин әһеле, ислам дөньясында таралган дүрт хокукый мәктәпнең берсен, ягъни Хәнәфи мәзһәбен формалаштырган зур галим. Татарлар да инде мең елдан артык нәкъ менә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гамәл-гыйбадәт кылып яши.
Тирән белемгә ия булган имам булуы белән генә түгел, үзенең зирәклеге, тапкырлыгы, тормышта булган төрле хәлләрне хикмәтле хәл итә белгәне аркасында Әбү Хәнифәне “Имам-әгъзам”, ягъни “Бөек имам” дип атаганнар. Аның чын исеме Ногман ибн Сәбит була, ләкин ни өчен ул мөселман җәмәгатьчелегенә Әбү Хәнифә буларак билгеле – күпләр белеп бетерми.
Бер көнне Әбү Хәнифә халык белән аралашканда, күптән түгел гаилә корган берничә хатын-кыз аңа шундый сорау бирә:
– Хәзрәт, ни өчен ир кешегә берьюлы дүрт хатынга кадәр өйләнергә рөхсәт ителә, ә хатын-кызга бер ирдән артык ярамый? Бу гаделсезлек түгелме соң?
Имам бу сорауга шунда ук җавап бирә алмый, шулай да хатын-кызларга: “Соңрак җавап бирермен”, – дип вәгъдә итә. Уйга талган галим өенә кайткач, аның Хәнифә исемле кызы, әтисенең аптырашлы кыяфәтенә игътибар итеп, борчылуының сәбәбен сорый. Әтисе “хатын-кызларның шундый-шундый соравына җавап бирә алмадым” дип әйткәч, Хәнифә серле елмаеп, болай ди:
– Ә мин җавапны беләм! Ләкин аны сиңа бер шарт белән генә әйтәм: моннан соң үз исемең белән бергә минекен дә атарга!
Имам-әгъзам кызының бу шарты белән ризалаша. Шуннан соң Хәнифә сорау биргән теге хатыннарны өенә чакыра һәм һәрберсенә берәр касә тоттырып, шунда бераз гына күкрәк сөтен савып салуларын үтенә. Соңыннан Хәнифә шушы касәләрдәге сөтне зуррак бер тәлинкәгә бушатып болгата да, яңадан хатын-кызларга мөрәҗәгать итеп әйтә:
– Ә хәзер һәрберегез үз сөтегезне тәлинкәдән кире алсын!
– Без моны ничек эшлик соң, бу бит мөмкин түгел! – дип гаҗәпләнеп җавап бирәләр хатын-кызлар.
Хәнифә исә аларга болай ди:
– Хатын-кызның берьюлы берничә ир белән никахта булуның нәтиҗәсе дә нәкъ шундый: бу очракта ул туачак баланың кайсы иреннән булуын ничек аера алачак соң?!
Шундый кыска һәм төгәл җавапны ишеткәннән соң, бу хатыннар шаккатып, бер сүз әйтмичә чыгып китәләр. Менә шул көннән бирле имам-әгъзам үзен Әбү Хәнифә, ягъни “Хәнифәнең атасы” дип атый башлый да инде.
Ришат Курамшин әзерләде
Фото: https://pixabay.com/ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар