16+

Нишләп үзебездәге могҗизаларны күрә белмибез?

Фән казанышы булган яңа төр роботларны күреп гаҗәпләнәбез. Яңа җиһазларга таң калабыз:

Нишләп үзебездәге могҗизаларны күрә белмибез?

Фән казанышы булган яңа төр роботларны күреп гаҗәпләнәбез. Яңа җиһазларга таң калабыз:

«Моны ничек уйлап табалар икән? Башлы кешеләр бар да инде», – дип сокланабыз. Әмма Аллаһының могҗизаларын күреп, аңлап, Аның кодрәтенә сокланып һәм хикмәтеннән гыйбрәт алып, иманга килергә генә ашыкмыйбыз.

Кешене генә алыйк. Бу дөньяга аваз салганга кадәр, сабыйның ана карынындагы яралгыдан җитлегүен уйласаң гына да ис-акыл китәрлек. Бу процессны без, хәтта тулысынча аңлый да, аңлата да алмыйбыз. Беренче карашка гади генә тоелган нәрсәләр, чынлыкта, бик катлаулы һәм үтә төгәллек белән бара торган хәрәкәт-процесс. Адәм баласының бер тамчыдан барлыкка килүен барыбызның да ишеткәне бар. Әмма шул бер тамчыга бу кадәр күп «программа»ны кем һәм ничек урнаштырган соң?

Әгәр медицина фәненә күз салсак, бер тамчы орлык эчендә бик күп генетик мәгълүмат (ДНК) барлыгын күрербез. Ул миллиардлаган сперматозоидларда кодланган, һәм һәрберсе кешене формалаштыра, аның нәсел үзенчәлекләрен билгели торган уникаль геннар җыелмасын үз эченә ала. Бу – киләчәк тормыш турында гаҗәеп «мәгълүмат пакеты». Ул нәрсәдән гыйбарәт соң? Генетик күрсәтмәләрдән, ягъни җенесне (XX яки XY), күз һәм чәч төсен, авыруларга бирешүчәнлекне, башка күп үзенчәлекләрне билгеләүче геннардан. Бу әле ата-ананың ике яклап та нәсел үзенчәлекләрен үз эченә алган яңа, уникаль кеше тормышын булдыру өчен күрсәтмә дә. Шулай итеп, ул – биологик сыеклык кына түгел, ә җиргә киләчәк организм турындагы барлык мәгълүматны үз эченә алган катлаулы генетик «код» йөртә.

Аннан соң шул бер тамчы, төзелеш материалы буларак, ана карынына кереп урнашкач, анда «завод»та эш башлангандай була. Кырык көннән соң ул оешкан канга әйләнә, тагын кырык көннән соң яңа процесс башлана – шул кан ит кисәгенә әверелә. Аннары тагын яңа этапка күчә: иттән сөякләр барлыкка килә, сыгылмалы буыннар формалаша. Көчле иммун системасы барлыкка килә, ул төрле чиргә каршы көрәшә торган «сакчылар» кебек эшли. Хәтта «хирург»лар да үз эшләрен башкара: мәсәлән, бармакны киссәк, яра төзәлә, тире яңадан ябыша. Әгәр кул-аяк сынса, «травматолог» кебек, организм ул сөякләрне дәвалый башлый. Организмга чит вируслар керсә, «гаскәр» кебек, иммун күзәнәкләр аларга каршы көрәшә: температура күтәрелә, авыруга каршы көрәш бара. Шул барлык «программа»ларны кем безнең тәнебезгә урнаштырган соң?

Кеше организмының үсеше һәм анда барган процесс бары тик XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында гына фән тарафыннан өйрәнелә башлады. Ә менә кешенең яралтылышы турында XIV гасыр элек үк Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләрендә әйтелгән.

«Без кешене кызыл балчыктан бар иттек, аннары орлык тамчысы итеп ышанычлы урынга урнаштырдык. Аннары шул тамчыдан оешкан кан ясадык. Аннары каннан ит кисәге булдырдык. Шуннан соң әлеге ит кисәгендә сөяк барлыкка китердек һәм аны ит белән урап алдык. Аннары Без аны башка мәхлук иттек. Яралтучыларның иң күркәме – Аллаһ, мөбарәк булды» (“Мөэминнәр” сүрәсе, 12–14нче аятьләр).

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Дөреслектә, һәрберегез ана карынында кырык көн орлык тамчысы булып, шул кадәр үк вакыт оешкан кан булып, аннары шул кадәр үк вакыт ит кисәге булып оеша. Аннары аның янына фәрештә килеп җан өрә. Һәм аңа дүрт нәрсәне язарга боерыла: ризыгын, гомер озынлыгын, эшләрен һәм бәхетле яки бәхетсез булачагын» (Бохари риваяте).

Нишләп без үзебез турында, ничек барлыкка килгәнлегебез, организмыбызда барган процесс турында бер дә уйланмыйбыз? Нишләп үзебездәге могҗизаларны күрә белмибез? Шулар турында уйланып, фикерләп кенә дә, иманга килергә, Аллаһның барлыгына, Аның кодрәтенә һәм хикмәтенә ышанырга мөмкин бит. Мондый төгәллекнең беркайчан да үзеннән-үзе генә барлыкка килә алмавы көн кебек ачык.

Раббыбыз Коръәндә болай ди: «Инанганнар өчен җирдә Аллаһның берлеген, Аның чиксез гыйлемен, кодрәтен һәм камил сыйфатларын күрсәтә торган билгеләр бар. Һәм сезнең үзегездә дә бар алар. Әллә сез шуны күрмисезме?» (“Зәрият” сүрәсе, 20-21нче аятьләр).
Тирә-ягыбызга карап, гыйбрәт алып, уйланып яшәргә язсын иде. Һәм бу уйланулар безне иманга китереп, безне бар итүче Аллаһны танып, Аңа гыйбадәт кылучылардан булуны насыйп итсен иде.

Раил Фәйзрахманов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading