16+

Арчада янгын: “Әнинең күзләре инде күрми...”

Ялкын – усал холыклы, бу көннәрнең эсселеге белән ярышырга теләпме, үз буеннан янә югарырак үрләргә теләгән: 21 май көнне Арча районының Сәрдебаш авылындагы Шакировлар утарына ябырылган.

Арчада янгын: “Әнинең күзләре инде күрми...”

Ялкын – усал холыклы, бу көннәрнең эсселеге белән ярышырга теләпме, үз буеннан янә югарырак үрләргә теләгән: 21 май көнне Арча районының Сәрдебаш авылындагы Шакировлар утарына ябырылган.

Барысын да белеп эш иткән кебек, 75 яшьлек Елизавета ападан тыш хуҗаларның өйдә булмавыннан оста файдаланган. Ә ул ишетми, җитмәсә начар күрә. Ут эчендә калган әбекәй нишләсен, башта сүндерергә тырышып карый, көче җитмәслеген аңлагач, күршеләренә кереп йөгерә.
– Мин төпчек кызым белән Арчага “Нур” студиясенә киткән идем, ул шунда йөри. Аны көтеп утырганда ирем Илнур шалтыратты. Кичкә сәгать дүртләр тирәсе иде. Хәлләр белешеп, вак-төяк сүз генә сөйләштек тә, телефонны куюга кабат җыя бу. Алсам, Рита, янабыз икән, ди. Кызны чакырып чыгардым да, кайтып очтык. Юлы да ерак, Арчадан кайтып җитү өчен, бик кызулаганда да, ярты сәгать вакыт кирәк. Кызым елый, без кайда яшибез хәзер, безнең өебез юкмыни, минем яшисем дә килми башлады, ди. Бу вакытта мин көчсез була алмый идем, үзем аны тынычландырам, мәйтәм, борчылма, яңасын салырбыз, без үзебез исән бит дим, ә күңелемнән әнине уйлыйм, нишләпләр бетте икән, яна торган өй эчендә генә калмаган булса ярар иде, әле терлекләр дә бар, алары нишләгәндер, дим. Мең төрле уй белән кайтып җиттем. Әни күршеләрдә иде. Куллары, йөзләре пешкән, җаныкаемның. Аны хастаханагә озаттык, – ди Маргарита Шакирова.

Янган йорт аның туган нигезе. Кияүгә чыгып, читтә яшәгәннән соң, ире Илнур белән 2011 елда кайтып төпләнгәннәр дә, йорт-җирне өр-яңадан корганнар. Илнур ферма мөдире, зоотехник та булып эшли. Маргарита – авылның мәдәният йорты җитәкчесе. Ярты ел элек кенә йорт тоткасы – Павел абыйны, Маргаританың әтисен җирләгәннәр. Елизавета апаның да саулыгы мактанырлык түгел, начар күрүе өстенә колаклары ишетми икән. 
– Ялкынны аш-су бүлмәсеннән чыккан, диләр. Әни аны ничек күргәндер, әле сөйләшә алмадым. Ул башта сүндерергә тырышып караган, сүндереп булмаслыгын аңлагач, күршеләргә кереп егылган. Алар янгын сүндерүчеләргә шалтыратканнар. Бөтен авыл халкы җыелган анысы, ләкин күмәч көч белән дә сүндереп булмаган. Ярый әле җил булмады, терәлеп үк торган күршеләргә дә ялкын сикергән булыр иде. Әле менә әни янына хастаханәгә барырга чыктык, аның бөтен бите пешкән, йөзе шешенеп, күзләрен томаланган, әнинең күзләре инде күрми, диләр. Аңа ничек итеп аңлатасы булыр, күзләре күргәндә иреннәрнең селкенешеннән әйткәнне аңлый иде, болай колагы ишетми, ничекләр итеп тынычландырырмын, бик борчыла, кайгыра диләр, төне буе хәлен сорашып чыктым. Ә үзебез янган йорт урыныннан китмәдек тә, төнге сәгать икеләрдә дә ялкын күтәрелеп менде әле, – ди Маргарита ханым. 

Кайгы белән шатлыкларның янәшә йөри диюләре дә дөрес, күрәмсең. Быел алар олы кызларын кияүгә биргәннәр. Туй алдыннан өйләрен төзекләндергәннәр, кызганыч, рәхәтен күрергә генә насыйп түгел үзләренә. 
– Уртанчы кызыбыз Казанда эшли, балаларыбыз үсеп җиткән анысы. Гомер буе җыйган малыбыз, йортыбыз, сарайлар кара көлгә әйләнде, инде яңадан аяк басасы. Әни бит әле битләре, куллары утта пешкән килеш тә терлекләрне чыгармакчы булып, сарайга кереп югалган. Төтен эченнән чак алып чыкканнар. 2 сыер белән 2 үгезебез, бозаулар ут эчендә калаганнар. Сыерыбыз булгач, мәчеләребез дә бар иде, аларның балалаган чаклары, берсенең бер баласы гына ут эченнән чыгып кача алган, калганнары бөтенесе бергә янганнар... – ди Маргарита. 

Маргарита мөселманлыкны кабул итсә дә, Елизавета апа үз динендә – керәшен. Менә аның дини китапларына ут ябырылса да, көлгә әйләндерә алмаган. 
– Кияү әнинең китапларын иртән кереп алды, Иман китабының тышы гына каралган, эченә тимәгән, – ди Маргарита. 

Урамда басып калган Илнур белән Маргарита Шакировлар гаиләсе бүген ярдәмгә мохтаҗ. Хәлебездән килгәнчә аларга ярдәм кулы сузсак иде. 

Телефон – 89274336471 (Сбербанк)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading