16+

650 меңлек килен сандыгы: татар йоласын бизнеска әйләндергән

Килен бирнәсе! Таныш сүзләрме? Һәр татар кызы тормышка чыкканда бирнә әзерли.

650 меңлек килен сандыгы: татар йоласын бизнеска әйләндергән

Килен бирнәсе! Таныш сүзләрме? Һәр татар кызы тормышка чыкканда бирнә әзерли.

Борынгыдан килгән гореф-гадәт ул безнең. Милли асылыбызны яңартырга теләп, аңа үз бизнесы кысаларында үсеш биргән Алия Сәетгәрәева бу шөгылен дөньякүләм мәйданга алып чыгарга ниятли.

Алия һөнәре белән юрист, озак еллар буена прокуратурада эшләгән. Әйе, холкы белән хәрбиләрчә төгәл, күпмедер дәрәҗәдә әле кырыслыгы да сизелә, әдәпле, бик төгәл, ә менә күңеленнән иҗади кеше инде. Хәрби органнардан китеп, килен бирнәсе әзерләү проектына керешүе дә шул сәбәпче. Матурлыкны ярата ул, әнә шул матурлыктан күзләр камашырлык яңа гүзәллек тудырасы килә аның.

Алия Сәетгәрәева тумышы белән Чирмешән районы кызы.

– Әти белән әни Нурлат ягыннан Чирмешәнгә 1981 елда күченеп килгәннәр. Әни – баш хисапчы, әни баш инженер булып эшләде, икесе дә эштән кайтып кермәгәнгә, энем белән Җәүһәрия әбиебез канаты астында үстек тә, зур әни дип әйтә идек без аны. Хәтерлим әле, әбинең зур түшәге бар иде, атна саен җәйләрен ишек алдына алып чыгып, хәлләр беткәнче кагабыз да, яңадан караватка алып кереп куюга өстенә авабыз! Балачакның иң күңелле мизгелләре шул түшәк өстендә аунап үтте дим мин. Рәхәт иде! Каз асрагач, ел саен каз өмәсе ясый идек, чөнки аның үзең генә бер көндә берничек тә йолкып, эшкәртеп бетерә алмыйсың. Каз мамыгын ахырдан юып киптерәбез, шуннан гына әни белән әби мендәр ясый иде. Мин гел алар янында кайнашып, булышкалап йөргәнгә бу эшнең рәтен беләм. Бәлки яңа кәсепкә курыкмыйча тотынуым да шуннан киләдер, мин бит чынлыкта ят эшкә алынмадым, үзем күреп, белеп үскән шөгыльне бизнесым иттем. Юридик факультетны бетергәч, туп-туры прокуратурага эшкә барган идем. 22 ел гаделлек сагында эшләдем. Эшемне яраттым, хатын-кыз өчен җиңел хезмәт түгел ул, ләкин гаиләм дә аңлады, ирем дә сабыр итте. Балаларым мине көтеп арыгач, әни кайчан кайтасың инде дип шалтыраталар да, мин хәзер дим дә, ике сәгать вакыт үткәнен сизми дә калам, кабат җыялар. Тагын шул сүзне әйтәм. Ярты төнгәчә йокламыйча көтәләр иде кайтуымны. Менә шушы режимны ярата алу – батырлык та, уңганлык билгесе дә дип саныйм мин, – ди Алия.

Тормышта шулай да була, бер мәлне 90 градуска борылыш ясый адәм баласы. Алиянең дә әнә шул борылышта юнәлеш үзгәрткән чагы. 22 ел буена прокуратурада эшләп, 2 ел элек кенә пенсиягә чыккач, үзенә-үзе эшләргә карар итә. Күндә чигү чигәргә өйрәтә, кайчандыр әбисеннән өйрәнгән тегү, бәйләү алымнарын да исенә төшерә. Бүген ул саллы бизнес иярләргә исәп тота, каз мамыгыннан мендәрләр, түшәкләр ясый, килен бирнәлекләре әзерли.

– Әле менә каз мамыгыннан юрган да ясап карыйсым килә. Булдырмаслык эш түгел. Каз мамыгыннан эшләнгән юрган бик җылы бит ул, – ди әңгәмәдәшем.

Ни өчен нәкъ менә килен бирнәлекләре әзерләргә керешкәнме? Җавабы гади.

–  Күптәннән күзәтәм, мөселман илләренең кайсын гына алсак та, кыргыз, төрекмән, казах, чечен халкы булсынмы, милли йолаларын саклау теләге аларда бездәгегә караганда күпкә көчле. Ә нигә әле без калышырга тиеш? Моның өчен күп тә кирәкми, җаныңнан татарлыкны гына югалтмау да җитә. Әйтик, нигә әле кызларыбызны кияүгә биргәндә бирнәсен сандыкка тутырмаска? Хәзер бит сандыкларны артык зур итми генә бик матур итеп эшлиләр. Ә мин менә аның күн белән тышланганын, әле ул күннең дә казан җөе белән чигеп эшләнгәнен тәкъдим итәм. Шул сандыкка каз мамыгыннан гына ясалган пар мендәр, юрган, түшәк, әлбәттә урын-җир кирәк-ярагы да, әйтик, чигелгән мендәр, затлы юрган тышлары салам. Икенче сандыкка чигелгән килен сөлгеләре, тастымаллар куям. Егет ягын да онытмыйм – яшьләрне хөрмәт белән каршы алырга да кирәк бит, рәхим итеп, пар чынаяклар, бал-май сала торган савытлар! – ди Алия.

Килен төшерү йоласы бик бай, шул ук вакытта бик чыгымлы да. Килен кеше бусагадан атлап кергәч тә кайнанасы белән кайнатасына бүләкләр тапшыра. Алия монысын да истән чыгармый, бүләккә дип затлы тәсбихләр, намазлыклар, түбәтәй белән калфаклар, шәлләр әзерли. Никах укылган мизгелдән яшьләрнең уртак тормышы башлана. Алия әйтүенчә, үз нәселеңнең тармакларын ишәйтеп, балалар алып кайткан яшь гаиләгә яңа китап – күннән эшләнгән альбом да кирәк була. Гаилә тарихын язып бару, шул исәптән җиде буын бабаларыңа чаклы әлеге альбомга теркәп кую шарт. Асылда нәсел шәҗәрәсен барлау, төзү үзеңнән тора һәм ул һәркемнең изге бурычы да әле.   

– Бу эшкә бары бер теләк белән алындым. Мин үз милләтемне, халкымны сөйгән бер татар кызы. Тарихын белмәгән милләтнең киләчәге юк диләр. Менә шуңа да милли йолаларыбызны яңартып, аны бүгенге тормыш асылыбызгы ныгытып кертеп, киләчәк буыннар кулына тапшырасы иде, шул минем бар максатым, – ди ул.

Алия яшь киленгә дип ике сандык әзерли. Берсе зур, икенчесе кечкенә. Икесе дә күннән эшләнгән, милли! Әлбәттә, кулдан эшләнгән эш бәяле. Якынча 650 мең сум тора икән. Ләкин чын татар баласын бук бәяләр куркытмый, аны үзең әзерләсәң дә шул бәягә төшә. Ә бит кыз бирергә әзерләнгән гаиләнең мәшәкате болай да җитәрлек, менә шуңа әле килен сандыкларына ихтыяҗ көннән-көн үсә, ди Алия.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading