Парын югалту авыр булса да, әле ярый балаларым бар, дип шөкер итә ул. Унбер балага гомер биргән әлеге парның ун баласы Арча районында төпләнеп калган, бары бер кызлары Саба районында яши.
Нурислам урманы
– Без гаилә корганда никахсыз яшәү юк иде, тормышыбыз никахтан башланды, бәрәкәтле тормыш иттек, – ди Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче Нурислам ага Гыйззәтуллин. – Олы улыбыз туганнан соң гына авыл советына барып язылыштык. Хатыным белән бер-беребезне аңлап, бик тату яшәдек. Ул да бик ачык күңелле, сүзгә тапкыр кеше булды.
– Безгә кодагый тиешле Нурисә апа урманчылыкта эшли иде. Питомникта эшләгәч, агач үсентеләре алып кайтып бирә алмассыңмы, дип сорадым. Рәхмәт яусын, каршы килмәде. Нинди үсентеләр бар, барысыннан да өлеш чыгарды. Хәзер анда нинди генә агачлар үсми. Карагай да, каен да, миләш тә... Урман булып утыралар, – ди Нурислам абый.
Ә машина алар өчен бик кирәк. Гомер барышында Нурислам абыйның аягы әллә ничә тапкыр сына. Шул сынган аяклары белән кешедән калмас өчен тормыш йөген тарта. Йөрүе дә елдан ел авырлаша. Машиналы булгач, алар әти-әниләрен беркайчан да җәяү йөртмиләр.
“Әти театр күрсәтә иде”
- Әни орышканда да әти безне беркайчан да орышмады, – ди Әхмәт абый. – Бала вакыт. Авылга курчак театры килә иде. Безнең дә башкалар кебек клубка театр карарга барасы килә. Шул вакытта әти мин сезгә театрны үзем куям, дип идәнгә сузылып ята иде дә рольгә кереп, безне көлдертә башлый.
Әмәлен дә тапкан бит. Гәүдәсенең бер ягы бер герой, икенче ягы икенче герой. Уң аягына бүрек кидертсә, сул аягына яулык бөркәткән. Кулларына бер якка хатын-кыз, икенче якка ир-ат киеме киеп, төрле образларга кереп, идән уртасына ятып курчак театры уйнаган.
– Мин бу гаиләне ун еллап беләм, – ди Яшел Үзән районының Ключи авылында гомер итүче Гөлнур Шәрәфетдинова. – Алар бер-берсе белән шулкадәрле дус. Иманлы тәрбия алып үскәннәре күренеп тора. Туганлык тамырының ныклыгын аларга кечкенәдән сеңдереп үстергәннәр, бу гаиләдә бердәмлек бик көчле.
11 баланың 4се малай, 7се кыз. Дүрт бала туган авыллары Ашытбашта төпләнеп калган. Җиде кызның алтысы Арча районы авылларында тормышка чыкканнар, бары бер кызлары гына Саба районының Шәмәрдән авылында яши. “Без Казанга кадәр дә барып җитә алмадык, районда төпләнеп калдык”, – дип көлә Гыйззәтуллиннар. Суфия апа белән Нурислам абыйның бүген 32 оныгы, 22 оныкчыгы бар.
Нурислам ага үзе дә күп балалы гаиләдә үсә. 13 бала була алар. Күбесе игезәкләр. Бүген бары Нурислам абый гына исән. “Безнең әни тиф авыруыннан ике баласын берьюлы югалта. Бер кабер казып, ике ләхет ясап күмгәннәр, – ди Нурислам ага. – Тиф авыруыннан сигезебез исән калдык. Әти гражданнар сугышыннан авыру булып кайта. Яши алмас дип уйлаганнар, җылы тирескә күмеп дәвалаганнар. Дәвалана торгач, тернәкләнеп киткән. Мин туганда әтигә 62 яшь була. Әни әтидән 10 яшькә кече иде. Миннән соң 1945 елгы тагын бер энем бар иде”, – дип искә ала ул.
Комментарийлар