16+

“Өйгә кергәндә сукыр булып кер, чыкканда телсез булып чык”

Питрәч районының Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов безгә кунак хөрмәтләү әдәпләре турында сөйләде.

“Өйгә кергәндә сукыр булып кер, чыкканда телсез булып чык”

Питрәч районының Яңа Шигали мәчете имам-хатыйбы Данис Баһаветдинов безгә кунак хөрмәтләү әдәпләре турында сөйләде.

– Хәзрәт, кайсы пәйгамбәр аеруча кунакчыл булуы белән аерылып торган?
– Коръәни-Кәримдә кунакчыллыкның күркәм сыйфаты турында Ибраһим галәйһиссәләм белән бәйле риваять китерелә. Пәйгамбәр өенә таныш булмаган кунаклар, дөресрәге, кеше сурәтендәге фәрештәләр килә. Аларны сыйлау өчен, Ибраһим галәйһиссәләм симез бозавын чалдыра. Пешереп алларына куйгач, кунакларның ашамавын күреп, болар яман ният белән килгән кешеләрме икән әллә дип борчуга кала. Без беләбез, фәрештәләр ашау-эчүгә мохтаҗ түгелләр. Ә йорт хуҗасы аларның фәрештәләр икәнен белми. Шуннан Аллаһның әмере белән бозау кире терелтелә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның хатыны Гайшә радыяллаһу ганһе дә бик юмарт кешеләр булган. Ашарга ризыклары калмаган бер әни кеше кызлары белән килгәч, Гайшә радыяллаһу ганһә аларга өйдәге соңгы хөрмә җимешләрен бирә. Үзләре ач калса да, кунакка кадер-хөрмәт күрсәтергә тырышканнар. 

– Һәр кунак үз өлешенә насыйп икмәге белән килә, дигән сүз каян килеп чыккан икән? 
– Аллаһы Тәгалә безне Үзе ризыкландыра һәм һәр кешенең үз ризыгы. Безгә дигән ризыкны башка берәү дә ашамас. Киресенчә, кунак йортка бәрәкәт кенә китерә. 

– Ә ни өчен кунак кадере өч көн диләр?
– Кунак бер атна да, ун көн дә була ала. Әмма йорт хуҗасы өч көн аның хакларын үтәп, тиешенчә кунак итәргә тиеш. Ә инде аннан артыграк вакыт кунак булган кеше аңа авырлык китерергә мөмкин. Кешенең үз мәшәкатьләре, үз эшләре дә бар, кунак җае белән генә йөреп, үз тормышын карарга вакыты да, көче дә калмавы бар. Шуны күздә тотып әйтелгән сүз бу.
 
– Кунакка барганда күтәнәч алып бару гадәте бар. Аны сайлаганда нәрсәгә өстенлек бирергә?
– Кешегә артык кыйммәтле бүләк-күчтәнәч алып, аны авыр хәлгә калдырырга мөмкинбез. Ул да сезгә барганда, акча ягыннан кыенлыклары булып, кыйммәтле бүләк эзләячәк. Бу исә кунакка йөрүнең авыр бер гамәлгә әверелмәве өчен мөһим. 

– Кызганыч, кунаклар алдында яхшы түгел дип табынга шәраб куючылар да очрый...
– Кунактан оялалардыр да, ә Аллаһы Тәгаләдән? Ул тыйганнардан тыелмыйча, кеше алдында яхшы булып булмый. Аннан оялып, Ул кушканнарны үтәгән кешене Аллаһ Үзе зур дәрәҗәләргә ирештерә. Кеше хакын түгел, беренче чиратта Аллаһ хакын өстен куйыйк. Аллаһ Раббыбызга итагать итүчеләрдән булган кешедә мондый хис гомумән тумый. 

– Чакырган җиргә бармый калу гөнаһ түгелме?
– Бер сәбәпсез бармый калу – килешә торган әйбер түгел. Барырга тырышырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер мөселманның икенче мөселман алдында булган хаклары турында сөйләгәндә, әгәр мөселман кешесен очратсаң, аны сәламлә; әгәр дә ул сине чакырса, аның чакыруына җавап бир; синнән киңәш сораса, киңәш бир; төчкерсә, Аллаһка шөкер кылса, аңа игелек телә; авырган булса, хәлен бел; үлеп китсә, соңгы юлга озат”, – ди (Мөслим риваяте). Чакыруга җавап бирү – Пәйгамбәребезнең сөннәте. 

– Кунакка ярыйм дип, бурычка кереп булса да, бай табын әзерләү хупланамы? 
– Бу шулай ук хупланмый. Алда әйткәнемчә, бу да кунакка йөрешүне катлауландырырга мөмкин. Мин үзем болай ук кешене сыйлый алмыйм, мөмкинлегем юк дип, сине үзенә кунакка чакырырга читенсенәчәк. Яки инде мәҗлесне Аллаһ ризалыгы өчен уздырасы урынга дәрәҗәсен югалтмас өчен әҗәтләргә кереп булса да оештырырга мөмкин. Бу – зур хата. Пәйгамбәребез кунакны тыйнак кына итеп, үзең нәрсә ашыйсың, шундый ук гади ризык белән сыйларга кушкан. Андый ризыкның, иншәАллаһ, бәрәкәте дә зур булачак.  

– Кунакта бу ризык хәләлме дип сорарга рөхсәт ителәме?
– Хуҗаларны кыен хәлгә куясың килмәсә, тамагым тук дип ашаудан баш тартырга да була. Шул ук вакытта, сорап куйсаң, син аларны хәләл туклану турында уйланырга да этәрергә мөмкинсең. Әмма хикмәт белән читтән генә килеп сорау урынлы. Аңлаган кеше, борчылмагыз, безнең ризыклар хәләл, дип үзе үк әйтәчәк. 

– Кунак булсаң – тыйнак бул дип әйтәләр. Кунак кешегә карата нинди таләпләр бар?
– Иң төп таләп – икенче бер мәкальдә әйтелгәнчә, “Өйгә кергәндә сукыр булып кер, чыкканда телсез булып чык”. Гаиләсе, өе, яшәү рәвешен күреп, аны кешеләргә сөйләп йөрмәскә чакыра бу мәкаль. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading