Гадәттә, алдыбызга берәр максат куйсак, үзебезнең гыйлемебезгә, тәҗрибәбезгә таянып: “Мин моны бернәрсәгә дә карамыйча эшлим, максатыма ирешәм”, – дип уйлыйбыз.
Әйе, максатка омтылу, планнар корып, шул юлдан тайпылмыйча бару – бик яхшы сыйфат.
Әмма бернәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Аллаһыдан. Ул теләсә генә без морад-максатларыбызга ирешәчәкбез. Раббыбыз Коръәндә әйтә бит: “Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», – димә. «Мәгәр Аллаһы теләсә эшләрмен» (ин шәә Аллаһ), – дип әйт! Әмма моны оныткан чагыңда Раббыңны исеңә төшер һәм: “Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер”, – дип әйт (“Кәһаф” сүрәсе, 23-24нче аятьләр)”.
Шуңа күрә берәр гамәлгә тотыныр алдыннан, “Аллаһы теләсә” дип әйтергә онытмыйк.
Тормыштан бик күп мисаллар китерергә мөмкин. Күп кенә сәүдәгәрләр: “Тәҗрибәм зур, акчам җитәрлек, мин булдырам”, – дип зур эшләр башлап җибәрә дә, ахыр чиктә, банкротлыкка чыгып, бернәрсәсез кала. Ахырдан: “Аллаһы бирсә, Аллаһы теләсә, дип Аннан ярдәм сорамыйча, үземә генә таянып, эш башлаган идем, килеп чыкмады шул”, – дип үкенә башлый.
Кайберәүләр эшкә урнаша да, иртәдән кичкә кадәр тырышып эшли. “Эшем дә, хуҗам да бик әйбәт, яхшы хезмәт хакы алачакмын”, – дип мактанып йөри. Әмма “Аллаһы теләсә” дип әйтергә оныта, һаман шул сәбәпләргә таяна, нәтиҗәнең Раббыбыздан булуын онытып җибәрә. Ахырдан исә хезмәт хакын тиешенчә түләмәүләре, яртысын кисүләре яки хуҗаларын алыштырып, эш хакын да киметүләре ачыклана. Әнә шундый сәбәпләр белән рәнҗетелгәннән соң, күктән җиргә төшкәч кенә, бар нәрсәнең дә Аллаһыдан икәнен, күпме генә сәбәп кылса да, үзеннән берни дә тормаганлыгын аңлый башлый.
Тәкәбберләнеп, үзебезгә генә таянмыйча, ә бары тик Аллаһыга гына тәвәккәлләп, Аннан гына ярдәм сорап, Раббыбыздан гына хәерле нәтиҗә өмет итеп эшкә тотыныйк. Шул вакытта гына Аллаһы уңай нәтиҗәсен бирер, ин шәә Аллаһ. Озын сүзнең кыскасы: Аллаһы теләсә, дип әйтергә онытмыйк!
“Берәү Аллаһыга гөнаһлы булудан сакланса, ул кешегә Аллаһы дөньяда һәм ахирәттә хәсрәтле булудан котылу юлын ачар, һәм ул кешене Аллаһ уйламаган җирдән ризыкландырыр. Бер ке¬ше үзе, вә барча эшен Аллаһыга тапшырса, аның хаҗәтләрен үтәргә Аллаһы җитәдер. Тәхкыйк, Аллаһы – Үзенең эшләрен җиренә җиткерүче (“Талак” сүрәсе, 2-3нче аятьләр)”.
__________________________________________
Ярдәмләшеп яшик
Безнең халыкта элегерәк күмәкләшеп эшләү йоласы бар иде. Туганнар белән җыелышып өй юулар, бәрәңге утырту яки алу дисеңме, каз өмәсе, печән кайтса, күршеләр, якын-тирә белән бергәләшеп печән ташулар...
Чакырып та торасы юк иде хәтта. “Шул көнне шуны-шуны эшләргә ниятлибез”, – дигән сүз җитә, барысы да билгеләнгән көнгә килеп җитәләр. Беркемне дә чакырып, ялынып йөрисе юк иде.
Кызганыч, авылның бу гадәте үткәндә генә калды, инде югалтып бетердек, дисәк тә була. Ә менә әлеге күркәм гадәтнең нигезе динебезгә барып тоташканлыгын белә идегезме? Моны ата-бабаларыбыз бик яхшы белгән, белеп кенә калмаган, ә гамәлдә дә кулланганнар.
Пәйгамбәребез (с.г.с.) : “Кеше кардәшенә ярдәм итүне туктатмаса, Аллаһ шул кешегә ярдәм итүдән туктамаячак”, – дип әйткән (Мөслим риваяте).
Карагыз, безне игелекле гамәлләр кылырга өнди торган, бер-беребезгә ярдәмгә килергә этәрә торган нинди күркәм хәдис! Берәр кардәшебезгә, күрешебезгә яки туганыбызга ярдәм итсәк, аңа файда китердек, дип уйлыйбыз. Әйе, әлбәттә, бу шулай, моны инкарь итеп булмый. Әмма икенче яктан карасак, ярдәм күрсәтүче, беренче чиратта, үзенә күбрәк файда китерә икән ләбаса! Ничек итепме? Беренчедән, ихлас күңелдән эшләсә, ярдәм итсә, әҗер-саваплы була; ә икенчедән, хәдистә әйтелгәнчә, “Аллаһ шул кешегә ярдәм итүдән туктамаячак”, ягъни башкаларга күбрәк ярдәм иткән саен Аллаһ тәгалә бу кешенең үзенә дә ярдәм итеп торачак.
Шулай булгач, безгә үзебездә башкаларга ярдәм итү, киң күңеллелек, кешелеклелек кебек хәерле сыйфатлар булдырырга һәм борынгыдан килгән күркәм йолаларыбызны торгыза башларга кирәктер.
Раббыбыз бер-беребезгә файдалы булып, авыр вакытларда ярдәм кулы сузып яшәргә барчабызга да тәүфыйк бирсә иде.
Раил Фәйзрахманов.
Фото: https://www.pexels.com/
Комментарийлар