Татарстанда “Онлайн Рамазан” проекты үз эшен башлап җибәрде.
“Мөселман кешесе рамазан аенда бер тапкыр булса да хәтем чыкса, әйбәт инде ул”. Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең шәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматов “Онлайн рамазан” проектына багышланган матбугат очрашуында шулай дип белдерде.
Быел беренче тапкыр мөселманнарга рамазан аен аңлы рәвештә үткәрергә ярдәм итүгә юнәлтелгән “Онлайн Рамазан” проекты эшли башлый.
– Бер яктан караганда, рамазан аенда бернәрсә эшлисе юк кебек: ашарга, гәйбәт сатарга ярамый. Кеше бу вакытын файдалы гыйлем алуга багышласа, яхшы булыр иде, – диде Ленар Хамматов. – Без “Онлайн рамазан” проектында барлык аспектларны да яктыртырга тырышабыз: рухи якка гына түгел, практикага да басым ясыйбыз. Пәйгамбәребез әйткәнчә, рамазан – ул башлангыч, шуңа күрә проектны нәкъ менә шушы изге айда башлап җибәрергә булдык.
Танылган алып баручы Айваз Садыйров сүзләренчә, динебезне тарату буенча күп эшләр башкарыла. Ләкин гади халыкка аңлаешлы телдә динебезнең асылына төшендерү формасы хәзер генә килә барлыкка башлады, диде ул.
Проект кысаларында катнашучылар өчен махсус канал ачылачак. Анда көн саен рамазан аеның мөһим вакыйгалары турында искә төшерүләр, ихтыяр көчен ныгытуга юнәлтелгән практик биремнәр, эшмәкәрлек, сәламәтлек һәм башка өлкәләрдәге белгечләрдән файдалы киңәшләр булачак. Барлыгы 22 кешелек команда тупланган, ә проектның бюджеты — 0 сум.
“Онлайн рамазан” проекты идеясе ничек барлыкка килүе турында «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» ижтимагый оешмасы рәисе Райнур Хәсәнов сөйләде:
– Соңгы ике атнада без татар яшьләре белән Казанда җыелышып, оешма вәкилләрен җәлеп итеп, фокус-группалар уздырдык. Шунда рамазанны онлайн форматта үткәрү идеясе туды. Күп кенә оешмаларыбыз, яшьләреберез Татарстаннан читтә яши, алар белән элемтәдә тору өчен менә шундый проект барлыкка килде, – диде спикер.
19 февраль көнне сәгать 13:00дә “Онлайн рамазан” проектының беренче эфиры булачак. Көн саен, туры эфирдан тыш, яшьләр өчен кызыклы булган дини мәгълүматлар чыгып торачак. Дини мәсьәләләрдән тыш, милли темалар да күтәреләчәк. Эфирларның 70 проценты – татарча, 30 проценты – рус телендә. Шулай ук “Ислам финанслары” дигән аерым юнәлеш каралган, анда ислам күзлеге аша шәхси бюджет белән дөрес идарә итү темасы яктыртылачак.
Ленар Хамматов әйтүенчә, “онлайн форматта ураза тотып булмый, онлайн сөйләшеп кенә була. Проектның максаты – безне караучыларның тоткан уразасын, ифтарын һәм кылган гамәлләрен бәрәкәтле итү”.
Төп программага өстәмә рәвештә, “Беренче ураза” дип аталган ярдәмче юнәлеш тә булдырылуы турында сөйләнде. Ул нәкъ менә беренче адымнарын ясаучыларга исәпләнгән: монда катнашучылар үз сорауларына җавап таба, модераторлардан кирәкле киңәшләр ала алачак.


Залинә Гыйлаҗиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар