25 август мөселман халкы өчен истәлекле көн — Пәйгамбәребез Мөзәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көне иде.
Бу көнне Мәүлид Ән-Нәби бәйрәме билгеләп үтелде. Әлеге уңайдан сезне Пәйгамбәребез хакында гаҗәеп фактлар белән таныштырабыз.
Пәйгамбәрлегенә дәлил вакыйгалар Аллаһ Илчесе 571 елда Мәккәдә дөньяга килә. Аның дөньяга килүе белән, бик зур үзгәрешләр башлана. Ул туасы елны Әбраха исемле эфиоплы, үзенең филле гаскәре белән, Кәгъбәтуллаһны җимерергә килә. Аллаһ аларның өсләренә кошлар җибәрә. Кошлар таш яудырып, гаскәр һәлак була. Пәйгамбәребезнең туган көнендә мәҗүсиләрнең еллар буе сүнмәгән утлары сүнә, сыннар егылып төшә, күк хәбәрен алучы җеннәргә дә юл ябыла.
Бала чагыннан ук аның пәйгамбәрлегенә дәлил вакыйгалар була. 12 яшендә агасы Әбү Талиб белән сәүдәгә чыккач, аларны Бахирә исемле монах күреп ала һәм аның гади малай түгеллегенә инана. Әбү Талибка, син аны еракка алып барма, дип киңәш итә. Әбү Талиб кәрваннан калып, кире кайтып китә.
Шулай ук бай хатын Хәдичәнең хезмәтчесе Мәйсара да, аның белән сәүдәгә чыккач, өстендә күләгә ясап, һәрчак болытлар йөргәнен, башка төрле гадәттән тыш хәлләрне күрә. Ул вакытта пәйгамбәрлек турында сүзләр күп йөргән. Гайсә галәйһиссәлам дә, миннән соң Әхмәд (Мөхәммәд) исемле Пәйгамбәр килә, дип әйтеп калдырган, моны алдагы кавемнәр белгәннәр. Хәтта яһүдләр күпләп Мәккәгә килеп урнаша башлыйлар, чөнки аларның Китапларында, хөрмә агачлары янында пәйгамбәр чыгачак, дип язылган була.
Пәйгамбәрлек килү 610 елның рамазан аенда, 40 яшендә вакытта, Мәккә янындагы Хира мәгарәсендә гыйбадәт кылып утырганда, аңа Җәбраил фәрештә килә һәм Аллаһның беренче вәхиен — «Әл-Галәкъ» сүрәсенең беренче аятьләрен ирештерә.
Мигъраҗ вакыйгасы Мигъраҗ «күккә ашу» дигәнне аңлата һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең тормышында ул иң олуг могҗизаларның берсе булып тора. Һиҗрәт кылырга бер елдан артык вакыт калганда, сөекле хатыны Хәдичә белән аны дошманнардан һәм авырлыклардан яклап-саклап торган абыйсы Әбү Талибны вафатыннан соң, күңеле бик төшенке булганда, Расүлебез белән гайре табигый хәл була. Белүебезчә, Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләргә, үзләренең пәйгамбәрлекләрен раслау өчен, могҗизалар биргән.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең дә күккә ашуы — шуның бер мисалы. Бу кичтә Пәйгамбәр янына Җәбраил фәрештә килә, аның үзе белән яшен тизлегендә йөрүче Бурак дигән хайван була. Шуңа атланып, алар Иерусалимдагы Әл-Кудс мәчетенә барып төшәләр. Анда Расүлебез пәйгамбәрләргә имам булып басып, алар белән ике рәкәгать намаз укый. Шунан соң мигъраҗ вакыйгасы башлана.
Җиденче кат күккә менеп җиткәнче, Аллаһ Илчесе һәр күктә пәйгамбәрләрне күреп аралаша. Җиденче кат күктән соң, сиратуль мөнтаһадан хәтта Җәбраил дә уза алмаган биеклеккә күтәрелә. Моннан Аллаһның Пәйгамбәребезне нинди зур дәрәҗәгә күтәрүен күреп була.
Өч төрле бүләк Мигъраҗ кичәсендә мөселманнар өчен зур сөенеч буларак, Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезгә өч төрле бүләк тапшырган.
Беренчесе — көнгә биш тапкыр намаз уку фарыз кылыну, икенчесе — «Әл-Бәкара» сүрәсәсенең соңгы ике аяте (285-286 нчы аятьләр) иңү һәм өченчесе — Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек кылмаучыларның зур гөнаһлары гафу ителәчәк дигән хәбәр килеп ирешү. Кайбер риваятьләрдә, өченчесе кыямәт көнендә Пәйгамбәребезгә мөселманнар өчен шәфәгатьче булу хокукы бирелү, диелә. Моннан тыш мигъраҗда Расүлебез җәннәт белән җәһәннәмне һәм анда кешеләрне дә күреп, гыйбрәтле хәлләрнең шаһиты булып кайта.
Хәзергә оҗмахта да, тәмугта да кешеләр юк, димәк, ул киләчәкне дә күреп кайткан. Болар барысы да шулкадәр зур тизлектә башкарыла, Пәйгамбәребез киткәндә чүлмәктәге су тамчысы тама башлап, кире әйләнеп кайтканда, ул әле төшеп тә җитмәгән була, ягъни бер секунд та узмаган булып чыга. Бу вакыйганы Расүлебез кайткач сөйли, әлбәттә. Тик аңа ышанмаучылар да була, аңардан Иерусалимдагы мәчет турында сөйләргә кушалар.
Аллаһның рәхмәте белән, ул барысын да төгәл итеп сөйләп бирә. Көтүлекне күреп, аннан аерылып киткән дөя хакында да, кайсы яктан һәм кайсы көнне кәрван кайтып килүен дә әйтә. Чынлыкта да шул кәрван кайтканнан соң, көтүчеләр аның сүзенең дөреслеген раслыйлар.
Пәйгамбәребезнең иң яраткан продуктлары Арпа . Аллаһ Илчесе, арпа ашы бизгәк вакытында, югары температура булганда ярдәм итә, дигән.
Финик. «Финикларсыз йорт ризыксыз өй кебек. Финиклар бала табуны җиңеләйтергә булыша».
Инжир . «Инжир — җәннәт җиләк-җимеше һәм геморройны дәвалый».
Йөзем. Пәйгамбәребез Мөхәммәд йөзем ашарга яраткан. Ул канны чистарта, энергия бирә, бөерләрне ныгыта.
Бал . Җылы суга салып болгатылган бал ашказаны авыртканда иң яхшы чара санала.
Сөт. «Сөт эчегез, чөнки ул йөрәктәге эссене баса. Ул гына да түгел, аркага көч бирә, баш миен тукландыра, зиһенне арттыра һәм күзнең күрү сәләтен яхшырта».
Гөмбә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гөмбә — күзләр өчен яхшы дару һәм паралич белән көрәшергә ярдәм итә, дигән.
Зәйтүн мае . Пәйгамбәребез Мөхәммәд, зәйтүн мае тән тиресе һәм чәч өчен менә дигән чара, картаюга каршы көрәшә, дигән.
Кара әнис . Пәйгамбәребез Мөхәммәд әйткән: «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар». Әнис ялкынсынуга каршы һәм антиоксидант үзлегенә ия. Канда шикәр күләмен контрольдә тота. Бактерияләргә, вирусларга һәм гөмбәчекләргә каршы көрәшә.
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Комментарийлар