16+

Сәбәпсез калдырылган бер намаз өчен 6400 ел тәмугта яначаксың

Гомере барында тормыш көткән мөселман кешесенең ахыйрәткә күченер алдыннан үтисе үз бурычлары бар: көндәлек биш вакыт намазын сәбәпсез калдырмаска тиеш.

Сәбәпсез калдырылган бер намаз өчен 6400 ел тәмугта яначаксың

Гомере барында тормыш көткән мөселман кешесенең ахыйрәткә күченер алдыннан үтисе үз бурычлары бар: көндәлек биш вакыт намазын сәбәпсез калдырмаска тиеш.

Ә калдырса? Шуларны үтәмәгән килеш җомга көнне вафат булса? Хәерхаһлы һәр көнебезнең гамәл дәфтәренә теркәлеп баруын да онытмыйк. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев шул төшченчәләргә аңлатма кертте.

– Соңгы вакытта вафат булган кешенең гамәл дәфтәре ябыла, аның рухына дога кылу, Коръән багышлау, сәдака бирү дөрес түгел дигән фикер еш ишетелә башлады. Шуңа аңлатма бирсәгез иде, хәзрәт.
– Сәдакага килгәндә, аның җария дигәне – кеше үлгәннән соң да савабы килеп тора торганы бар. Үзеңнән соң догачы бала калдыру, мәчет салдыру, күпер төзетү, юл салу, җимеш агачы утырту һәм башкалар. Алардан кешеләр син үлгәннән соң да кулланачак һәм савабы гел килеп торачак. Аллаһы Тәгалә Коръәндә «Ибраһим» сүрәсенең 41 нче аятендә әйтә моны: «Раббәнә-гфирлии вәли-вәлидәййә вә лиль-мүэминиинә йәүмә йәкуумуль-хисәәбе» (Әй Раббыбыз! Гафу ит мине һәм әти-әниемне, һәм барча мөэминнәрне кыямәт көнне хисап кылынган чакта). Ул Үзе шушы доганы кылырга кушкан. Динебездә вафат булган кеше өчен дога кылу рөхсәт ителә һәм аны беркем инкарь итә алмый. Хәтта Пәйгамбәребеә салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә үзенә дога кылырга кушкан. Дога кылганда исә, аның кабул булу ихтималын арттыру өчен, арадашчы итеп кайбер әйберләрне файдаланырга ярый. Игелекле гамәлләр кылып, әйтик, корбан чалып, хаҗ кылып, Коръән укып, аның савабын вафат булган әти-әниеңә багышлап, гөнаһларын ярлыка, савапларын арттыр дип дога кылырга була. Аллаһы Тәгаләнең гүзәл 99 исеме бар. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә бер хәдисендә, аларны әйтеп кылынган дога кабул булмый калмас, ди. Без шул 99 исемне әйтеп дога кылабыз, әмма чынлыкта ул 100. Аллаһ илчесе, Аллаһы Тәгаләнең 100 исеменең берсе Коръән эчендә яшерелгән, ди. Коръәнне укысак, йөз исемен дә әйтәбез булып чыга. Шуның өчен вафат булган кеше өчен Коръән чыгалар. Аны укып син үзеңә дә савап аласың. Укылган һәр хәрефе өчен ун савап языла. Рамазан аенда исә әҗер-савап тагын да арттырыла. 
Аллаһы Тәгалә урта намазны да яшергән. Аны укыган кешенең өстеннән биш вакыт намаз төшәр, ди. Әмма биш вакыт намазның кайсысы урта намаз икәнен белмибез, шуның өчен көненә биш тапкыр, һәркайсын вакыты чыкканчы укырга тиешбез. Кадер киче дә яшерелгән бит. Рамазан аеның соңгы ун көне дип ул шартлы рәвештә генә әйтелгән. Безнең максат ул кайсы көнне икән дип эзләп утыру түгел, бу кичтә булырга мөмкин дип, рамазан аеның һәр көнен гыйбадәттә уздырырга тиешбез. 
Җомга көнендә билгеле бер сәгатьтә кылган дога кабул була, диләр. Әмма без кешеләр аның да кайсы сәгать икәнен белмибез. Пәнҗешәмбе кояш баеганнан алып җомга кояш баеганчыга кадәр телебезне кирәкмәгән сүзләрдән тыеп торырга тиешбез. Югыйсә ачудан малга да, балаларга да теләсә нәрсә әйтеп кычкырабыз. Башың беткере дә, кадалып киткере дә дибез. Сак булыйк, җомга көнне дога кабул була торган сәгатькә туры килүе бар. 

– Җомга дигәннән, ул көнне вафат булган кеше җәннәткә эләгә, дибез. Диннән ерак булган, үз гомерендә бер генә тапкыр намаз укымаган кешегә дә кагыламы бу? Җәннәт иясе булу өчен шул көнне вафат булу да җитә дигән фикер кала кебек.
–  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем үз гомерендә бер генә тапкыр “Ләә иләәһә илләллааһү” дип әйтсә һәм шушы сүзенә тугры калса, аның актык урыны җәннәт булыр”, – дигән. Моннан тыш өч кыз бала үстергән ана, исән вакытта бер әгъзасын югалткан, дөньялыкта яшәп бер баласын җирләгән, йогышлы авырудан вафат булган кеше җәннәткә керер дигән хәдисләр дә бар. Кайберәүләр шушы хәдисләрне укыйлар да, алайса нигә намаз укырга, ураза тотарга, “Ләә иләәһә илләллааһү” кәлимәсен әйтү дә җитә икән бит, диләр. Мин бу очракта мисал китерәм. Берәүләр Мәскәүгә поездда бара, берсе вип-вагонда, берсе плацкартта, кемдер яхшы машинада чыгып китә, кемдер искесендә, кемдер атта, кемдер җәяү атлый, ә берәүләр җирдән шуышып та барырга мөмкин әле. Шунысы хак: алар барысы да Мәскәүгә бара. Әмма төрлесе төрлечә барып җитә. 

– Димәк, адәм балалары җәннәткә дә төрлечә барып керә?
– Нәкъ шулай. Хәдисләрдә әйтелгән кешеләр дә кайчандыр бер җәннәтле булачак, ягъни мәңгелек җәһәннәмдә калмыйлар дигән сүз. Аннары йөз процент начар йә йөз процент яхшы кеше дә була алмый. Җомга көнне вафат булган кешенең без белмәгән бер яхшылыгы булгандыр, йә аның өчен кемнеңдер кылган догасы сәбәп булгандыр. Менә шуның аркасында ул мәңгелек җәһәннәмдә калмый. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримнең “Вакыйга” сүрәсендә: “Әс-сәбикуннар булыр, алар изге гамәлләрдә ярышырлар. Күбрәк намаз укырга, ураза тотарга һәм изге гамәлләр эшләргә тырышырлар. Әмма алар күп булмас. Бу кешеләр җаннарын җиңел бирерләр, кыямәт көнне кубарылгач та, үзләрен җәннәттә күрерләр”, – диелә. Мәхшәр мәйданнарын, сират күперләрен яшен тизлегендә үтеп киткәч, алар булмадымы әллә диярләр.  Тагын бер төркем – ибне әмин дигән кешеләр булыр, алар гөнаһ та, изгелек тә кылырлар. Изгелекләре гөнаһтан күбрәк булып, мәхшәр мәйданнарын, сират күперләрен үтеп, җәннәткә керерләр. Өченче төркем – Аллаһы Тәгаләгә ышаналар, әмма гөнаһлары изгелекләреннән күбрәк. Шул кылган гөнаһлары хәтле җәһәннәмдә газап кылынганнан соң, җәннәткә керәләр. Йөз ел язылганмы, мең елмы, миллион елмы, җәһәннәмнең мәшәкатен күрмичә, җәннәткә кермисең. Мәчеткә йөрмичә, намаз укымыйча, ураза тотмыйча гына турыдан-туры җәннәткә эләгеп булмый. Калган намазың, эчкән хәмерләрең, тотмаган уразаң өчен башта тәмугта янасың.

– Сәбәпсез калдырылган намаз өчен аның газабы күпме булачак?
–  “Бер укылмаган намаз өчен кыямәт көнендә кеше 80 хокып тәмугта яначак”, – диелә бер хәдистә. Бер хокып – сиксән ел. Димәк, бер намаз өчен 6400 ел килеп чыга. Көнгә биш намазы калса, 32 000 ел дигән сүз. Өч кыз тәрбияләп үстердем, намаз укымыйча да җәннәткә керәм дип ялгышырга кирәкми. Аллаһы Тәгалә безне акыл белән зиннәтләгән, Пәйгамбәрләрне һәм Коръәнне җибәреп туры юлга күндергән икән, Ул кушканны үтәп, җәннәтне кәсеп итә торган гамәлләр кылып яшәргә омтылыйк. Югыйсә, кыямәт көне газабы каты булачак..

– Кызганыч, анда барып кайткан кеше юк дип, кайберәүләр аңа ышанмый.
– Бу бит сынау дөньясы. Сыналып, Аллаһ каршында имтихан тотабыз. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгән кебек, мөселман кешесе Аллаһ кушканнарны үтәргә тиеш. Шуларны үтәгән кеше берни югалтмый. Ә үтәмәүчеләр кыямәт көнендә үкенәчәк. 

Фото: https://www.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Религия это вера чужой опыт!! Пусть пишут о том что скрыто от простого человека.. Что скрывают, что для своего выгоды не договаривают

    Мөһим

    loading