16+

Сабырлык нигә алтын белән чагыштырыла? Имам сабыр булуның асылын аңлата

Бу тормышта һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Чәчәк тә үз вакыты белән ата, кояш та вакытыннан алда чыкмый, баемый.

Сабырлык нигә алтын белән чагыштырыла? Имам сабыр булуның асылын аңлата

Бу тормышта һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Чәчәк тә үз вакыты белән ата, кояш та вакытыннан алда чыкмый, баемый.

Сабырлыкның төбен юкка гына алтын белән чагыштырмаганнар. Алтын-көмеш тә, бакыр да, тимер дә түгел, ә аеруча кыйммәтле казылмаларның берсе. Алтынны сабырлык эчендә, өстендә, кырыенда дип тә әйтмәгәннәр, ә төбендә дип ассызыклаганнар. Моның да үз хикмәте бар.

Сабырлык, гомумән, һәр эштә иң кирәкле төшенчә. Аннан башка бернәрсәгә дә ирешеп булмый. Тик сабырлыкны кул кушырып, берни эшләмичә утыру, бернинди дә тырышлык куймыйча, “мин сабыр итәм” дию белән бутамаска кирәк. Монысы бөтенләй икенче гамәл. Сабырлык – бездән торганның барын да җиренә җиткереп эшләгәннән соң, ахыр нәтиҗәне Аллаһка тапшырып, итагать белән көтү ул. Сабырлыкның “итагатьлелек белдерү”, “көтә белү”, “түзем булу”, “тырышлык күрсәтү” кебек “туганнары” бар. Һәм нәкъ менә алар сабыр булуда хәлиткеч роль уйный.

Сабырлыкның берничә төре бар. Тормышта килеп туган ситуацияләргә бәйле рәвештә аның аеруча да кирәкле чаклары була.
1.Төрле авыр вакытларда сабырлык күрсәтү. Аллаһы Тәгалә безне төрле яклатып сыный, бу дөнья – сынау мәйданы. Мондый чакларда авырлыктан соң, һичшиксез, җиңеллек киләчәген ничек тә онытмаска тырышу мөһим. Бу хакта Коръәндә әйтелгән.
2.Гөнаһлы гамәлләрне кылмас өчен сабыр булып калу. Гөнаһ – тыелган гамәл еш кына ялтыравыклы, кызыктыргыч кәнфит кәгазе сыман, ымсындырып куярга мөмкин. Әмма аның кире ягы үкенеч белән тулы була. Шушы вакытта гөнаһтан тыела алу, сабыр итү мөһим.

3.Рәхәт вакытта сабырлык күрсәтү. Күпләребез моны аңлап бетермәс. Ничек инде рәхәт чакта сабырлык кирәк булсын, дип сорар. Сабырлык шушы рәхәт вакытта билгеле чикләрне үтмәс, шөкер итеп яши алыр өчен аеруча да кирәкле була. Мондый төр сабырлыкны “иң авыр сабырлык” дип тә әйтәләр, чөнки рәхәткә чыдау бик кыен.
4.Аллаһы Тәгалә кушкан эшләрне үтәүдә сабырлык күрсәтү. Намазны, Коръән-Кәримне укырга өйрәнү, дин буенча яшәргә тырышу, төрле вакытларда хакыйкый мөселман булып кала алу, чыннан да, күп сабырлык таләп итә. Күпләр “вакытым, зиһенем җитми” дип, башлаган эшен юл уртасында калдырырга яки үзенең кире якларын холыкка, ситуациягә сылтарга мөмкин. Тик биредә дә сабырлыкның һәр тамчысы кадерле. Аны сакларга, сабыр булырга кирәк.

Сабырлык һәр кешегә күзгә күренми торган дару сыман тәэсир итәргә сәләтле. Сабырлык ул, хөрмәтле редакторыбыз Радик абый Сабиров әйткәнчә, күңел тынычлыгы. Ә күңел тынычлыгы һәр җан иясенә кирәк, ансыз булмый, аннан башка тормыш бармый. Сабырлыкны бәхет, тынычлык сүзләре белән тиңләп булыр иде. Сабырлык, чыннан да, алтын ул. Кояш та сабыр гына чыга, үз вакыты белән сабыр гына байый. Шулай булгач, без дә бу галәмдә һәрнәрсә үз вакыты белән, үз вакыты җиткәч тормышка ашырылачагын аңлап, сабырлыкны тормыш рәвешебезгә әйләндерә алсак иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading