16+

Татарстан мәктәпләрендә һәм спорт объектларында республика флагын урнаштыру мәҗбүри булачак

Татарстанда дәүләт флагын мәгариф һәм спорт объектларында даими урнаштыру мәҗбүри булачак.

Татарстанда дәүләт флагын мәгариф һәм спорт объектларында даими урнаштыру мәҗбүри булачак.

Тиешле үзгәрешләр республикада дәүләт символларын куллану тәртибенә кагылышлы законга кертелде. Документка Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды.

Яңа таләп буенча Татарстан Дәүләт флагы дәүләт һәм муниципаль милектәге спорт объектларында, шулай ук милек формасына карамастан, мәгариф оешмалары биналарында урнаштырылырга тиеш.

Флагны яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру белән шөгыльләнүче дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә дә даими урнаштырачаклар. Ул учреждение биналарында яки аларның территорияләрендә урын алачак.

Моннан тыш, республика флагын мәгариф оешмалары һәм яшьләр сәясәте учреждениеләре үткәрә торган массакүләм чаралар вакытында күтәрәчәкләр яки урнаштырачаклар.

Яңа кагыйдәләр рәсми физкультура чараларына һәм спорт ярышларына да кагыла. Мондый чаралар вакытында Татарстан Дәүләт флагы күтәрелергә яки урнаштырылырга тиеш булачак.

  • Закон рәсми рәвештә бастырылганнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.

флаг. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading