16+

«Шәһәр халкының игътибарына!»: 9 октябрьдә Казанда сиреналар яңгыраячак

Казан халкын 9 октябрьдә тавышлы хәбәр итү системаларын планлы тикшерү вакытында сиреналар яңгыраячагы турында кисәтәләр. Шәһәрлеләрдән тынычлык саклау һәм борчылмаска сорыйлар.

«Шәһәр халкының игътибарына!»: 9 октябрьдә Казанда сиреналар яңгыраячак

Казан халкын 9 октябрьдә тавышлы хәбәр итү системаларын планлы тикшерү вакытында сиреналар яңгыраячагы турында кисәтәләр. Шәһәрлеләрдән тынычлык саклау һәм борчылмаска сорыйлар.

Тикшерү гражданнар оборонасы буенча 7–9 октябрьдә узучы бөтенроссия штаб күнегүләре кысаларында үткәрелә.

Сиреналар кайчан яңгыраячак?

9 октябрьдә сәгать 10:40та Казанда «Шәһәр халкының игътибарына!» сигналы биреләчәк. Сиреналар һәм сөйләм җайланмалары кабызылачак.

Өч минуттан соң телевидение һәм радио каналларында сынау рәвешендә хәбәр тапшырылачак.

Шәһәр хакимияте хәбәр иткәнчә, бу — планлы күнегү. Шуңа күрә халыкка шөбһәләнмәскә һәм ашыгыч нәтиҗәләр ясамаска киңәш ителә.

Күнегүләр вакытында нәрсә тикшерелә?

Штаб күнегүләренең төп максаты — гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта җитәкчеләрнең, белгечләрнең һәм гражданнар оборонасы көчләренең гамәли әзерлеген камилләштерү.

Күнегүләр барышында:

* җылылык, электр һәм су белән тәэмин итү системаларында өзеклекләр килеп чыккан очраклар;

* халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче объектларның әзерлеге;

* халыкны эвакуацияләү тәртибе тикшерелә.

Казанда шулай ук саклану корылмалары, халыкка саклану чаралары һәм битлекләр бирү пунктлары, техниканы чистарту урыннары, җир асты сыену урыннары һәм эвакуация пунктлары әзерләнәчәк.

Эвакуация пунктларында халыкны җыю һәм транспортка утырту, санитар чистарту эшләре оештырылачак, эвакуация комиссиясе эшләячәк.

Гамәли дәресләрнең бер өлеше «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе базасында узачак.

улица. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading