16+

«Итебез хәләл, шуңа ризык та хәләл» дию генә җитми

Продукциянең ничек китерелүе һәм саклануы, ничек әзерләнүе дә мөһим.

«Итебез хәләл, шуңа ризык та хәләл» дию генә җитми

Продукциянең ничек китерелүе һәм саклануы, ничек әзерләнүе дә мөһим.

«Кайбер кафеларга кергәч, ризык хәләлме дип сорагач, продуктлар — хәләл, ә кафе юк, диләр. Моны ничек аңларга? Мөселман кешесенә анда керергә ярыймы?»

Инзилә Галимова, Казан

Сорауга Татарстан мөселманнары диния нәзарәте «Хәләл» комитетының шәригать мәсьәләләре бүлеге башлыгы Булат хәзрәт Мөбарәков җавап бирә:

— Сезгә: «Бездә продуктлар хәләл, ә кафе хәләл буларак сертифицикацияләнмәгән», — дисәләр, бу ике фикер арасындагы аерманы аңлау мөһим.

Кафеның хәләл сертификаты бар дигән сүз — тиешле комитет ит яки аерым продуктларның килеп чыгышын гына түгел, бөтен процессны: тәэмин итүчеләрдән һәм азык-төлек документларыннан алып саклау шартларына һәм ризык әзерләү ысулларына кадәр барысын да тикшергән дигәнне аңлата. Шул ук вакытта сертификат бирүче оешма куелган хәләл таләпләрнең чыннан да үтәлүе өчен җаваплылык ала.

Бүген: «Без хәләл ит сатып алабыз, шуңа күрә ризыгыбыз хәләл», — дип кенә әйтү җитми. Бер ризык әзерләгәндә күп кенә өстәмә кушылмалар кулланыла ала: соуслар, майонез, сыр, сөт өсте, кондитер өстәмәләре, ароматизаторлар һәм башка компонентлар. Аларның составын һәм килеп чыгышын исәпкә алырга кирәк. Моннан тыш, азык-төлек кайдан килүе, аның белән кем тәэмин итүе, ничек китерелүе һәм саклануы, нәрсә белән бергә ятуы һәм ничек әзерләнүе дә мөһим.

Шуңа күрә сертификация ул — бер продуктны гына түгел, ә бөтен чылбырны тикшерү.

Әгәр дә кафеның хәләл сертификаты булмаса, ләкин анда эшләүчеләр: «Бездә барысы да хәләл», — дисәләр, сорау туа: алар «хәләл» сүзе астында нәкъ нәрсәне аңлый? Еш кына моның белән һөнәри рәвештә шөгыльләнмәгән кеше өчен хәләл дигән сүз — итнең генә хәләл булуы. Шул ук вакытта ул башка бик күп таләпләр турында бөтенләй белмәскә һәм, нәтиҗәдә, аларны исәпкә алмаска мөмкин.

Халяль. фото ТИ

Шуңа күрә «безнең продуктлар хәләл» дип әйтү һәм рәсми хәләл-сертификат булу — бер үк әйбер түгел.

Әгәр кеше хәләл сертификаты булмаган урында бары тик хезмәткәрләрнең сүзләренә генә нигезләнеп тукланырга карар кылса, ул чынлыкта аларның әйткәненә ышанып буламы-юкмы икәнен үзе хәл итә, һәм үз сайлавы өчен үзе җавап бирә. Сертификатлы кафе очрагында бу тикшерүнең зур өлешен һөнәри рәвештә сертификат бирүче орган башкара.

Менә шунда инде хәләл-сертификациянең практик мәгънәсе ачыла: ул кулланучыга һәр кушылма һәм әзерләү этабы буенча шәхси тикшеренү үткәрергә түгел, ә моның белән профессиональ рәвештә шөгыльләнүчеләрнең системалы тикшерүенә таянырга мөмкинлек бирә.

Дилбәр Гарифуллина әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading