Белем артыннан дөньяның теләсә кайсы почмагына юл тоту — Аллаһ юлында булуга тиңләнә. Бүгенге сәхифәбездә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин белән сәфәр әдәпләре турында сөйләштек.
Исламда сәяхәтнең нинди максатлары хуплана?
— Хәзрәт, ислам дине нинди максатлардан кылынган сәяхәтне хуплый?
— Динебездә сәфәрләр нияткә карап бәяләнә. Ял итүдән тыш, адәм баласы башка бик күп максатлар белән дә чыга юлга. Шуның берсе — дин гыйбадәтләре, ягъни хаҗ һәм гомрә кылу, изге җирләрне зыярәт итү. Гыйлем алу максатыннан булган сәфәр дә югары бәяләнә. Белем артыннан дөньяның теләсә кайсы почмагына юл тоту — Аллаһ юлында булуга тиңләнә. Туганлык элемтәләрен ныгыту, ерак туганнарны зыярәт итү дә диндә зур мәгънәгә ия. Хәләл ризык һәм мал табу, гаиләне туендыру, сәүдә итү, эш буенча сәфәргә чыгу, сәламәтлекне ныгыту һәм дәвалану ниятеннән сәфәр кылу шулай ук хуплана.
— Ә ял итү максаты белән сәяхәт итү?
— Кеше робот түгел, аңа физик һәм рухи ял кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм тормыш белән гыйбадәт арасында баланс булырга тиешлеген әйткән. Ерак җирләрне күрү, табигатьтә ял итү, яңа тәэсирләр алу кешегә көч җыярга һәм Аллаһка тагын да нык рух белән гыйбадәт итәргә ярдәм итә икән, бу ял да хуплана.

Нинди сәяхәтләр тыелган һәм мәкруһ санала?
— Хупланмаган яки тыелган сәяхәтләр бармы?
— Гөнаһ кылу максаты белән, мәсәлән, хәрам күңел ачулар, эчү, җинаять кылу яки хәрам акча эшләү өчен чыккан сәфәрләр тыела. Бу сәяхәт үзе үк хәрам санала. Мәкруһ, ягъни хупланмаган сәяхәткә нинди дә булса канунсыз яки куркыныч эшкә китерә торган, гаиләне караусыз калдырып, малны урынсыз туздыруга киткән мәгънәсез сәфәрләр керә.
— Юлга җыенганда кешегә нәрсәләр эшләргә киңәш ителә?
— Бурычың булса, түләргә ашыгырга яки шуның турында гаиләңә язып калдырырга кирәк. Гаиләңне үзең булмаганда матди яктан тәэмин итеп калдыру мөһим. Туганнар, күршеләр, дуслар белән саубуллашу, гафу үтенү, гөнаһлардан тәүбә итү, юлга чыгар алдыннан өйдә ике рәкәгать сәфәр намазы, махсус юл догалары уку — сөннәт.

— Сәяхәтнең хәерле икәнен алдан белмәгәндә нәрсә эшләргә киңәш итәсез?
— Икеләнүләр булганда, исламда иң төп корал — истихара намазы. Ике рәкәгать нәфел намазыннан соң истихара догасын укып, Аллаһтан: «Йа Аллаһ, әгәр бу сәфәр минем динем, тормышым һәм ахирәтем өчен хәерле булса, аны миңа җиңел ит. Әгәр анда зыян булса, аны миннән, мине андан ераклаштыр», — дип сорый. Догадан соң кеше йөрәгендә нинди уй-хис өстенлек итә, шуңа карап карар кабул итә.
Истихарадан соң төш күрү мәҗбүриме?
— Истихара намазын укып яткач, җавап төшеңдә дә була, имеш.
— Төш күрү мәҗбүри түгел, иң мөһиме — эчке тынычлык яки эшләрнең үзеннән-үзе җиңел ачылып китүе.
— Мосафир намазы турында да аңлатып китсәгез иде.
— Исламда сәфәрдә булган кешегә, авырлыкларны киметү өчен, кайбер җиңеллекләр бирелә. Шуның берсе — намазларны кыскарту. Аның аерым шартлары да бар. Беренчесе — ара ераклыгы: күпчелек фикһ галимнәре, шул исәптән Хәнәфи мәзһәбендә, сәфәр арасы якынча 88-90 чакрым яки аннан да ераграк булырга тиеш.
Көн исәбе: әгәр кеше бер урында 15 көннән кимрәк калырга ниятләсә, ул сәфәрдә санала. Әгәр бер урында 15 көн яки аннан да күбрәккә кала икән, барып җитүгә ул мосафирлыктан чыга һәм намазларын тулысынча укый.
Намазны кыскартып укуга килгәндә, дүрт рәкәгатьле фарыз намазлар: өйлә, икенде, ястү ике рәкәгатькә калдырылып укыла. Ахшам һәм витр намазлары кыскартылмый. Эшләр ашыгыч булмаса, сөннәтләрне уку хәерле; юл үтә авыр булса, иртәнге намазныкыннан тыш, сөннәтләрне калдырырга ярый.

Мосафир намазы: кемгә һәм кайчан кыскартып укырга ярый?
— Сәфәрдә намазларны берләштереп укырга ярыймы?
— Сәфәрдә өйлә белән икендене, шулай ук ахшам белән ястү намазларын бергә кушып укуны «җәмгъ» дип атыйлар. Шәфигый, Мәлики һәм Хәнбәли мәзһәбләрендә теләсә кайсы озын сәфәрдә, авырлык булганда, намазларны берләштерергә ярый. Ә Хәнәфи мәзһәбендә исә намазларны бары тик хаҗ вакытында гына берләштерергә мөмкин дип санала. Башка сәфәрләрдә Хәнәфи мәзһәбендәгеләр һәр намазны үз вакытында укыйлар, әмма фарызларын кыскарталар.

Юлга чыгу өчен иң хәерле көн кайсы?
— Кеше сәфәргә чыгып киткәч, өйдә калучыларга идән юарга ярамый диләр. Бу ырым-шырым гынамы?
— Ислам динендә моның бернинди нигезе дә юк. «Кеше юлга чыккач идән юсаң, аның юлы киселә, начарлык була» дигән ышанулар — борынгы мәҗүси заманнардан калган хорафатлар. Ислам аларга ышануны хупламый. Киресенчә, динебездә өйне пакь һәм таза тоту мөһим. Чисталык — диннең яртысы. Сишәмбе буш көн дигәне дә халык арасында таралган ырым-шырым. Исламда «авыр көн», «буш көн» яки «каргышлы көн» дигән төшенчәләр юк. Аллаһ яраткан һәр көн — изге һәм хәерле.
— Ә кайсы көнне юлга чыгу хәерле?
— Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә караганда, пәнҗешәмбе. Ул күпчелек сәфәрләренә нәкъ пәнҗешәмбе көнне чыгырга яраткан. Шулай ук иртәнге вакыт хәерле. Кайсы көнне чыксагыз да, юлга иртәнге сәгатьләрдә чыгу сөннәт санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Йа Аллаһ, өммәтемнең иртәнге вакытларына бәрәкәт бир», — дип дога кылган.

Комментарийлар