16+

Шәүвәл уразасы: савабы нинди һәм ни рәвешле тотарга?

Кайчан гына рамазан аена кергән идек, инде ул тәмамланып, шәүвәл аеның беренче атнасы да узып бара.

Шәүвәл уразасы: савабы нинди һәм ни рәвешле тотарга?

Кайчан гына рамазан аена кергән идек, инде ул тәмамланып, шәүвәл аеның беренче атнасы да узып бара.

Бу айда ураза тотып, мөселман кешесе күп әҗергә ия була. Шәүвәл уразасы фарызмы, әллә нәфелме? Аны нинди тәртиптә тотарга кирәк?  «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевтән шулар турында сораштык.

– Хәзрәт, шәүвәл аенда ураза тоту фазыйләтләре турында сөйләсәгез иде.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә: «Кем рамазан аенда ураза тотканнан соң шәүвәл аенда алты көн өстәсә – ел буе ураза тоткан кебек булыр», – диелә. Аллаһы Тәгалә һәрбер яхшы гамәлгә ун әҗер-савап вәгъдә итә. Бер айда утыз көн дип алсак, шуны унга тапкырласак, 300 килеп чыга. Шәүвәл аенда тоткан алты көн ураза өчен һәр көненә унар әҗер-савап язылып, 60 була. Ун айга ике айны кушкач, 12 ай була.   

– Шәүвәл уразасын тотмау гөнаһ түгелме?
– Ул – сөннәт гамәл. Тотмасаң – гөнаһ түгел, тотсаң савапка ирешәсең. 

– Аны алты көн рәттән тотасымы?
– Мөмкинлегеңә карап, ай дәвамында да, рәттән дә тотарга була. 

– Башта рамазан аеның казага калганын, аннары шәүвәл аеныкын тотарга кирәкме?
– Күп галимнәр фикеренчә, беренче фарыз гамәлне, бу очракта рамазан уразасын каза кылу хәерлерәк. Ә шәүвәл аенда, әйткәнемчә, ураза тоту мәҗбүри түгел. Теләге булганнар тота һәм бер ай буена аңа вакыт табып була. Башта шәүвәл уразасын тотып, аннан соң каза кылса да ярый, бу рөхсәт ителә. 

– Нәфел булгач, тотмаган очракта аны казага калдырасы түгел?
– Әйе. Фарыз гамәл генә казага кала.  

– Әгәр дә кеше ниятләп шәүвәл уразасына кереп, ләкин аны тотып бетерә алмаса казага калдырамы?
– Нәфел гыйбадәтен туктатырга мәҗбүр була икән, ул ваҗиб булып кала – бер көнгә бер көн исәбе белән түләргә тиеш була.

– Аны иң яхшысы кайчан тота башларга? 
– Мөмкинлегенә карап һәр кеше үз җае белән тотсын. Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә: “Аллаһы Тәгалә сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми”, – диелә. Кемдер, организм ияләшкән дип, рамазан уразасыннан соң, гает үтүгә үк тотарга керешә. Кемгәдер бераз ял итеп алырга кирәктер. Һәркем үзе хәл итә.  

– Ни өчен рамазан аенда бер ай ураза тоту җиңелрәк? Ә шәүвәлдә алты көнгә ихтыяр көче җитеп бетми икән?
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр дә рамазан ае килсә, бу айда җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, һәм шайтаннар богауга алына”, – дигән. Рамазан аенда алар зәгыйфьләнеп, ай тәмамлангач, кабат көчәеп китәләрдер. Галимнәр арасында тагын бер фикер бар. Кылган гамәлләребез, әйтик, намаз, ураза, хаҗыбыз кабул булдымы икәнлеген белдерә торган галәмәтләр бар: мәҗбүри гамәл-гыйбадәттән соң нәфел гыйбадәтләрен кыласы килеп торыр, диләр. 

– Ике айдан Корбан гаете дә җитә. Ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән сүзгә дә ачыклык кертсәгез иде. 
– Әүвәл гарәпләр шәүвәл аенда өйләнешмәскә тырышканнар. Бездә дә ике гает арасында никах укытырга ярамый дигән ышану бар. Бактың исә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Гайшә анабызга шәүвәл аенда өйләнгән булган. Шуңа да кайбер галимнәр, шул исәптән имам ән-Нәвави фикеренчә, шәүвәл аенда өйләнү – мөстәхәб, ягъни аны кылсаң – савапка ирешәсең, кылмасаң – гөнаһ саналмый. Кыямәт көнендә дә шелтә тиешле булмый. Мөстәхәб гамәлләргә нәфел намазлар уку, нәфел уразалар тоту, нәфел сәдакалар бирү, зекер әйтү, тәсбих тарту, Коръән уку һәм башкалар керә. 
Шәүвәл ае уразасына ният кылу тәртибе

Сәхәрдән соң түбәндәге дога укып ният кылына:
«Нәүәйтү ән әсуумә саумә нәфилә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә».
(«Аллаһы Тәгалә өчен, ихласлык белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчыга кадәр нәфел  уразасын тотарга ният кылдым»).

Ифтардан соң укыла торган дога рамазан аендагы кебек:
«Аллааһуммә ләкә сумтү вә бикә әәмәнтү вә галәйкә тәүәккәлтү вә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффәәрү мә каддәмтү вә мәә әххартү».
(«Аллаһым, шушы уразамны Синең өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Синең ризыгың белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка»).

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading