16+

“Шөкер кылсагыз – арттырып бирермен!: “Изге Болгар җыены” 25 мең кешене җыйды

922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды.

“Шөкер кылсагыз – арттырып бирермен!: “Изге Болгар җыены” 25 мең кешене җыйды

922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көненә багышланган “Изге Болгар җыены” узды.

Чара Кече манарада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм ТР Диния нәзарәте рәисе, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә тәүбә намазы уку белән башланып китте.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та “Изге Болгар җыены”ның ачылу тантанасында катнашты: 
- Әлбәттә, биредә безнең милләтебез, динебез тарихыбыз. Динебезнең башын, ата-бабаларыбызның тарихын без искә алып яшәргә тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур чаралар үтте, барысы да уңышлы узды. Чит илдән күп кунаклар килде. Һәммәсенә зур рәхмәт, - диде ул килгән кунакларны шушы зур тантана белән котлап. 

Татарстан Рәисе, җыенның башында хөрмәтле Тәлгать хәзрәт  Таҗетдин торуын ассызыклап, аңа рәхмәт сүзләрен белдерде. Шулай ук, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә рәхмәтләр белдереп, аның зур сәламнәрен җиткерде. 

Камил хәзрәт Сәмигуллин килгән кунакларга шөкер итүнең әһәмияте турында сөйләде һәм Коръән бастырулы турында хәбәр итте:  
- Бер хәдистә “Кем кешеләргә рәхмәт әйтмәсә, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый. Әгәр дә шөкер кылсагыз – арттырып бирермен” диелгән. Нигъмәтләребезнең дәвамын телибез икән, шөкер кылырга тиеш булабыз. 200 ел элек безнең бабаларыбыз дөньяда беренчеләрдән булып Коръәнне бастырдылар. Рәисебезгә рәхмәт әйтергә кирәк, Аллаһка шөкер иманлы Рәисебез бар. Хәзерге вакытта бу чаралар бетәр дә китәр. Ләкин бу чараларга багышлап, кулдан язып без Коръән бастырдык. Бөтенебезгә аны укырга насыйп булсын. Казанышларыбыз дәвамлы булсын өчен без шөкер кылырга, җитәкчеләребезгә, бер-беребезгә, хәзретләребезгә рәхмәтле булырга тиеш.

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир хәзрәт Крганов Татарстанның соңгы елдагы үсеше, изге Болгар җиренең әһәмияте турында сөйләде:
- Соңгы 30 елда Татарстанда икътисад, төзелеш, сәясәт ягыннан зур үзгәрешләр булды. Республика илебезнең көзгесенә, чит илдәге кунакларга күрсәтерлек  матур урынга әйләнде. Болгар – төп йортыбыз. Болгарга килеп дога кылсаң, алар кабул була. Монда килеп кылган тәүбәләребез, догаларыбыз кабул булсын. Киләчәк көннәребез якты, имин, тыныч булсын. 

Шулай ук чарада мөхтәрәм кунак, Беларусь Республикасының Мөселман дини берләшмәсе Идарә рәисе, мөфти Әбү-Бәкер хәзрәт Шабанович та катнашты:
- Беларусьтагы татар-мөселманнарыннан сезгә зур сәлам алып килдем. Сезнең игелекле, тыныч хисләрегезне кабул итәр өчен, мин һәрберегезгә игътибар белән карыйм. Без бәйрәмнәрдә генә очрашмыйбыз, барлык вакыйгалар турында да хәбәрдарбыз. Мине шунысы сөендерә: нәкъ менә биредә, татар дәүләтендә, мөселман дөньясының мәдәни башкаласы буларак, барлык рухи башлангычлар да шушыннан килә. Формалашкан рухи нигез безне данлый. Моны безнең буынга тапшыру бик мөһим. Сез, халык, монда җыелдыгыз, безне тыңладыгыз. Карагыз, игелек буыннан-буынга ничек тапшырыла, - диде ул. 

Ачылу тантанасыннан соң тарихи Җәмигъ мәчете территориясендә күмәк намаз укылды. Изге Болгар җыенында шулай ук күргәзмәләр эше алып барылды, интерактив тематик мәйданчыклар эшләде. 

“Изге Болгар җыены”нда көрәш бәйгесе дә гөрләде. Батыр исеменә халыкара класслы спорт остасы Радик Сәлахов лаек булды. Төп бүләкне – машина ачкычын Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җиңүчегә үзе тапшырды.

Залинә Гыйләҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading