16+

“Сөяген дә, тиресен һәм канын да изгеләштерергә кирәкми”

Мөселман дөньясы көтеп алган Корбан гаетенә санаулы көннәр генә калды. Гает көне якынлашкан саен, газета укучыларыбызда корбан чалу мәсьәләсенә кагылышлы сораулар шактый җыела. Аларга “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

“Сөяген дә, тиресен һәм канын да изгеләштерергә кирәкми”

Мөселман дөньясы көтеп алган Корбан гаетенә санаулы көннәр генә калды. Гает көне якынлашкан саен, газета укучыларыбызда корбан чалу мәсьәләсенә кагылышлы сораулар шактый җыела. Аларга “Казан нуры” мәчете имамы Алмаз хәзрәт Мөхлисов җавап бирә.

Аллаһка корбаныгыз түгел, тәкъвалыгыгыз ирешер

– Алмаз хәзрәт, корбан чалу динебездә нинди урын тота?
– Корбан чалып, без Аллаһы Тәгалә каршында булган бурычыбызны үтибез. Коръәндә, чалган корбаннарыгызның ите дә, каны да Аллаһка барып ирешмәс, бары тик ихлас тәкъвалыгыгыз ирешер, диелә. Аның безгә биргән нигъмәтләре өчен, шөкер йөзеннән, малыбыздан өлеш чыгарырга тиешбез. Моннан тыш ул мохтаҗларны сөендерү, корбан ашы уздырып, туганнар белән күрешү өчен бер сәбәп тә.

– Корбанлыкка нәрсәләр чалына? 
– Корбанлык өчен пар тояклы – дөя, сыер, үгез, сарык, кәҗә чалына. Дөя, сыер һәм үгезне җиде кеше исеменнән дә чалырга була, сарык белән кәҗә бер кеше исеменнән. Дөя кимендә – биш, сыер һәм үгез – ике, кәҗә белән сарык бер яшьтә булырга тиеш. Сарык зур булып, бер яшьлекләреннән аерылмаса, алты айлыгын да чалырга ярый.

– Аны ничек итеп бүләргә кирәклеге турында да искә төшерегез әле.
– Өч өлешкә бүлеп, берсен үзеңә калдырсаң, икенчесен мохтаҗларга таратсаң һәм өченчесеннән мәҗлес үткәрсәң, иң күркәме шул була. Бөтенесен таратып бетерсәң дә, мохтаҗ булсаң, барысын да үзеңдә калдырырсаң да була.

– Корбан чалганда догасын укырга хәзрәтне чакыру мәҗбүриме, әллә үзеңә дә дога кылып куярга буламы?
– Мәҗбүри түгел, корбан чалучы кеше ихластан үзе укып, дога кылып куйса тагын да хәерлерәк.

– Дога кылганда исәнлек һәм башка нигъмәтләр сорау дөресме?
– Иншалла, дөрес була. Аллаһы Тәгаләдән чалган корбаныбызны кабул кылсаң, бәрәкәтеңә ирештерсәң, балаларга тәүфыйк, ил-көннәргә тынычлык бирсәң иде дип дога кылу күркәм булыр.

– Хәзер корбанлык акчасын хәйрия фондларына яки мәчетләргә генә күчереп, алар синең өчен корбан чалып мохтаҗларга тарату хезмәте бар. Аның савабы кимемиме?
– Хаҗда да шул рәвешле эшләнә. Әлбәттә, аның да савабы була. Әмма корбанлыкны үзең барып сайласаң һәм чалдырып үзең таратсаң, саваплырак, әҗере дә күбрәк.

– Кайберәүләр гакыйка, ягъни бала туу хөрмәтенә чалына торган корбанны корбан гаетенә калдыра. Ул корбан гаетендә чалынырга тиешле вәҗеб корбанны алыштыра алмый бит?
– Гакыйканы бала туып җиде көн үткәч чалдыру иң хәерлесе. Ул вакытта булмаса, 15 яшенә кадәр чалырга була. Безнең мәзхәбтә ул мөстәхәб булып тора, ягъни эшләсәң – савап, эшләмәсәң гөнаһы юк. Корбан гаетендә чалына торганның хөкеме – ваҗиб. Аны эшләмәсәк, гөнаһлы булабыз. Гакыйканы да, ваҗиб корбанын да чалу мөмкинлеге булмаган кеше икенчесен – корбан көннәрендәгесен чала. Гакыйканы соңрак та ярый. Аны корбан гаетенә калдыру мәҗбүри түгел.

– Корбанлыкның сөякләрен күмәргә кирәкме?
– Кемдер күмеп куярга куша, кемдер суга ташларга кирәк, ди. Ләкин, аятьләрдән аңлашылганча, корбанлыкның сөяген дә, тиресен һәм канын да изгеләштерергә кирәкми. Галимнәр әйтүенчә, сөяген бауда торган эткә дә бирергә ярый. Шул ук вакытта хөрмәтсезләргә дә кирәкми.

– Ә тиресен нишләтергә?
– Бу шулай ук актуаль проблема. Бәясе бик арзан булгач, кемдер аны күмеп кенә куя. Иң хәерлесе – тире җыючыга тапшырып, акчасын берәр мохтаҗга сәдака итеп бирү. Корбан чалып биргән кешегә дә биреп җибәрергә кирәкми.

– Сиңа күчтәнәч итеп корбан итен китергәч нинди дога укырга?
– Аллаһы Тәгалә корбаныгызны кабул итсен дип, теләкләрегезне генә әйтсәгез дә була. Кем биргәнен дә белмәскә мөмкин ул. Әмма үзе белмәсә дә, Аллаһ белүче.

– Гаилә фәкать бер генә сарык корбан итә алганда, ул кем исеменә чалына?
– Гаилә башлыгы исеменнән чалынса, савабы барлык гаилә әһелләренә дә була. Әгәр дә хатынының үз акчасы булып, барлык чыгымнары һәм әҗәтләреннән тыш нисаб күләме чыкса, ул үз исеменнән чала. Олы яшьтәге балалары булып, акча эшләсәләр, нисаблары булса, алар да чалырга тиеш. Кайберәүләрнең узган ел хатын исеменнән чалдык, быел балабыз исеменнән була дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Юк, мөхтәрәм җәмәгать, бала балигълык яшендә түгел икән, һәм нисабы да булмагач, аның исеменнән чалынырга тиеш түгел. Тагын бер ялгышлык – фәлән кеше исеменә дип түгел, Аллаһ ризалыгы өчен фәлән кеше исеменнән дип чалырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading