16+

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акция Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авырулы балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителде.

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды

Татарстанда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны башланды. Ел саен уздырыла торган акция Рамазан ае кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авырулы балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм итү йөзеннән игълан ителде.

Традицион рәвештә нәкъ менә шушы изге айда республикабыз мөселманнары хәйриячелек өлкәсендә иң зур активлык күрсәтә, чөнки Рамазан аенда сәдака бирү бик күркәм гамәлләрдән санала. Изге гамәлләр кылу, аз керемлеләргә һәм авыруларга карата юмартлык күрсәткән өчен саваплар шушы 30 көндә күпкә тапкырлана һәм ул адәм баласын Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайта.

Балаларга ярдәм

Ярдәмгә мохтаҗ беренче авыру бала – Дәлил Вәлиев. Аңа 3 яшь. Бала гипертензия-гидроцефаль синдромы һәм кан тамырлары шеше белән дөньяга килгән. Өч айдан Дәлил күзләрен йома башлый. Бер яшьтә тугыз айда аңа соңгы диагноз куялар: «үз-үзеңне тотышның аутистик тайпылышы белән психо-сөйләм үсешен тоткарлау формасындагы резидуаль энцефалопатия». Әгәр малай югары сыйфатлы дәвалану алса, бу “җыелма” диагноз бетәргә мөмкин. Дәлилнең әнисе һәм әтисе баланы дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләрне куллана, әмма курслар түләүле һәм алар бик күп. Билгеле ки, гаиләдә хәзер бердәнбер туендыручы – ул сабыйның әтисе, әмма Вәлиевлар кардәшләребезнең ярдәменә өметен югалтмый. Кирәкле сумма – 60’000 сум.

Ярдәмгә мохтаҗ икенче баланың исеме Константин Баранов. Аңа 4 яшь. Аның әнисе баланы вакытыннан алда тапкан, һәм бу, әлбәттә, сабыйның сәламәтлегендә чагылыш тапкан. Хәзер Константинда авыр формадагы ДЦП... Малайның әти-әнисе улының хәлен яхшырту өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Әмма бу җиңел түгел, чөнки гаиләдә әти генә эшли, ә әни тәүлек буена түләнми торган эштә – ул авыру баланы карый. Аңа өзлексез рәвештә дәвалану таләп ителә. Кирәк булган сумма – 60’000 сум. Кызганыч ки, Костяның әти-әнисенең дәвалауны мөстәкыйль рәвештә түләргә мөмкинлеге юк. Алар ярдәм сорыйлар.

Ярдәмгә мохтаҗ өченче бала – Камилла Киреева. Бу шат күңелле кызга 21 яшь. Диагнозларның тулы бер «бәйләме»нә дә карамастан, аның йөзеннән елмаю китми: ДЦП, спастик тетрапарез, 3-4-нче дәрәҗәдәге умыртка сөяге кәкрәю, күрү нервларының өлешчә атрофиясе... Камилла бу авырулар белән батырларча көрәшә, һәм бу эштә аңа кызын үзе генә тәрбияләгән яраткан әнисе булыша. Мәрхәмәтле кешеләр аларга тернәкләнү курслары узарга ярдәм итә, чөнки Фәридә ханым авыру кызын даими рәвештә карау аркасында эшли алмый. Чираттагы курс 60 '000 сум тора.

Ярдәмгә мохтаҗ дүртенче бала – Руфат Агаевка – 13 яшь, һәм ул елан чагып инвалидлык алган. Елан чагу аркасында ул аңын югалта. Беркадәр вакыттан соң Руфат аңына килә, шуннан соң анда физик тайпылышлар гына түгел, психик тайпылышлар да башлана. Гаиләдә, Руфаттан тыш, тагын биш бала тәрбияләнә, ә гаиләдә бары тик әтисе генә эшли, аңа әле шулай ук үзенең авыру әнисе турында да кайгыртырга кирәк. Руфат өчен чираттагы тернәкләнү курсы 60’000 сум тора, бу акча аның әти-әнисендә, әлбәттә, юк. Ул сезнең ярдәмгә мохтаҗ.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Иң яхшы сәдака – Рамазан ае сәдакасы”. Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрегезне кабул кылсын!

Әлеге авыру балаларга ярдәм итүнең биш юлы бар:

Беренчесе: 7715 номерына САДАКА сүзен язып SMS-хәбәр җибәрергә. Хәбәрнең бәясе 50 сум.

Икенчесе: SMS-хәбәрдә САДАКА сүзен язарга, буш ара калдырырга һәм кирәкле сумманы язарга. Мисал өчен, САДАКА 300. Бу очракта кәрәзле телефон счетыннан 300 сум күчереләчәк.

Өченчесе: 5336 6900 3516 7669 номерлы Саклык банкы картасы («Зәкят» фонды хезмәткәре Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы).

Дүртенчесе: акчаны счетка күчерергә мөмкин, реквизитлар биредә күрсәтелгән.

Чыганак: http://dumrt.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading