Аллаһ Тәгалә һәркайсыбызны әниләребезнең карыннарында юктан бар кылды. “Аллаһ сезне аналарыгызның карыннарыннан бер нәрсә белмәгән хәлдә чыгарды. Сезгә ишетү өчен колак, күрү өчен күзләр һәм йөрәкләр бирде. Бәлки сез рәхмәтле булырсыз” (“Умарта корты”, 78).
Бер карында яралган, бер карында үзенең тәүге ризыгын тапкан кешеләр җир өстенә килгәч тә бер-берсенә карындаш булып калырга, бер-берсен кайгыртып яшәргә тиешләр. Чөнки алар бер атадан, бер анадан туганнар, шуңа да “туганнар” дип аталалар.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә Үз хакыннан һәм әти-әни хакыннан соң туганлык хакын искә алды: “Бер Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне тиңләмәгез. Ата-анагызга һәм туганнарыгызга игелек кылыгыз” (“Хатыннар”, 36нчы аять).
Кешенең туганнары: әтисе һәм әнисе тарафыннан булган туганнары: әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар, аларның уллары һәм кызлары, бер туган апа-сеңелләр һәм абый-энеләр, аларның балалары. Әти-әнинең бертуганнары, аларның балалары.
Сөекле Пәйгамбәребез беренче көненнән кешелекне туганлашып яшәргә, якыннарыңның кадерен белергә чакырды. Динебезнең бу сыйфатын мөселманнар гына түгел, хәтта Пәйгамбәребезгә дошманлык күрсәтүчеләр дә инкяр итә алмадылар.
Мәккә җитәкчесе Әбү Суфьян Пәйгамбәргә каршы көрәш өчен ярдәм сорап Рум императоры Ираклий янына баргач, патша аннан: “Мөхәммәд сезне нәрсәгә чакыра?” – дип сораган. Әбү Суфьян: “Бер Аллаһыга гыйбадәт кылырга, берәүне дә Аңа тиңдәш итмәскә чакыра. Шулай ук намаз укырга, бер-береңә тугры булырга, бер-береңне кичереп яшәргә һәм туганлык җепләрен сакларга куша”, – дигән (Бохари, Мөслим риваятьләре).
Пәйгамбәр Мәккәдән Мәдинәгә күчеп килгәч тә, аның янына кешеләр җыелган. Ул аларга: “Мөселманнар, бу шәһәр безнеке булачак. Әйдәгез, имансызларны куабыз”, – дип патшалыкка омтылмаган, властька ыргылмаган. Бәлки үзенең әүвәлге мөраҗәгатендә: “Кешеләр, бер-берегезгә сәлам бирегез, ризыклар белән сыйлашыгыз, туганлык җепләрен бәйләгез һәм төннәрен кешеләр йоклаганда намаз укыгыз, сәлам белән җәннәткә керерсез”, – дигән (Тирмизи, Ибн Мәҗәһ риваятьләре).
Туганлыкның нәрсә икәнен Пәйгамбәребез кечкенәдән яхшы белгән. Ата назын күрмәгән, алты яшендә әнисен югалтып бабай кулында, абыйлары карамагында үскән. 8 яшендә бабасы да вафат булып, әтисенең абыйсы Әбү Талиб өенә күчкән. 40 еллап абыйсының изгелеген тоеп яшәгән. Ир булып ныгыгач, Әбү Талибның улы Галине үз тәрбиясенә алып, очын-очка ялгап яшәүче абыйсына ярдәм иткән. Аллаһы аңа пәйгамбәрлек вазыйфасын тапшыргач та, иң элек җәннәт юлына үз туганнарын өндәргә чакырган.
Абыйсы Әбү Талиб үлем түшәгендә ятканда да янында булган һәм аны хаклыкка өндәгән.
Туганлык бетү – ил бәласе
Кайбер кешеләр: “Минем туганнар, ничек телим – шулай яшим”, – дип, туганнарына булган мөнәсәбәтен үзенең шәхси эше дип саныйлар. Бу – зур хата. Әлеге җинаятьнең бәласе бөтен халык, милләт өстенә төшә. Исламның әүвәлге гасырларында әти-әниләр балаларын туганнары белән начар яшәүчеләрдән ерак торырга өйрәткәннәр.
Пәйгамбәребезнең оныгы Хөсәенның улы Гали үз баласына: “Улым туганлык җепләрен өзүче белән дус булма, чөнки Аллаһ андыйларны үз Китабында өч урында каргаган”, – дип кисәткән. Әлеге кисәтүләрнең берсе “Мөхәммәд” сүрәсенең 22-23нче аятьләрендә килә: “Бәлки, сез хаклыктан йөз чөерсәгез, җирдә бозыклык чыгарырсыз һәм туганлык җепләрен өзәрсез. Аларны Аллаһы ләгънәт кылды, хаклыкны ишетүдә саңгырау итте, күңел күзләрен сукырайтты”.
Бүген җәмгыять кеше үтерү, наркотиклар куллану, угрылык кебек нәрсәләрне җинаять дип белгән кебек, туганлык җепләрен өзүне дә милләт фаҗигасы итеп күрергә тиеш.
Әүвәлге заманнарда мөселманнар җыелышып дога кылыр алдыннан, имам кешеләргә борылып: “Арабызда туганнарын рәнҗетүчеләр булса чыгып китегез, без хәзер Раббыбызга дога кылабыз, туганнарын рәнҗетүчеләргә күк капкалары ябык”, – дип әйтә торган булган.
Туганлык – ризыкны арттыра...
Ике туган бер карында яралганнар, бер карында үзләренең беренче ризыкларын тапканнар. Бер күкрәк сөтен имеп, бер ананың кочагында үскәннәр. Күкрәктән арелып, әни тезеннән төшкәч тә, ризык эзләү аларны җир буйлап чәчкәч тә, туганнарның бер-берсенә якын калулары – аларның тормышларына, ризыкларына бәрәкәт бирә.
Пәйгамбәребез: “Арагыздан берегез ризыгы киң һәм гомере озын булуын теләсә, туганлык җепләрен ныгытсын”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Туганнарың белән тату яшәп ризыгың киңәя, гомерең озыная. Кызганыч, бүгенге көндә күпме кешеләр байлык артыннан куып, ризыкларын арттырам дип, үз туганыннан баш тарталар, араларын өзәләр. Төрле низагларга кереп, якыннары белән тәмам әрләшеп, судлашып бетәләр... Өч көнлек дөнья малын арттырам дип, кеше үз башына туганының рәнҗешен ала. Туган хакына кереп, байлык артмый, бетә икәнен аңламый, бичара. Моннан бер гасыр элек Риза Фәхреддин хәзрәтләре үзенең “Җәвамигул-кәлим шәрхе” китабында шундый юлларны китерә: “Бүген күпме балалар, аталары вафат булгач, аталарын җирләгәннән соң күз яшьләрен дә сөртергә өлгермичә атадан калган мал-мөлкәтне бүлү өчен мәхкәмәләргә чабалар. Нәтиҗәдә туганнар арасы бозыла, әтинең исеме, нәселе, фамилиясе пычрана, һәм бу байлык атадан балаларга бүләк ителгән бер кайгы-хәсрәт кенә булып кала”, – ди.
Хәтерлим, мәктәптә укыганда без төсле телевизор сатып алдык. Бөтен туганнар безгә акча җыештылар. Әти машина яллап Чаллыга китте, әни бәлеш салды, өйгә туганнар җыелыштылар. Элек, зур әйбер алу бер бәйрәм кебек була иде. Ике туган абыйлар яңа өйгә чыккач та, әти аларга акча бирде. Хәзер туганнардан акча сорап торасы юк, башка “туганнар” ярдәмгә ашкынып торалар. Өйдән дә чыгасы түгел, интернетны ачып “акча кирәк” дип яз гына, шундук “Деньги мигом”, “Быстро деньги”, “Миг кредит” кебек “хәйрияче туганнар” ярдәмгә килеп җитәләр.
Туганнар белән җыелышып әйбер алу, урам белән йорт күтәрү кебек нәрсәләр бетеп килсә дә, кредит алганда үз туганын поручитель итеп кертеп, соңыннан бар әҗәтен аның сыртына калдыручылар аз түгел. Ничарадан-бичара күпме әби-бабайлар мәчет-чиркәүләргә елап киләләр. Оныклары алар исеменә кредит алып, болары процентка чумып, хәер сорашып йөриләр. Ә бит туган рәнҗеше бик тиз кайта. Кеше үз явызлыгының ачы җимешләрен бу дөньяда да, ахыйрәткә күчкәч тә татый. Ләкин, ике гөнаһның җимеше аеруча тиз өлгерә.
“Явызлык кылу һәм туганлык җепләрен өзүнең газабын Аллаһ бу дөньяда бирергә ашыктыра, ахирәткә дә калдыра” (Әбү Даут, Тирмизи, Хәким риваятьләре).
Йөрешсәң генә туган
Әлбәттә, туганлык җепләрен бәйләү өчен туганнарның күрешеп торулары, аралашып яшәүләр бик мөһим. Катыйгуррахм – туганлык җепләрен өзү дә мөмкинлегең булып та аларны зиярат кылмау, араны тотмау була.
Кайвакыт без дин, мәчет юлына баскач, үзебезнең туганнарыбыздан бераз читләшә башлыйбыз. Әлбәттә, дингә килгәч, диннән ерак кешеләр белән аралашу өчен сәбәпләр кими. Өстәлгә аракы куелган туйлар, туган көннәр, тәпи юулардан мөселман кешесе ерак тора. Неужели, безне берләштереп торучы сәбәпләр шул шешәле мәҗлесләр, кәеф-сафа корулар гына инде?
Пәйгамбәребез: “Кем Аллаһка һәм ахирәткә иман китерде, үзенең кунагын хөрмәт итсен, туганлык җепләрен ныгытсын, сөйләсә хәерле сүз сөйләсен, яки дәшмәсен”, – диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре).
Әгәр безне кайчандыр шешә берләштерә алса, күңелебездәге иманыбыз безне бергә җыя алмыймыни? Коръән уку, дога кылу, вәгазь сөйләү, исем кую ашлары, корбан мәҗлесләре... Җыелу өчен күпме сәбәпләр бар, теләк кенә кирәк. Әллә ни зур сәбәбе булмаса да, кичен эштән соң, туганың янына ярты сәгатькә генә кереп чыксаң да, аның да, синең дә күңелләр күтәрелә.
Туганнар арасында булган җылы хисләрне һәрзаман ныгытып, яхшыртып тору тиеш. Ярар, без болай да туганнар инде, дип, туганың белән еллар буе күрешмәсәң, аралашмасаң, хәлен белмәсәң, туганлык хисләре сүнеп тә китә. Шуңа күрә кешеләр һәрзаман күрешеп, йөрешеп яшәргә тиешләр.
Пәйгамбәребез: “Якын туганың белән дә араңны өзсәң, ул якын булмас. Ерак туганың белән дә аралашып торсаң, ул ерак булмас”, – диде (Хәким риваяте).
Ачык чырай рәхәт, әмма...
Әлбәттә, туганнар үзәра тату яшәгәндә, алар белән кунакка йөрешү, аралашулары рәхәт. Ләкин, мөселман кешесе үзен ачык чырай, мул табыннар белән каршы алучы туганын генә түгел, аны дус күрмәүче туганы белән дә арасын сакларга тырышырга тиеш.
Халык: “Туганың сиңа таш белән атканда, аңа аш белән кайтар” дигән. Менә бу Аллаһ каршында чын изгелек була.
Пәйгамбәребез: “Җавап йөзеннән генә туганлыкны саклаган кеше чын туган була алмый, ә аны туганнары ташласалар да, ул аларны ташламаган кеше чыннан да туганлык җепләрен саклаучы була”, – диде (Бохари риваяте).
Пәйгамбәребез Әбүзар исемле сәхабәсенә дә: “Туганың синнән йөзен чөерсә дә, аның белән туганлашып яшә”, – дигән вәсыять бирә (Табәрани риваяте).
Буыннар арасындагы туганлык
Динебез янәшәңдә булган, күзең күргән, син белгән туганнарыңны тану гына түгел, буыннар арасындагы туганлыкны да сакларга чакыра. Һәр кешенең нәсел-нәсәбе бар. Нәсел синнән соң килүче балаларың, оныкларың, торыннарың... Нәсәбең ата-бабаңнарың. Син нинди нәселдән килдең, шәҗәрә агачың сине кайларга илтеп, кемнәр белән тоташтыра? Бүген күпләр, бигрәк тә яшьләр, нәсәп-шәҗәрәләр белән бөтенләй кызыксынмыйлар.
Әгәр борыңгыларың сиңа кирәк булмасалар, бала-оныкларыңа син дә кирәк булмассың. Тар һәм караңгы ләхетләрдә дога көтеп, тилмереп ятканда балаларың сине искә алсыннар, сиңа дога кылсыннар дисәң, бүген үз бабай-әбиләреңә дога кылу кирәк. Нәрсә чәчсәң, шуны урасың. Туганлык орлыкларын чәчсәң, аның җимешләре татлы һәм дәвамлы булачак. Пәйгамбәребез: “Нәсәпләрегезне өйрәнегез, шуның белән туганлык җепләрегезне бәйләрсез. Туганлыкны ныгыту гаиләдә мәхәббәтне булдыра, байлыкны арттыра һәм гомерне озынайта”, – диде (Тирмизи, Әхмәт, Хәким риваятьләре).
Туганыннан ваз кичкәннән Аллаһ ваз кичә
Туганлык җепләрен бәйләүчене Аллаһ Үз рәхмәте белән бәйли. Пәйгамбәребез: “Аллаһ Үзенең мәхлүкъларын бар кылганнан соң туганлык җепләре телгә килә һәм: “Туганлыкны өзүдән Сиңа сыенам”, – дигән. Аллаһ аңа: “Әгәр сине өзгән кешедән Мин өзелсәм (рәхмәтемнән, саклавымнан мәхрүм итсәм) һәм сине бәйләгән кешене мин Үзем белән бәйләсәм, син риза булырсыңмы?” – дигән. Туганлык: “Әлбәттә”, – дигән. Шулвакыт Аллаһ аңа: “Димәк, шулай булсын”, – дигән (Бохари, Мөслим).
Раббым безгә туганлыкның кеше тормышында никадәр әһәмиятле нәрсә икәнен аңлап, туганлыкны өзү күпме бәла, хәсрәт китерүен онытмыйча яшәргә насыйп итсен.
Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.
Комментарийлар