16+

Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән

Чын иманлы кеше бу дөньяның бакый түгел, ә фани, безгә аның белән хушлашырга туры киләчәк бер урын гына булганын яхшы аңлый.

Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән

Чын иманлы кеше бу дөньяның бакый түгел, ә фани, безгә аның белән хушлашырга туры киләчәк бер урын гына булганын яхшы аңлый.

Һәм үзенең кылган гамәлләре өчен Аллаһ алдында җавап тотарга туры киләчәгән бер вакыт та онытмый

Шуңа күрә дә ул бу дөньядагы һәр көненә, һәр сәгатенә, һәр мизгеленә сакчыл карап, дөньяви дәртләр вәсвәсәсенә бирелмичә, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алуга ирешергә омтыла. Ә аның өчен үрнәк булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тора, чөнки Аллаһ Илчесе кешеләр арасында иң камиле, күркәм холык иясе, Аллаһның могҗизаи Яратылганы. Коръәндә аның турында: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, Без сине галәмнәргә рәхмәт өчен генә җибәрдек” (“Пәйгамбәрләр” сүрәсе, 107 нче аять), – диелгән. Пәйгамбәребез (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) әйткән: “Иман нуры төшкән күңелнең өч сыйфаты бар: беренчесе – ул рәнҗетми, икенчесе – рәнҗеми, өченчесе – игелекле эшләре өчен бернинди дә әҗер сорамый, аны Аллаһ ризалыгы өчен генә эшли”, – дигән.

Болар – иманлы кешенең төп сыйфатлары. Аллаһның Расүле Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) үзенең хәдисләренең берсендә: “Дин ул – әхлаклылык”, – дигән. Андый күңелгә ия булу – һәр динле кешенең чын бәхете. Шулай итеп, ислам диненең максаты – үзенең бар күңеле һәм аңы белән Аллаһка итагать итүен танучы, югары әхлаклы кеше тәрбияләү.

Исламның чын максатын аңлау өчен, Аллаһ ризалыгын алу юлында, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!), сәхәбәләрнең, тәкъваларның тормышын тирән өйрәнергә кирәк.

Исламның бер тәкъвасы – Мәгъруф Кархи тормышыннан бер мисал китерәсе килә, ул шулай дигән: “Әгәр Аллаһ үз бәндәсен сөйсә, Ул аңа изге гамәлләр ишеген ача”. Бер көнне Мәгъруф Кархи өенә бер авыру карт килә. Мәгъруф Кархи аны ашата, ял итәргә тәкъдим итә. Бу карт остазның йортында яши башлый. Карт төннәр буе, түзеп тормаслык авыртуларга чыдый алмыйча, бик каты улый, йорт әһелләренең берсе дә тыныч йоклый алмый. Карт бик кире һәм көйсез була. Барлык кешеләргә дә кычкыра һәм барысына да комачаулый. Йорт әһелләре акрын гына йорттан китә башлыйлар. Өйдә йортның хуҗасы, ягъни Мәгъруф Кархи һәм аның хатыны гына кала. Мәгъруф Кархи көне-төне бу картка хезмәт кыла, һәрвакыт аның күңелен табарга тырыша. Бервакыт ул, хәлсезләнеп, картның урын-җирендә йоклап китә. Карт, бу хәлне күргәч: “Бу нинди кешеләр? Бу нинди монафыйклар? Тыштан изгеләр булып күренәләр, ә эчтән әшәкеләр икән. Башкаларга нәсыйхәтләр бирәләр, ә үзләре шәригать боерыкларын үтәмиләр. Бу да менә йоклап китте. Минем турыда бер дә уйламый. Миңа ничек авыр булганын ул беләме икән?” – дип ачулана башлый.

Мәгъруф Кархи бу сүзләрне тыңлый, ләкин ишетмәгән кебек аңа хезмәт кылуны дәвам итә. Ләкин аның хатыны түзә алмый һәм иренең колагына болай дип әйтә: “Ничек инде бу ямьсезлеккә түзәргә була! Сез ишеттегезме яхшылыкны белмәүче бу картның сүзләрен! Әйтегез аңа, безнең йорттан китсен. Яхшылыкның кадерен белгән кешеләргә генә ярдәм итәргә кирәк”.

Мәгъруф Кархи дәшмичә хатынының сүзен тыңлый да, елмаеп әйтә: “Ни өчен син аның сүзләренә үпкәлисең? Ул миңа кычкырды, миңа карата әдәпсезлек кылды. Аның сүзләре миңа бернинди зыян китермәде. Син күрәсең бит, аңа бик авыр, хәтта тыныч йоклый алмый. Бел шуны – үзе газапланган һәм башкаларны да газаплаган кешеләргә хезмәт кылу, аларга карата миһербанлы, шәфкатьле булу – олы бер сәнгатьтер”.
Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында болай дип әйтә:

“Аллаһның үзенә ихлас гыйбадәт кылыгыз, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиндәш кылмагыз. Ата-анага, якын кардәшләргә, ятимнәргә, мескеннәргә, кардәш булган һәм кардәш булмаган күршеләргә изгелек итегез. Шулай ук сәфәрдә ят юлдашларга, үзегезгә кунак булып килгән юлчыларга һәм хезмәтче колларыгызга изгелек кылыгыз. Тәкәбберләнеп мактанучыны Аллаһ, әлбәттә, сөйми” (“Ниса” сүрәсе, 36 нчы аять).

Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезне күркәм сыйфатлар белән баетсын, безгә бу дөньяда һәм ахирәттә бәхет-сәгадәткә ирешергә насыйп итсен!

Нияз хәзрәт Сабиров.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading