16+

Ураза тотучыга кайчан дога кылырга? Авыз ачкамы, әллә аңа кадәрме?

Авызга тәгам алгач, тәнгә җиңеллек килә һәм ваемсызлык барлыкка килә сыман.

Ураза тотучыга кайчан дога кылырга? Авыз ачкамы, әллә аңа кадәрме?

Авызга тәгам алгач, тәнгә җиңеллек килә һәм ваемсызлык барлыкка килә сыман.

“Ураза тотучының догасы кабул ителүе турында хәдисләр бар. Бу хакта, мәсәлән, аларның берсендә ураза тотучыныкы ата-ананың баласына кылган һәм юлчы догасы белән бергә килә. Ә тагын берсендә "ураза тотучының авыз ачкандагы догасы кабул ителә" диелгән. Авыз ачканда дигән сүз кайсы мизгелне истә тота икән – беренче йотым суны эчкәч үк кылыргамы ул доганы, әллә ашап туклангачмы? Дога кылгач ук кабул ителәме, ул 100 процент тормышка ашачак дигән сүзме? Монда уразасы кабул булган кешенең догасы турында гына сүз барамы, әллә ураза тотучының башка кешеләр өчен кылганы да кабул була аламы?”

Сорауга Мәскәү Ислам институтының теология факультеты деканы Руслан Баишев җавап бирә:
– Әйе, чыннан да, хәдисләрдә нәкъ менә авыз ачу вакыты искә алына. Моны авыз ачарга күпмедер вакыт калгач яки авыз ачкач ук дип аңларга мөмкин. Икесе дә дөрес. 

Шулай да авыз ачар алдыннан дога кылырга тәкъдим итәм. Чөнки кеше әле ураза гыйбадәтендә, аны тәмамлау алдында була һәм күңеле дә ихласлык белән тулы була дип уйлыйм. 

Ә инде авызга тәгам алгач, тәнгә җиңеллек килә һәм ваемсызлык барлыкка килә сыман. 
Шуңа күрә авыз ачар алдыннан дога кылсак, ул ихласрак булыр, мөгаен. Әлбәттә, авыз ачкач та, дога кылырга ярый. 

100 процент кабуллыгы турында: моны бер Аллаһ кына белә. “Гафир” сүрәсендә Аллаһу Субхәәнә вә Тәгалә: “Миңа дога кылып, сорагыз, Мин җавап бирермен”, – дигән (40:60). Безнең бурыч – Аллаһтан сорау. Ихластан, чиста күңел белән сорау, Аллаһның ишетәчәгенә ышанып. Ә калганын Аллаһы Тәгаләгә калдырырга кирәк, Ул яхшырак белүче. 

Уразадагы кешенең генә догасы кабул булуы турында да төгәл әйтүе читен. Раббыбыз – әл-Хәбир (хәбәрдар, белүче). Монда ураза тоту-тотмауга гына бәйле түгелдер. Чөнки аның сыйфаты бар. Ураза тотучы һәр яклап ураза тотарга тиеш. Әгәр уразадагы кеше гөнаһлы гамәл кылса, бозык сүзләр сөйләсә, болар доганың кабуллыгына йогынты ясамыйча калмас, әлбәттә. Әмма ураза тота алмаган сырхаулар, картлар була бит. Ашамаска-эчмәскә аларның җитди сәбәбе бар, моны Аллаһ Үзе рөхсәт иткән. Шуңа күрә андый кешеләр дога кылмаска һәм аларның соравы кабул булмас дигән сүз түгел. Аллаһ ишетә, белә һәм Үз ихтыяры белән кабул итәчәк, иншәАллаһ.

Дога кылганда үзең өчен дә, башкалар өчен дә сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә үзебез өчен кылганын да, башкалар өчен сораганны да кабул итәр, дип ышанабыз. 
(Мәскәү диния нәзарәте социаль челтәреннән)

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

6

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading