16+

“Зәкят” фонды мохтаҗларга 4 тоннадан артык гошер таратты

4 тоннадан артык гошер 150дән артык аз керемле, күпбалалы, авыру балалы, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә таратылды.

“Зәкят” фонды мохтаҗларга 4 тоннадан артык гошер таратты

4 тоннадан артык гошер 150дән артык аз керемле, күпбалалы, авыру балалы, тулы булмаган гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә таратылды.

Алексеевск, Балтач, Питрәч, Кайбыч, Балык Бистәсе районнарыннан килгән җиләк-җимешләр, яшелчәләр мохтаҗларны кыш буена запас белән тәэмин итте.

“Зәкят” фондының көндәлек эше ул - хәйриячелек. Төп юнәлешебез, әлбәттә, акчалата ярдәм итү. Бик күп фондлар баш тарткан авыру сабыйларга ярдәм итүне дә туктамыйбыз.  Көз айларында гошер таратабыз, ел дәвамында корбан итләре кабул итәбез. Атнасына өч тапкыр мохтаҗларны, сукбайларны, картлар йортындагы өлкәннәрне хәләл ризыклар белән тәэмин итәәбез", – диде “Зәкят” фондының  генераль директоры  Булат Мәрдәнов.
Монда килгән һәрбер кеше гошер генә алып калмыйча, үзләре генә ялгыз түгеллекләрен, аларга ярдәм итүчеләр барлыгын тоеп-сизеп киттеләр. “Килүчеләрнең күбесе бу фондтан ел дәвамында ярдәм алып тора. Кыш буена җитәрлек яшелчә бирәләр, Аллага шөкер. Безгә бик зур ярдәм ул. Бик шәфкатьле, мәрхәмәтле, мөлаем монда эшләүче кешеләр. Чын күңелдән ярдәм итәләр. Аларга рәхмәтләребез чиксез зур. Корбанга сарыкның бер ботын бирделәр, берни дә кызганып тормыйлар”, - ди гошер аларга килгән Лилия апа.
Халыкның күбесе фонд турында мәчетләрдән, иптәшләреннән, туганнарыннан белгәннәр, шуннан бирле инде берничә ел туктаусыз ярдәм алып торалар. Халисә Галимова авыру бала үстерә. “Ел саен безгә сәдака бирәләр. 1 группа инвалид балабыз бар, бабай да авырый, менә ике кешегә ярдәм алабыз. Рәхмәт аларга бик зур. Инде 5-6 ел булышалар алар безгә. Беренче тапкыр “Зәкят” фонды турында мәчеттә әйттеләр. Шуннан бирле һәр ел ярдәм алып торабыз", - ди әңгәмәдәшем.
Гошер-сәдака ул - Аллаһы Тәгаләгә бирелгән нигъмәтләр өчен шөкер итү. Динебез буенча, уңышның уннан бер өлешен мөселман кешесе мохтаҗларга бирергә тиеш. 

"Бу бик мөһим һәм изге эш," – дип уртаклаша ятим бала тәрбияләүче бер ханым, бәрәңге салынган капчыгын алгарда. "Безнең өчен бу зур ярдәм, бигрәк тә хәзерге вакытта. Һәрвакыт кирәкле әйберләрне үзең сатып ала алмыйсың. Син ялгыз түгел икәнеңне сизәсең. Бу гына түгел әле, минем балама ноутбук та алып бирделәр. Ел дәвамында төрлечә ярдәм итеп торалар" ди ул. 

Гошер-сәдака тарату чарасы – хәйриячелек кенә түгел, ул бердәмлек, үзара ярдәмләшү һәм рухи кыйммәтләрнең мөһимлеген искә төшерү дә. 
“Гошер-сәдака монда килүчеләр өчен зур ярдәм булып тора. Үзләренә сатып алырга бик кыйбатка чыга, эзләп тә йөрергә кирәк. Ә монда алар, Аллаһ ризалыгы белән, бушка алалар. Ярдәм итүчеләргә дә, мохтаҗларга да – барысына зур рәхмәт” – ди хәйрия программаларының баш белгече Гүзәлия Вәлиуллова.

Казанда гошерне нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Хәйрия кампаниясендә катнашырга яки азык-төлек ярдәме алырга теләүче казанлылар фондка (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала. Азык-төлек хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә, мөселман уку йортларына шулай ук турыдан-туры урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырыла.

Залина Гыйләҗиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading