16+

Аляска да Россиягә тартыла

АКШ белән Европа Союзы Россияне хәзер ничек кенә «ерткыч» итеп күрсәтергә тырышса да, Кырым артыннан безнең илгә багланган өмет тулы карашлар артты.

Аляска да Россиягә тартыла

АКШ белән Европа Союзы Россияне хәзер ничек кенә «ерткыч» итеп күрсәтергә тырышса да, Кырым артыннан безнең илгә багланган өмет тулы карашлар артты.

Тиздән Кырымның эзләре буенча Украинаның тагын бер өлкәсе - Донецк та китәргә охшаган. Башка илләр дә Россия канаты астына керүгә бер дә каршы түгел. Кырымнан соң, беренчеләрдән булып, бу хакта Молдавиянең Приднестровье Республикасы белдерде.
Америкалылар белән европалыларның үзләре арасында да Россияне яклаучылар аз түгел. Мисал өчен, хәзер Латвиядә Россиягә кушылу өчен имза җыялар. Сербиядә дә бу мәсьәлә бик актуаль. Аляска халкы арасында да Россиягә кире кайту турында уйлаучылар байтак. 1867 елда Америкага арендага бирелгән карлы-бозлы ярымутрауда яшәүчеләр петициягә имзалар җыю белән мәшгуль. Ике көн эчендә ул 11 мең тавыш туплаган. Ә хөкүмәтнең бу мәсьәләгә игътибарын җәлеп итү өчен, 20 апрельгә кадәр 100 мең имза җыю кирәк.
Кар дигәннән, күптән түгел кышкы Олимпиаданы әйбәт кенә уздырып җибәргән Сочины якшәмбе көнне кайгылы хәбәр яңгыратты. Аның «Роза Хутор» чаңгы курортында, кар ташкыны төшеп, ике кеше һәлак булган. Сочи тауларында алга таба да кар «һөҗүмнәре» куркынычы саклана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading