Җәй саен Татарстан елга-күлләрендә су коенганда йөзгә якын кеше батып үлә. Бу бәхетсезлек очракларының күпчелеге суга исерек килеш керү аркасында, ә балаларга кагылышлылары ата-аналарның күзәтеп җиткермәве сәбәпле туа. Җәй буе яңалыклардан әле бер сулыктан, әле икенчесеннән баткан кешеләрнең гәүдәләрен «сөзеп» алганнарын күзәтеп борчылып, көзгә кергәч кенә җиңел сулап куябыз. Су...
Балык дип өзелгән гомерләр
20 октябрь көнне Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсенә Кама елгасында көймә әйләнгәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Көймәдә йөзгән 4 балыкчының салкын суга егылганнарын ярдан үтеп баручы күреп ала. Балыкчыларның бәхетенә, аларга ярдәмгә якындагы катер капитаны ашкына. Тик ул балыкчыларның икесен генә коткарырга өлгерә. Өченче ир-атның үле гәүдәсен урынга килеп җиткән коткаручылар 40 минуттан соң гына табып алалар. Ә дүртенче балыкчының җәсәде бары тик өч көн узгач кына ярга чыгарыла.
Ир-атларның барысы да балык тотарга ярата торгандыр. Дуслар белән җыелышып, җәен суга кармак салырга йөрүләр - гадәти нәрсә. Тик бу - һава торышы җылы булганда, ә көзге җилләр уйный башлау белән ул бер көнлек балыкчыларның күбесен зур җәен балыгы белән котыртып та яр буена алып чыгу мөмкин түгел. Үз кармакларына һәм шөгыльләренә ел әйләнәсендә, яңгыр дими, кар дими, каннарында чын балыкчы каны акканнар гына тугры булып кала. Балык дип ташкынга да сикерергә риза булган әлеге җанатар балыкчылар аркасында, суда батып үлүчеләр исемлеге җәйдән кала фасылларда да яңарып тора. 20 октябрь көнне дә, хәтерләсәгез, һава торышы бер дә гади кешене балыкка барырга кызыктырырлык түгел иде: иртәдән яңгыр сибәләде, җил дулады. Нәтиҗәдә, бу хәтәр мавыгулары ике балыкчының үзләрен балыклар патшалыгының корбаннарына әверелдерде.
Көзен, кышын, язын болай да куркыныч булган балык тоту шөгылен тагын бер нәрсә хәтәррәк итә. Салкын көннәрне, кан тамырларына җылы йөгертү өчен, балыкчыларга берәр чәркәне тотып кую да гадәти йола. Моның исә туарга мөмкин булган хәвефле ситуацияләрдә аек фикер йөртү сәләтен киметү генә түгел, җылылык белән тәэмин итүче сыеклыкны артыграк җибәргән очракта, хәтта балыкны кул яки теш белән тота башлау теләген уятуы да ихтимал.
Әле көз фасылы гына, ул балык тоту өчен куркыныч булган сезоннар арасында иң куркынычсызы. Кыш белән яз аңа караганда күпкә хәтәррәк. Көз ахыры-кыш башларында елга-күлләрне каплаган, әле ныгымаган, алдавыч бозга кереп, су астына китеп; табыш дип сәгатьләр буе боз өстендә утырып өшеп; язгы ташулар вакытында боз кисәгендә елгага агып ел саен күпме балыкчылар харап була. Җәй көне су күпме хәвеф-хәтәрләрнең сәбәпчесе була, әмма боз астына яшеренгән суның да бер дә кимен куймавын онытырга ярамый!
Үзләре гаепле, янәсе
Җанатар балыкчы һава торышын санга сукмыйча, үзе аңлый торып гомерен куркыныч астына куя. Шул һәвәслекләре белән үз-үзләрен аямыйча шөгыльләнергә әзер булган балыкчыларны күпмедер дәрәҗәдә наркоманнар белән дә чагыштырып карарга мөмкин. Наркоманга начар гадәтеннән арынырга кирәклеген аңлату мәгънәсез булган кебек, андый балыкчыларга да кышын-язын балык тотуны тыярга тырышу файдасыз.
Яңгыр-кар, салкын, дими балыкка йөрүчеләрне, белә торып, капкынга керүчеләр, дип кабул итәргә була. Шуны күз уңында тотып, «116.ру» мәгълүмати бизнес порталы Казан урамнарында, балыкчы хәвефле ситуациягә юлыкканда, аңа ярдәмгә килсеннәр өчен, коткаручыларны борчып тору кирәкме, дигән сораштыру үткәргән. Күпчелек халык андый «фидакарь» балыкчыларның эшчәнлекләрен хупламасалар да: «Коткару һичшиксез кирәк», - дип җавап биргәннәр. Әмма тискәре җавап бирүчеләр дә бар. Димәк, балыкчы бәлагә тарыган очракта, бу хәлнең шаһитының күрмәмешкә сабышып, үтеп китүе дә ихтимал. Иртәгә балыкка бару өчен кылын кармак сабына урап маташучы балыкчы, моны да мыегыңа чорнап куй.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар