16+

Бот арасындагы байрак

Блогерлар Наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең бинасына эленгән «10 ел Ватанга хезмәт сагында» язуында Россия байрагының дөрес ясалмаганын күреп алганнар. Инде март аенда ук эленеп куелган баннерда байракның кызыл һәм зәңгәр төсләре урыннары белән алышынган. «Идарә кайсы Ватанга хезмәт итә икән? Россиянең байрагы башка төрле бит», -...

Бот арасындагы байрак

Блогерлар Наркотик матдәләр әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең бинасына эленгән «10 ел Ватанга хезмәт сагында» язуында Россия байрагының дөрес ясалмаганын күреп алганнар. Инде март аенда ук эленеп куелган баннерда байракның кызыл һәм зәңгәр төсләре урыннары белән алышынган. «Идарә кайсы Ватанга хезмәт итә икән? Россиянең байрагы башка төрле бит», -...

Бу вакыйга бер зыянсыз хаталану очрагы гына булса, Америка музыкантларының Россия байрагы белән ниләр майтарганнары башка да, бернинди әхлак кысаларына да сыешмый.
Bloodhound Gang төркеменә Россиягә моннан соң юл ябык
31 июль көнне Одесса шәһәренең бер клубында чыгыш ясаган Американың Bloodhound Gang төркеменең бас-гитарачысы Джаред Хасселхофф концерт барышында Россия байрагын үзенең бот арасына тыгып чыгарып: «Моны берүк Путинга әйтә күрмәгез!» - дигән сүзләр белән сәхнәдән тамаша залына ата. Видеодан күренгәнчә, ул байракны алгы яктан ыштаны эченә тыгып, арткы яктан тартып чыгара. Рок-төркемнәрнең чыгышлары вакытында «билдән түбән» шамакайланулар еш була, әмма андый музыка стиленең иң тугры җанатарларының да моңарчы шуның кадәр оятсыз, пычрак, илнең һәм аның халкының йөзенә төкерү белән чагыштырырлык кыланыш күзәткәннәре булмагандыр.
Шушы чиркангыч гамәлләреннән соң, 2 август көнне төркем, берни булмагандай, «Кубана-2013» фестивалендә чыгыш ясар өчен Анапага килеп төшә. Әмма бер көн эчендә «батырларның» даны Россиягә таралган, хәтта тикшерү комитетына кадәр үк барып җиткән була инде. Нәтиҗәдә, Америка музыкантларының концертларыннан баш тартып, аларны илдән куып чыгаралар. 3 август көнне алар тукталган кунакханәгә активистлар килеп кереп, өсләренә бозылган йомыркалар һәм помидорлар ата башлагач, музыкантлар арткы ишектән чыгып качарга мәҗбүр була. Аэропортта рейсларын көткәндә, аларга казаклар һөҗүм итеп, Америка байрагы белән бумакчы да булалар.
Россиянең тикшерү комитеты хәзер «илнең дәүләтчелеген ачыктан-ачык мәсхәрәләгәннәре өчен» музыкаль төркемгә карата тикшерү эше башлаган. Мәдәният министры Владимир Мединский белән АКШның Россиядәге илчесе Майкл Майфол музыкантларның гамәлләрен кискен тәнкыйтьләп чыкканнар, ә депутат Роберт Шлегель аларны безнең илгә бөтенләй аяк бастырмаска өнди. Хакерлар, төркемнең сайтын ватып, аны карауны тыйганнар, кайбер Россия радиолары да аларның җырларын әйләндерүдән баш тарткан.
Украинада да рок-төркемгә карата «Хулиганлык» маддәсе буенча эш кузгатылган. Россия байрагын нәҗесләгән хәлгә бер көн кала, Киевтагы чыгышлары барышында шул ук бас-гитарачы Джаред Хасселхофф сәхнәдә Украина байрагына кече йомышын йомышлаган булган.
Әллә АКШ хөкүмәте планымы?
Bloodhound Gang төркеме кыланышлары өчен гафу үтенсә дә, аларның гамәлләренә аңлатмалары «сыек»: «Бездә шундый йола - сәхнәдәге һәр нәрсә бас-гитарачыбызның ыштаны аша үтә», - ди алар. Әмма үзеңне кунак иткән илдә аның дәүләт билгесенә арт саныңны сөрткән өчен болай акланып маташу гына көлке, гамәлнең сәбәбе тирәндәрәк булуы да бар. Моны АКШның Россиягә үче дип тә кабул итәргә була бит. Билгеле булганча, Вашингтон, Сноуденны Америкага бирүдән баш тарткан өчен, Мәскәүгә нык ачулы. 1 август көнне Россия Сноуденны рәсми рәвештә 1 елга сәяси сыеныр урын белән дә тәэмин итте. Америка хөкүмәте моңа кадәр сентябрьдә Санкт-Петербургта узачак зур егермелек саммитын башка илгә күчерү турында сүз куерткан иде. Хәзер сенаторлар Президент Обаманы Путин белән Мәскәүдәге ике яклы очрашудан баш тартырга үгетли.
Беренче чиратта Сноуден аркасында, АКШ белән Россия арасындагы үзара мөнәсәбәтләр бүген бик түбән дәрәҗәдә. Мондый хәлнең инде «салкын сугыштан» бирле булганы юк, ди белгечләр. Американың төрледән-төрле түбәнчелекле хәйләләргә, астыртын мәкерләргә, мыштым гына тозак коруларга сәләтле икәнен без инде беләбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading