Әлбәттә, кешенең холкын тәрбияләүдә, аны шәхес итеп үстерүдә диннең әһәмияте искиткеч зур. Әмма капиталистик җәмгыятькә аяк баскач, динне шәхси мәнфәгатьләрдә файдалануга омтылыш күзәтелә башлады. Дөрес, мәчетләр күп салына анысы, аларга күбесенчә аны салуда башлап йөргән яки зур суммада акча күчергән шәхесләрнең яисә әти-әниләренең исеме бирелә. Гадәттә, имам итеп тә шул тирәлек кешесе куела. Сүз дә юк, алар моңа, һичшиксез, лаек. Әмма ислам динендә игелекле гамәлләрне үзеңне күрсәтмичә, яшертенрәк, ягъни Аллаһы ризалыгы өчен кылу саваплырак санала бит. Тагын да аянычрагы - татар дөньясында аерым мәчетләрне шәхси милек итәргә омтылыш та күзәтелә. Ярый ла аларны: «Бәндәдән курыкмасаң да, Аллаһыдан курык!» - дип оялтып булса. Нәфес - шайтан, диләр бит... Ә халык боларның барысын да күреп-белеп тора. Югыйсә, сүз гамәлдән аерылмаса, нинди зур тәрбия бирә алыр иде алар.
Тәрбияләргә иде дә бит...
Холык-табигать һәм акыл - рухның ике төп сыйфаты дигән идек. Ә рух үзе нәрсә соң ул? Аны тоеп буламы? Рух ул - җанның тышкы чагылышы. Җан белән бәйләнеш рухның төрле халәте аша урнаша. Ә намус исә җаныңа каршы гамәлләр кылудан тыеп торучы кыса. Кырын гамәлләр кылып та намусың борчымый башласа, бу - җаның белән бәйләнешне югалткансың дигән сүз. Әгәр ул вакытлыча гына икән, күңелеңдә кылганнарың өчен үкенү хисе туа. Бәйләнеш ныграк булса, күңел газаплана башлый һәм кеше иртәме-соңмы тәүбәгә килә.
Холкыңны тәрбияләү аша гына күңел тынычлыгына ирешергә мөмкин. Тәрбияләүнең исә бер генә юлы бар - игелекле гамәлләр кылу, башкаларны рәнҗетмәскә тырышу. Бу очракта инде син нәфесең белән конфликтка керәсең. Ә аның йогынтысыннан, коткысыннан котылу, ай-һай, авыр. Әмма башкаларга яхшылык эшләү исәбенә алган канәгатьләнү тойгысын бернинди байлыкка һәм дәрәҗәгә дә алыштырып булмый. Ул гади сөенеч кенә түгел, ә җан һәм тән берлеген, аларның тәңгәллеген тоюдан туган олы хис, рухи тигезлек.
Алар - үз балаларыбыз!
Җәмгыять бүген шәхес тәрбияләүгә шулайрак карый. Нәтиҗәсе - урам тәрбиясе алган буын үсеп килә. Ә урамның нинди тәрбия биргәнлеге һәрберебезнең күз алдында. Моңа җиңел-рәхәт тормышны, акча һәм көч культын, бозыклыкны пропагандалаган телетапшыруларны, кинофильмнарны да өстәсәң, баланың кем булып формалашачагын фаразларга да куркыныч. Бала күңеле ул чиста кәгазь бите түгел, ә киптергеч. Ул көннәр, айлар һәм еллар дәвамында барысын да үзенә сеңдерә бара. Әгәр бала көне буе үз иркендә, караучысыз икән, тирәлекнең тискәре йогынтысында тәрбияләнә.
Совет чорын күпме генә каралтып күрсәтсәләр дә, анда тәрбия дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә куелган иде. Октябрят, пионер һәм комсомол оешмалары биргән тәрбия эзлекле тоташ бер буынны тәшкил итте. Өйгә кайткач, балага әби-бабай күз-колак булды. Инкыйлабка кадәр исә бала гаилә - ата-ана, әби-бабай тәрбиясен күреп үсте. Тәрбиянең нигезенә гасырлар дәвамында килгән халык педагогикасы ысуллары, күркәм гореф-гадәтләр салынган иде. Шуңа күрә тәрбия җимеше дә агачыннан ерак төшмәде.
Эчкечелек, наркомания, бозыклык һәм җинаятьчелек чәчәк аткан үз чорыбызга әйләнеп кайтыйк. Моңа җәмгыятьтәге башка проблемаларны да өстик. Хәзер инде баланы шуларның күчермәсе итеп күз алдына китерергә тырышып карыйк. Куркыныч булып киткәндер, мөгаен. Ә бит болар безнең үз балаларыбыз, әлеге җәмгыятьтә аларга яшисе. Алар - безнең киләчәгебез. Нәрсә көтә безне? Шул турыда уйлансак иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар