Исемең ямьсез, кем куйган...
Шушы көннәрдә генә интернет битләрендә «моннан соң исемнәрне ЗАГСтагылар атаган исемнәр арасыннан сайлап булачак» дигән мәгълүмат күзгә чалынды. Имештер, Дәүләт Думасы Россия халкына кушарга ярый торган исемнәр исемлеге төзү белән шөгыльләнә. Әйтүләренчә, Россиядә туган балага ата‑анасы Люцифер (Библиядәге тискәре персонаж) исеме кушкан булган. Шул хәбәр зур шау‑шу куптару аркасында, депутатлар...
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Тәлгать Таҗетдин мөселманнарны җәмәгать урыннарында намаз укымаска өндәгән
-
#Кыскача яңалыклар
Тагын карантин: Татарстанның бер районында котыру авыруы ачыкланган
-
#Авыл
«Сорасалар да күгәрченнәремне сатмыйм, бүләк итәм»
-
#Кыскача яңалыклар
Казан-Югары Ослан паром кичүе эшен төгәлләгән
-
#Җәмгыять
“Яу кырында мәңгегә башын салган каһарманнарыбыз турында онытмасак иде”
loading
- Сабыйларына сәер, ямьсез исемнәр кушучылар өчен бу ярап куяр иде анысы. Шунысы да бар, исемлекне булдырганда татарларның мәнфәгате искә алынырмы икән, мин моңа ышанып бетмим. Соңгы вакытларда күп әти-әниләрнең балаларына үзебезнең матур татар исемнәрен куя башлавы сөенечле, тик миңа ул исемнәрнең бозылып әйтелеше ошамый. Камиләне - Камилла, Гаделне Адель дип кенә әйтә башладык. Нишләп аларны үзебезчә матур итеп әйтмәскә? Бездә гүзәл исемнәр бик күп...
- Әхлакый нормалардан чыгып караганда, мин бу идеяне хуплыйм. Әмма аның юридик ягы да бар бит. Кеше хокукларын яклаучылар моны халыкның иреген кысу дип атаячак. Исемлек чынлап та төзелә калса, шыксыз, юморлы, провокацион исемнәрдән котылыр идек. Ә андый исемнәр бездә очрап куя. Беркөнне генә Байрон дигән кешене очраттым. Элек Ленин, Сталин, Маркс исемнәреннән барлыкка килгән аббревиатуралар заманына күрә хупланса да, модада булса да, хәзер алар көлке санала. Бүгенге көндә балаларына юморлы исемнәр куючылар бар. Аларны мин үзләре дә балалыктан чыгып җитә алмаучылар дияр идем.
- Аерым исемнәр генә кергән исемлекне булдыру зыян итмәстер. Үзләре уйлап чыгарып, исемнең мәгънәсен дә аңлатып бирә алмаган ата-аналар өчен бер сабак та булыр иде ул. Исем кешене гомер буе озата бара, ул исемне йөрткән кеше аңардан оялырга да, кимсенергә дә тиеш түгел.
- Безнең Татарстанга ул фикер бик үк туры килми. Дөресрәге, татар милләтеннән булучыларга. Ни өчен дигәндә, депутатлар безнең татар исемнәрен каян гына белеп бетерсен икән? Борынгы исемнәребез дә күп бит безнең. Менә шуларны күз алдында тотканда бу исемлек төзүне мәгънәсезлек дип атыйм. Ямьсез исем кушуга килгәндә, моңардан чыгу юлы юк түгел. Әйтик, аерым очракларда, ата-аналар бигрәк тә сәер исемнәр кушарга теләсә, ЗАГС хезмәткәрләренә ул исемне таныклыкка язмау хокукын бирергә була.
Комментарийлар