16+

Күзләремдә шатлык яше иде

Халыкта: «Бал-бал дигәннән авыз балланмый», - дигән гыйбрәтле мәкаль бар. Дин әһелләребез дә, никадәр генә хак, изге ислам динебезнең тирән мәгънәле фәлсәфи хезмәт икәнен төпле һәм акыллы фикерләр аша әйтеп, намаз уку, ураза тоту кебек асыл гамәлләрнең нигезендә кешеләрнең рухи дөньяларын пакьләү, кылган гамәлләрендә бер-берләренә карата рәхмәтле-шәфкатьле, ярдәмчел булырга кирәклекне...

Күзләремдә шатлык яше иде

Халыкта: «Бал-бал дигәннән авыз балланмый», - дигән гыйбрәтле мәкаль бар. Дин әһелләребез дә, никадәр генә хак, изге ислам динебезнең тирән мәгънәле фәлсәфи хезмәт икәнен төпле һәм акыллы фикерләр аша әйтеп, намаз уку, ураза тоту кебек асыл гамәлләрнең нигезендә кешеләрнең рухи дөньяларын пакьләү, кылган гамәлләрендә бер-берләренә карата рәхмәтле-шәфкатьле, ярдәмчел булырга кирәклекне...

Шушы гади, үтемле, һәм игелекле гамәлләрне истә тотып, хак динебезнең ихласлы әһелләре, быел ураза ае буенча, мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздырды. Казаныбызның Киров районында үзенең күркәм дини-дөньяви эш-гамәлләре белән абруй казанган Рамазан мәчете җитәкчелеге дә, иганәчеләр һәм дини кардәшләребез ярдәме белән берлектә, сый-хөрмәтле ифтар мәҗлесләре үткәрде. Диндәшләребезнең сәдака акчаларына сатып алынган җиләк-җимеш, тәм-том һәм башка ризык-тәгамнәр белән тулы пакетларны Югары Ослан районындагы картлар йортында яшәүче өлкәннәргә җибәрде. Яшел Үзән районының Нурлат авылы балалары да өлешсез калмады. Бу эш-гамәлләр исә, киң күңелле, шәфкатьле Солтан хәзрәт җитәкчелегендә башкарылды.

Ә инде республикабыз җитәкчелеге белән берлектә Диния нәзарәте тарафыннан 10 мең кешелек ифтар мәҗлесен әзерләп үткәрү - искиткеч саваплы гамәл булып, динебез тарихында онытылмаслык фидакарьлек үрнәге булып калачак. Ошбу изге гамәлне, бөтен дөнья халкын шаккатырып, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкләгән дин әһелләребез башкарып чыкты. Мең рәхмәт аларга. Афәрин!

Әлеге ифтарның һәр мизгеле истә. Менә сәгать телләре 20 сәгать 32 минут турысына килеп басты. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен бер тамчы су эчми, бер бөртек ризык капмыйча, 19 сәгать буена нәфесләрен тыеп торган ифтар кунаклары бер чеметем тоз яки бер йотым су белән авыз ачты.

Инде урыннарыннан кузгала-тора башлаган мөэмин-мөселманны намаз укырга чакырып, азан тавышы яңгырады. Бу тылсымлы аваз, ярларын колачлап аккан Казансу елгасына кушылып, халкыбызның күркәм холкын-фигылен чагылдырган тын һәм олпат агымлы Идел-суга барып тоташты. Әлеге тылсымлы аваз, шәһәр өстен дулкын-дулкын урап, иманлы адәмнәрне назлап-иркәләп үтте. Мөэмин-мөселман халкы, рәт-рәт тезелеп, карашларын кыйбла якка бакты.

Менә мөфти Камил хәзрәт «Аллаһу әкбәр» дип, сәҗдәгә китте. Аның белән бергә мәңләгән мөэмин-мөселманнар да, Аллаһының барлыгына һәм берлегенә иман китереп, маңгайларын җир-әнкәгә тидерде. Шушы искиткеч дини манзараны күрү бәхетеннән күзләремә шатлык яшьләре килде. Мин халкыбызның гасырлар буе чарланган дини бердәмлеген күреп горурландым. Менә ул дим хак динебезнең илаһи халыкчанлыгы! Ул безнең җан-тәннәребезгә ана сөте белән кереп, Аллаһы Тәгаләнең дини-рухи көчен сеңдерә. Әдәпле-әхлаклы, тәртип-тәрбияле бу күркәм сыйфатлар юктан гына бар булмаган. Аларның барысы да фидакяр дин әһелләребезнең, хәләл хезмәт белән тормыш иткән әби-бабаларыбызның дини-рухи тәрбия нәтиҗәләре. Ун мең кешенең бер табынга утырып авыз ачуы, ун мең кешенең берьюлы сәҗдәгә китеп, тиңсез Аллаһы Тәгаләгә иман китерүе халкыбызның Аллаһының хак диненә, аның күркәм дини йолаларына, милли гореф-гадәтләренә һәм үз-үзенә тугрылыгы ул. Менә ул - күп гасырлар илсез-җирсез көн күрсә дә, һәрчак үзе булып калган татарымның бөеклеге!

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading