- Кредитлар алмыйм, акчам юк, косметикагыз да кирәк түгел,- дип китәргә талпынам. Табиб исә кире утырта. Хәзер инде үтереп кредит алырга кыстый бу мине. Каршы торганымны күреп тора.
- Ә сез беләсезме, үзен карамаган хатын-кызларны ирләре ташлый бит. Ни өчен ир-ат хыянәт итә дип уйлыйсыз - хатыны ямьсез булганга. Ирләргә бит тәмле аш та, юылган кием дә кирәкми, аларга шома тән, матур бит кирәк, - ди бу.
...Сабырлыгымны җуеп, тиз арада китәргә кирәк дип, төрле сәбәпләр эзлим. Табиб исә диагностиканы дәвам итик, ди. Ике минут аппараты белән битемнән йөртеп сүзсез утырганнан соң, йөзләре үзгәрде бит моның.
- Ой, зинһар, борчылмагыз, сездә рак бит. Тире рагы, беренче дәрәҗәсе. Меланоманы бу вакытта дәваларга була әле. 90 процент очракта сез исән калачаксыз. Әйдәгез, фирманың мөдиренә керик әле, сезнең бик четерекле хәл, - ди бу, тәмам хафага төшкән кыяфәт чыгарып. 31 яшемдә миннән тәмам хаста ясамакчы бу...
Мөдир миңа карамый гына: «Сезнең сәламәтлегегез үзегезнең кулларда, кредит рәсмиләштерегез дә, дәваланыгыз (паспорт менә нәрсәгә кирәк ул, кредитны документсыз бирмиләр бит!). Сезгә 30 процент ташлама бирәбез,- ди.
Минем исә үз туксаным туксан. Юк, вәссәлам. Болар, киңәшләшергә кирәк дип, мине бүлмәдән чыгарып тордылар. Коридорда йөргәндә, колагыма таныш сүзләр ишетелә. Минем шикелле берәүгә диагностика уздыралар. «Сездә купероз, бу авыру азса, исерек хатынга охшап калачаксыз...» Минем исә эчкә җылы йөгерә. Бер мин генә түгел икән әле «исереккә охшаган».
Озак киңәшләшкәннән соң, мөдир миңа социаль ташлама тәкъдим итә. Ай саен 2 мең генә түләп барасы икән. Кредит та процентсыз, имеш. Тагын ризалашмагач, машина алырга, ашарга, киенергә акча табасыз бит, сәламәтлегегез өчен кызганычмыни, дип озатып калдылар болар мине.
Мондый ак халатка тап төшерүче табибларга ышану юләрлек, әлбәттә. Шулай да күңелгә шик керде бит. Тәвәккәлләдем дә, яшәү урыны буенча урнашкан Республика клиник тире-венерология диспансерына киттем. Косметолог Лилия Бакирова бит тиремне күзәткәннән соң, бернинди дә борчылырлык сәбәп юк, диде. Купероз, рак диагнозларын да кире какты.
- Меланома - тире рагын күз белән генә карап әйтеп булмый. Кеше тиресендә барлыкка килгән үзгәрешләр борчыса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыру хакында беренче чиратта миңнәр хәбәр итә. Миңнәр төсен, формасын үзгәртсә, канаса, өстәмә тикшерәбез, махсус анализлар тапшыртабыз. Тирегә диагностика уздырабыз. Шик туган очракта, онкологка җибәрәбез. Бары ул гына төгәл җавапны әйтә алачак,- дип аңлатты табиб.
Баксаң, социаль челтәр аша косметика таратучы компанияләрнең күбесе шул ысулны куллана икән: телефон аша клиент таба, бушлай сеанс дип кызыктыра, алдалый, аннары психологик басым ясап, товарын алырга үгетли. Клиентлары санын арттырыр өчен, кешедән 15-20ләп телефон номеры сорый. Бу мәҗбүри дип тә искәртәләр әле. Мошенниклар дип атыйлар мондыйларны. Кызганыч, аларның тозагына эләгүчеләр дә җитәрлек. Әле менә күптән түгел генә диспансерда мине кабул иткән косметологның бер пациенты «Де шели» компаниясендә, үзе дә аңламыйча, 100 меңлек кредит рәсмиләштереп кайткан. Косметиканы да ошатмаган, кулланмый да икән. Аның каравы ай саен кредит түли.
- Иң яхшысы, андый белмәгән косметологларга бармагыз, башыгызга бәла алмагыз, - ди табиб- косметолог Лилия Бакирова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар